+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2015, 21:18

Тәкъдир Ходайдан булса да, язмышың үз кулыңда

Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге республика китапханәсендә халык табибәсе булып танылган Мәдинә Дәүләтбирдина-Әбүбәкерованың татар, башкорт, урыс телләрендә үзнәшер юлы белән басылган “Язмышлар...” дигән китабының исем туе үтте.

Авторның 2000 елда чыккан “Өметләр өзелмәсен” дигән китабы укучыларда зур кызыксыну тудырган иде. Чираттагы басма, аталышыннан ук күренүенчә, төрле язмышлар турында. Анда табибәнең әти-әнисе һәм туганнарының, балаларының, үзенең һәм аңа ярдәм сорап килгән кеше­ләрнең язмышы чагыла. Һәркемнең күңеленә хуш килерлек, каты тышлы, зәвыклы итеп эшләнгән, төрле дәвалау ысулларына бай бу китап авторның шәхси архивында сакланган төсле фотосурәтләр белән баетылган. Анда халык табибәсенең киңәшләре, төрле елларда аның турында матбугатта басылган мәкаләләр, дәваланучыларның рәхмәт сүзләре һәм авторның шигъри юллары да урын алган.
Очрашуны китапханәнең Башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Айгөл Бурангулова алып барды. Бәйрәмдә катнашкан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев китапның Әдәбият елында дөнья күрүенең символик әһәмияткә ия булуын билгеләде һәм аның эчтәлегенә карата үз фикерен белдерде.
Республика башкорт хатын-кызлары оешмасы рәисе, филология фән­нәре докторы Розалия Солтан­гәрәева борынгы татар-башкорт мифология­сендә аерым урын тоткан хатын-кыз образлары турында сөйләде, аларның җиңел булмаган язмышы турында мөнәҗәт әйтте. Халык табибәсенең күптәнге дуслары, шагыйрәләр Дилә Булгакова һәм Гөлфия Юнысова аның катлаулы һәм күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы турында бәян итте. Басманың мөхәррире Гөлназ Фазлыйәхмәтова китапның кыскача эчтәлеге белән таныштырды, аны “иманга чакыру китабы” дип атады. Бүген терәк-таянычы булган оныгы Даян дәүәнисенә ихлас йөрәктән чыккан изге теләкләрен җиткерде. Аның кадерле кешесенә багышлап язган шигырен залда утыручыларга Айгөл Бурангулова укып ишеттерде.
Самарада туып, әти-әнисе белән кечкенәдән Башкортстанның Баймак районына күченеп килгән кызчык бай һәм кызыклы да, гыйбрәтле дә тормыш юлы үтә. Аңа бик күп михнәтләр күрергә туры килә. Рух ныклыгы, искиткеч чыдамлыгы, яшәүгә омтылышы, күргән-кичергәннәре аша алган рухи чыныгуы сабыр һәм тыйнак хатынга тормыш сикәлтәләрен имин үтеп чыгарга ярдәм итә. Нәселдән килгән дәвалау сәләтен тагын да үстереп һәм уңышлы кулланып, бик күп чирлеләрне аякка бастыра ул.
Гомерендә төрле аянычлы, фаҗигале хәлләргә юлыккан, күп югалтулар кичергән халык табибәсе үз тормышы мисалында Аллаһ тәкъдиренә риза булып, авырлыкларны түземлек белән үткәрергә, булганына шөкер итеп, тормыштан ямь табып яшәргә, һәр мизгелнең кадерен белергә, калебне чистартырга, күз яшьләре аша елмаерга өйрәтә. Гел игелекле гамәлләр кылып, якты уйлар, изге ниятләр белән яшәүче бу мөлаем, һәрчак көләч йөзле ханымның, сигезенче дистәне ваклауга карамастан, яшь чырайлы булып калуының сере дә, бәлки, асыл кешелек сыйфатларына тугры калуындадыр.
Дини йолаларны кадерләп үтәүче Мәдинә Гатаулла кызы хаҗ сәфәре кылу бәхетенә дә ирешкән, дөньяның төрле кыйтгаларында булган.
Кырыс һәм тотрыксыз бу заманда күңел төшенкелегенә бирелеп, югалып калган очракта туры юлдан тайпылмас, сынмас-сыгылмас өчен яшәүгә өмет, тормышта үз кыйблаңны табуга ышаныч уяту, иманга кайтырга, рухи тамырларга, мәңгелек кыйммәтләргә таянырга өндәү — дәвалау ысуллары белән бергә Мәдинә ханымның кешеләргә әйтер киңәшләре шундый.
Очрашуга килүчеләр тәҗрибәле халык табибәсенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, кешеләрнең җанын һәм тәнен сихәтләндерүе өчен аңа Аллаһның савапларына ирешүен, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер теләде.
Хушлашканда Мәдинә ханым һәркемгә яңа китабын бүләк итте.
Читайте нас: