+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 март 2015, 23:06

“Безгә кризис янамый!”

Шәхси хуҗалыгында күпләп терлек тотучы Йосыповлар шулай ди.Азык-төлек бәйсезлегенә ирешү – ил җитәкчелеге алдында торучы мөһим бурычларның берсе. Санкцияләр мәсьәләнең ни дәрәҗәдә көнүзәк булуын ачык күрсәтте. Территория, уңдырышлы җирләр, халык саны буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен биләсәк тә, үзебезне-үзебез туйдырырлык күләмдә продукция җитештерә алмыйбыз икән. Эре агросәнәгать предприятиеләре, вак фермер хуҗалыклары оештыру да әлегә мәсьәләне уңышлы хәл итмәде. Беренчеләре, тулы куәтенә эшләп китә алмый. Икенчеләре, очын-очка ялгап яши. Ә менә шәхси ихатада күпләп мал асраучыларны дәртләндерү тулысынча үзен аклый. “Үземнеке – үземә!” дип, башлыча, бер гаилә көче белән хезмәт салу уңай нәтиҗә бирә. Һәрхәлдә, Туймазы районының Тукай авылында яшәүче Йосыповлар гаиләсендә булганнан соң бу фикернең дөреслегенә инандык.

– Теләге булган кешегә авылда яшәү, эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – ди гаилә башлыгы Ришат Сәдит улы. – Бары тик тырышлык һәм тәвәккәллек кенә кирәк. Тор­мыш иптәшем Лариса белән 20 елдан артык бергә яшибез. Шушы чорда һәрвакыт бакча тутырып яшелчә үстерәбез, ихата тутырып терлек, кош-корт асрыйбыз. Шәхси хуҗа­лык­ларга ярдәм итү программасы кысаларында ташламалы шарт­та кредит алып, 12 баш башмак кайтардык. Акчаның берникадәресен кире бирәчәк­ләр. Мондый шарттан теләге булган һәркем файдалана ала. Аң­лашыла, мал азыгы хәзер­ләми торып, терлек асрап булмый. Колхозлар бөлгәч, бу мәсьә­ләне хәл итү авырлашты. Ташландык басуларда кеше биеклеге печән үссә дә, чабып алып кайту өчен техника табу җиңел түгел. Атлаган саен кешегә ялынмас өчен, Т-40 һәм МТЗ-80 тракторлары юнәттек. Печәнне үзебез чабабыз, аны җыеп алу өчен башка фермер­ларга мөрәҗәгать итәбез. Ихтыяҗ булганнарга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Бөтен техниканы да сатып алып булмый. Ә менә хезмәттәшлек итү һәркем өчен отышлы.
Йосыповлар таң сарысы белән тора. Малларга ашарга салып, эшкә китәләр. Ришат Сәдит улы – Серафимовкадагы предприятиеләрнең бер­сендә слесарь, Лариса Мө­саниф кызы – Тукай мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укы­тучысы. Балалары да эшкә өйрәнеп үсә. Уллары Айдар Туймазы индустриаль техникумында белем ала. Уңган егет әти-әнисенә ярдәмләшү белән генә чикләнми. Теплица тер­гезергә исәбе бар аның. Си­ге­зенче сыйныфта белем алучы Диана – уку алдынгысы, мәк­тәпнең, авылның балкып килүче “йолдызы”. “Йолдыз” диюем очраклы түгел. Былтыр Канд­ра­күлдә оештырылган “Сәләт” лагерена барган ул. Респуб­ликаның төрле төбәк­ләреннән килгән йөздән артык бала арасыннан 40 укучыны “Сәләт” форумына сайлап алганнар. Моңлы тавышлы Диана да бәхетле исемлеккә кергән. Диана Йосыпова башкаруындагы җыр озак вакыт Башкортстан юлдаш телевиде­ние­сендә “Сулпылар” тапшы­руында да күр­сәтелгән. Әти-әнисенең яр­дәмчесе булып үсүче тырыш кызның киләчәктә сәхнәдә үз урынын табачагына өмет зур.
Читайте нас: