Чыннан да, авылга нигез салган чордан башлап, аның мәдәниятенә, рухи сафлыгына хезмәт итүче гаиләләребез бар. Хәмитовлар, Әхмәтовлар, Назаровлар – шундыйлардан.
1924 елда яңа гына төзелә башлаган салага күрше Гомәр авылыннан Файза белән Хәбибнаҗар Назаровлар килеп утыра. Файза апа, алты баласы белән тол калган иргә кияүгә чыгып, янә алты балага гомер биргән, ике оя “кошчык”ларына да җан җылысын бердәй өләшкән. Әлеге көндә аларның җирдәге дәвамы булган дүрт баласы исән.
Авылыбыз белән яшьтәш Хәкимә акъәбиебез быел вафат булды. Ул өч кызының тәрбиясендә картаеп та өлгермәде булса кирәк, яшьләрчә яшьнәп яшәде.
Авылыбызның таянычы, аның тоткасы булырдай Нәзирә һәм Риф Солтановлар кебек гаиләләребез бар. Алар, ата-бабаларыбыз кебек, бер йортта берничә буын вәкилләре дус-тату яши. Һәм барысы да – сәхнәдә!
Роза һәм Рәиф Назаровларның да гомере сәхнә белән бәйле. Рәиф абый яшьлегендә М. Горький исемендәге колхозның данлыклы бию ансамбле белән Мәскәүнең Кремль сараенда биегән. Роза апаның җырлавы исә барыбызга да тансык. Шул ук ансамбльдә биегән Светлана белән Вадим Исхаковлар бүген дә мәдәни тормыш уртасында.
Гомумән, мондый гаиләләр күп авылда. “Югары мәдәниятле йорт” хуҗалары Нәзирә һәм Дамир Хәмитовлар, “Иң тату гаилә” Лариса һәм Ринат Сираевлар, “Авыл улы” Раданис Мәүлетов... Сәет авылының туган көнен билгеләгәндә әлеге номинацияләрдә бүләкләнүчеләрнең һәрберсе мактауга лаек. Ә иң мөһиме – авылның үткәне сагынып сөйләрлек булса, бүгенгесе матур, киләчәге дә өметле булыр, диясе килә.
Әнвәрия ИБӘТОВА.
Кушнаренко районы.