+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 март 2015, 22:59

Иҗатыннан нур бөркелә

Рәссам Вәгыйзь Шәйхетдиновның әсәрләре милли рух белән сугарылган.Уфада яшәүче танылган кылкаләм остасы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәгыйзь Шәйхетдиновка 60 яшь тулды. Күркәм юбилее уңаеннан “Сәнгать” галереясендә аның шәхси күргәзмәсе ачылды. Илледән артык картинасын урнаштырган анда талант иясе. Күргәзмәне ачу зур бәйрәмгә әверелде, күп котлаулар һәм җылы теләкләр кабул итте рәссам.

Вәгыйзь абый Бүздәк районының урман арасына сыенып утырган гүзәл табигатьле Кәпәй-Кобау авылыннан. Әтисе Гайнелгыйлем ага белән әнисе Суфия апа күркәм тәрбия бирә, төрле сәләтләрен үстерүгә дә мөмкинлекләр тудыра балаларына. Вәгыйзь мәктәп елларында ук рәсем төшерү белән мавыга. Шуңа күрә, ике дә уйлап тормый, Башкортстан дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетына укырга керә. 35 еллык иҗат гомерендә төрле шәһәрләрдә дистәдән артык шәхси күргәзмәсен оештырды ул. Ә инде күмәк күргәзмәләрдә күпме тапкыр катнашканын үзе дә хәтерләми хәзер.
Вәгыйзь Шәйхетдинов — 1995 елдан Русия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. 2012 елда аңа “Башкортстанның атказанган рәссамы” дигән мактаулы исем бирелде. Күпкырлы талант иясе, рәсем сәнгатенең барлык жанрларында да уңышлы эшли.
Күренекле рәссамнарның илнең төрле төбәкләрендә оештырылган ике-өч атналык иҗат сәфәрләрендә катнашып, һәрберсеннән дистәләрчә картина өчен эскизлар әзерләп кайта кылкаләм остасы. Мисал өчен, Вәгыйзь Шәйхетдинов 2009 елда Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Рәссамнар берлеге берлектә оештырган иҗат сәфәрендә катнашкан иде. Абруйлы талант ияләре төркеменә Русиянең төрле төбәкләреннән җәмгысы 19 рәссам арасында Башкортстаннан ул үзе генә иде. “Көнбатыш һәм Шәрык: XXI гасыр сәнгатендә кадимилек һәм заманчалык” дип аталган экспедиция-симпозиум вакытында ике атна буе, Русиянең үзәк өлешендәге төрле төбәкләрдә була рәссамнар.
— Илнең иң матур төбәкләрендәге табигать күренешләрен күрдек, аларны күңелебезгә сеңдереп, киндергә төшердек. Безнең сәяхәттә күренекле рәссамнар, академикларның булуы да бик мөһим иде. Җәйге матур көннәрдә палаткаларда яшәп иҗат итү үзе бер яшьлек романтикасы рухын өстәде, — дип искә ала ул чакларны Вәгыйзь абый.
Республикабызның иң гүзәл почмакларына барып, үзенең әсәрләренә “чимал” алып кайта тынгысыз рәссам. Бөрҗән, Белорет, Куергазы, Бүздәк районнарында, Асылыкүл, Кандракүл буйларында иҗат сәфәрләрендә булганнан соң, күз явын алырлык дистәләрчә картина туган.
Вәгыйзь абый остаханәсе Уфаның Әй урамындагы унике катлы йортның кыегында рәссамнар өчен махсус эшләнгән 13нче катында урнашкан. Анда еш керәм мин — тәмле буяу исләренә хушланам, яңа картиналарны иҗат итү барышын күзәтәм. Биредә рәхәт бер иҗади рух хакимлек итә, өзлексез эштә яңа әсәрләр туа. Диварлар картиналар белән тулган. Кайсылары эшләнеп беткән, ә кай­берләрен, рәссам үзе әйтмешли, “шомартып, җиренә җиткереп куясы бар”. Портретлар да күп.
— Бер портретны эшләү чама белән күпмегә сузыла? — дигән сорау бирәм.
— Төрлечә була. Кайчан бер-ике атнада да эшләп бетерәм, ә кайбер эш айларга да сузылырга мөмкин. Катлаулы иҗат ул, — ди рәссам. — Табигать күренешләрен төшерү, йә булмаса натюрморт кебек сурәтләр эш­ләгәндә, җиңелрәк. Кешене төшерү иҗатчыны бөтенләй башка халәткә куя. Чөнки син үзең язган кешенең холык-фигылен дә, күңел кичерешләрен дә тотып ала белергә тиеш. Кайчагында үзем белмәгән кешеләрнең портретларын фотосурәтләрдән генә дә язарга туры килә. Менә анысы — иң кыены. Кешене берничә тапкыр гына булса да күреп, аның белән ихлас сөйләшсәң, эш җиңел бара. Аеруча өлкән яшьтәге апа-абыйларны төшерергә яратам. Яшьләр — яшьлеге белән матур. Ә өлкәннәрнең һәр җыерчыгында тормыш мизгелләре, күпьеллык хатирәләр язылган. Картинаны язып бетергәч, ничектер бушанып каласың. Иҗатым — күңелем көзгесе. Күңел халәтем нинди — әсәрләрем дә шундый.
Вәгыйзь Шәйхетдинов һәрчак эзләнүдә. Үзенең уңышларына канәгатьләнеп, тынычланып кала торганнардан түгел ул. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Уфада оештырылган шәхси күргәзмәсе узган елларга үзенчә бер нәтиҗә ясау, хисап тоту дип саный. Экспозициядә төрле елларда язылган 50дән артык картинасын тәкъдим итә юбиляр. Дикъкатьне җәлеп иткәне — һәммә эшендә дә яктылык, нур бөркелеп тора. Аларны карап, күңелеңә хисси бер ләззәт, рәхәтлек аласың. Рәссамның тагын да бер өстенлеге — аның әсәрләренең милли рухлы булуы. аларда халкы­бызның милли йолалары, гореф-гадәтләре бөтен гүзәлле­гендә чагылыш таба.
Рәссамны юбилей күргәз­мәсе белән котларга иҗатташ дуслары, күренекле рәссамнар, туганнары, рәсем сәнгатен сөючеләр килгән. Башкортстанның Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Хатип Фазылов, рәсми тантанада чыгыш ясап, Вәгыйзь Шәйхетдиновның иҗатына югары бәя бирде һәм аның күркәм кешелек сыйфатларына, ачык һәм ярдәмчел булуына аерым тукталды. Танылган сәнгать белгече Валентина Сорокина, рәссамнар Риф Абдуллин, Рабис Сәләхов һәм башка чыгыш ясаучылар да юбилярга йөрәк түреннән чыккан җылы хисләрен җиткерде. Тантанада юбилярның бертуган апасы Вәкиләнең улы, танылган юрист Илшат Сәхәвет­динов та чыгыш ясады. “Вәгыйзь абый нечкә күңелле, якты, нурлы кеше, шуңа күрә аның әсәрләре дә нур бөркеп тора, күңелгә шифа бирә”, — диде ул. Әйе, хәзерге әдәп-әхлак кытлыгы кичерелгән катлаулы заманда изге күңелле булып калу үзе бер батырлык.

Фәнис Фәтхи
Читайте нас: