Берничә ай элек Илештә туып-үскән һәм гомере буе шушында яшәп иҗат иткән күренекле шагыйрь, Г. Сәләм исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Ринат Хәйринең 65 еллык һәм “Маяк”ның 80 еллык юбилейлары уңаеннан район гәзите мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында Ринат Хәйринең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр арасында конкурс игълан ителгән иде. Юбилей чаралары район үзәк модельле балалар китапханәсендә шул конкурска йомгак ясаудан башланды. Җиңүчеләр Иштирәк балалар бакчасыннан Илнар Гыйльметдинов, Югары Яркәйдәге 1нче гимназиядән Тимур Исламгалиев (1нче сыйныф), Илназ Фәхруллин, Арина Фазлыева (3нче сыйныф), Эльвина Фәтхетдинова (10нчы сыйныф), район үзәгендәге Т. Рахманов исемендәге мәктәптән Альбина Бәдретдинова (3нче сыйныф), Данияр Баһманов (5нче сыйныф), Юлия Янгирова (11 сыйныф), Түбән Яркәй лицееннан Руслан Валькаев (3нче сыйныф), Элина Хафизова (5нче сыйныф), Эльза Якупова (11нче сыйныф), Ишкар урта мәктәбеннән Илнара Ризванова (4нче сыйныф), Югары Манчардан Чулпан Рөстәмханова (8нче сыйныф), Иштирәктән Раил Заһидуллин (7нче сыйныф), Этәйдән Лениза Корчагина (5нче сыйныф), Рсай мәктәбеннән Регина Мусакаева яраткан шагыйрьләре Роберт Миңнуллин кулыннан дипломнар алдылар, аның белән бергә истәлеккә фотога төштеләр.
Роберт Миңнуллиннан тыш, конкурста катнашучылар алдында Әхтәм Зарипов, Илшат Насыйпов, Эльза Хорева, Ниязбай Сәлимов чыгыш ясады. Аларның чыгышлары Илешнең моңлы сандугачлары — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафинаның, Флүзә Абдуллинаның, үзешчән композитор Фәрит Харрасовның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Ә иң соңыннан Ринат Хәйринең тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, ветеран-журналист Айсылу Хәйретдинова сүз алды һәм шушындый күркәм чараны оештырган өчен “Маяк” гәзитенең баш мөхәррире Рөстәм Хисаметдиновка, үзәк балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләренә, чараны әзерләп алып баручы китапханәче Әлфия Вәлидовага, балаларны сәнгатьле итеп шигырь укырга өйрәткән өчен район мәктәпләренең татар һәм башкорт телләре укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, очрашу истәлеге итеп барысына да шагыйрьнең тормыш һәм иҗат биографиясен чагылдырган буклетларны таратты.
Арытаба юбилей чаралары район Мәдәният сараенда дәвам итте.
“Маяк”ның үткән тарихына күз салсак, ул 1935 елның 12 мартында “Җиңү таңы” исеме белән чыга башлаган. Ярты форматлы гәзитне ике кеше атнага бер тапкыр нәшер иткән. Төрле елларда ул “Сталинчы”, “Коммунизм байрагы”, “Уңыш өчен” исемнәре белән илешлеләргә яңалыклар алып килгән. 1965 елның апреленнән “Маяк” исеме астында дөнья күрә башлаган.
“Маяк”ны үстерүгә һәм укымлы итүгә аның төрле еллардагы мөхәррирләре Шәрәфи Шәймәрданов, Зариф Әгъләмов, Барый Ямалов, Әхмәтгәрәй Басыйров, Вәли Галиев, Гайнетдин Хөснетдинов, Әкрам Зөбәеров, Әгълә Әюпов, Риф Локманов, Эрнест Каһиров, Айсылу Хәйретдинова зур өлеш керткән.
Татарстанда һәм Башкортстанда киң билгеле шагыйрьләр — Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри, Рәшит Фазлыев, Рим Гаскәров, Рафаил Хафизов, танылган журналист Зөфәр Хәмидуллин биредә канат ныгыткан, журналистика серләренә төшенеп, каләмен чарлаган.
Редакция каршында 1985 елдан алып эшләп килүче “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбендә йөзләрчә кыз һәм егет шөгыльләнеп, шуның утызлабы журналист һөнәрен сайлаган.
2001 елдан “Маяк” нәшрият-компьютер комплексында җыелып, типографиядә офсет ысулы белән басыла, 2003 елдан ул — урыс, 2006 елдан башкорт телләрендә дөнья күрә башлаган. 2004 елда “Илеш мәгълүмат үзәге” дәүләт унитар предприятиесе оештырылган.
Бүгенге көндә “Маяк”ның татарча, урысча, башкортча басмалары редакциясен, полиграфистларны, гәзит таратучыларны берләштергән 32 кешелек коллективка Рөстәм Хисаметдинов җитәкчелек итә. Ветераннарны да кертеп, 16 журналист Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора. Айсылу Хәйретдинова, Фирдәвис Маликова, Әлфия Сабирова — “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Рәилә Заһретдинова — “Башкортстанның атказанган укытучысы”, Рәмзия Хәдимуллина белән Зилә Маткулова “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исемен йөртә. Биш журналистның күкрәген “Матбугатның алтын фонды” билгесе бизи.
БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1985), Бөтенрусия “Пресса-2002” күргәзмәсе дипломы (2002), “Матбугат дөньясы. Полиграфия” конкурсының II дәрәҗә дипломы (2006), XIV Халыкара “Пресса-2007” һөнәри күргәзмәсенең “Матбугатның алтын фонды” билгесе (2007), күптөрле Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары “Маяк”ның иң зур горурлыгы булып тора.
Коллектив район тормышында кайнап яши — спорт фестивальләрендә ярышларда, авылларны төзекләндерү буенча үткәрелгән өмәләрдә, төрле конкурсларда актив катнаша. Агымдагы елда исә алар “Илеш телерадиокомпаниясе” белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” район халык иҗаты фестивалендә катнашып, өченче урын яулаган.
Кыскасы, район басмасы илешлеләрне туплаучы, яңа эшләргә әйдәүче, яхшы башлангычларга рухландыручы зур көч булып тора һәм киләчәккә дә анык максатлар белән яши һәм эшли.
Моның шулай икәнлеген үз чыгышында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да билгеләп үтте:
— “Маяк” — бай тарихлы гәзит. Без аның белән чиксез горурланабыз, хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып барабыз. Район тормышын бар тулылыгы белән чагылдыручы гәзитнең киләчәге дә бүгенгедәй матур булсын, тагын да озак еллар дәвамында ул райондашларны кызыклы һәм бай эчтәлекле хәбәрләре белән сөендерсен иде.
Арытаба Илдар Иршат улы бер төркем “Маяк” хезмәткәрләренә район хакимияте дипломнарын тапшырды. Алга китеп шуны да әйтик, чара барышында “Маяк”ның һәр хезмәткәре район җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар кулыннан дипломнар алды.
Район хакимияте башлыгы чыгыш ясаганнан соң сәхнә түренә бер-бер артлы чараның хөрмәтле кунаклары — Роберт Миңнуллин, Әхтәм Зарипов, Илшат Насыйпов, Фирдәвис Ишморатова, Александр Кузьменко, Фаил Фәтхетдинов, Эльза Хорева, Ниязбай Сәлимов, Рәдис Гыйльванов, Артур Дәүләтбәков, Айсылу Хәйретдинова күтәрелеп, “Маяк” турында җылы сүзләр әйттеләр, гәзиткә бәйле хатирәләрен уртаклаштылар.
— 18 яшем тулу белән мин үземнең хезмәт юлымны “Маяк”та башлап җибәрдем. Мине Фирдәвис Маликова һәм Кәфия Акмалова белән бер бүлмәгә утыртып куйдылар. Мин алардан мәкаләләрне ничек дөрес һәм хатасыз итеп язарга, телефоннан сөйләшергә, командировкаларга йөрергә, иң мөһиме — тормышны аңларга өйрәндем. Мин “Маяк”та гына эшләп калмадым, район бию ансамблендә дә шөгыльләндем, хорда да җырладым, хәтта хор һәм бию ансамбльләре составында Башкортстан телевидениесенә дә төштем.
Минем Казанга китүемә дә “Маяк” “гаепле” булды. Бер көнне баш мөхәррир мине комсомол оешмасының отчет-сайлау җыелышыннан мәкалә язар өчен Илеш авылына җибәрде. Чара тәмамлануга мине Андреевка авылы янындагы юл чатына кадәр мотоцикл белән китереп куйдылар. Попутка көтеп басып торганда тумышы белән Нәҗәде авылыннан булган Радик абый Нурлыгаяновны очраттым. Сөйләшкән арада ул миңа үзенең Казанда яшәгәнлеген әйтте, бер уңайдан “укырга кил” дип тә чакырды. Авылдашымның авызыннан: “Туры үзебезгә кил” дигән сүз чыккач, мин каршы тора алмадым: берничә көн эчендә җыенып Казанга киттем һәм гомерлеккә шунда торып калдым. Ләкин мин сине, “Маяг”ым, беркайчан да исемнән чыгармадым: гел сине уйлап яшәдем. Синдә алган тәҗрибәм арытабангы тормышымда һәм иҗат эшчәнлегемдә миңа бик ярдәм итте. Әнә шунысы өчен, “Маяк”, аерым рәхмәт сиңа, — диде чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, шагыйрь Роберт Миңнуллин.
“Маяк”ны күркәм юбилее белән котларга ерак араларны якын итеп Баймак районы “Сакмар” гәзитенең баш мөхәррире Гүзәл Исәнгилдина да килгән иде. Ул 30нчы еллар ахырында чирәм җирләрне үзләштерергә Илештән Баймакка хәтсез генә гаиләләрнең китүе, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, күпләренең шунда гомерлеккә торып калуы турында сөйләде. Бу тетрәндергеч тарихны тыңлаганда күпләрнең күзләре яшьләнде, Баймак-Илеш дуслыгына карата булган хөрмәтне тагын да арттыра төште.
“Маяк”ны хөрмәт итеп килүчеләрнең чыгышлары район мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән бай эчтәлекле концерт номерлары белән чиратлашып барды.