— Йомабикә Сәләхетдиновна, Дәүләт җыелышы-Корылтай Русия төбәкләре вәкаләтле органнары арасында нинди урын алып тора?
— Башкортстан парламенты Русия Дәүләт думасына кертелгән закон проектлары, закон статусы алган башлангычлар буенча ил төбәкләре вәкаләтле органнары арасында әйдәүче урыннарның берсен били. Дәүләт думасы Рәисе Сергей Нарышкин Уфада булганда Дәүләт җыелышы-Корылтайны иң актив төбәк парламентларының берсе дип билгеләде, федераль законнарны камилләштерүдә керткән өлешебезгә югары бәя бирде. Узган ел Корылтай депутатлары Русия Дәүләт думасына 16 федераль законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыкты, шуларның 4се федераль закон көченә керде. Статистика буенча субъектларның законга үзгәрешләр кертү башлангычының бары тик 7 проценты гына федераль закон статусына ия була.
— Шушы көннәрдә Дәүләт җыелышы-Корылтай 20 еллыгын билгели. Республика парламентының бу чордагы эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?
— 20 ел республика парламенты өчен озын юл түгел. 90нчы елларда илебез башка иҗтимагый-икътисади формациягә күчте. Русия субъектларына тиз арада бу үзгәрешләрнең хокукый нигезен булдырырга кирәк иде. Яңа партияләр, гражданлык институтлары барлыкка килде, дәүләт милке булган заводлар шәхси кулларга күчә башлады. Боларны барысын да тәртипкә салу өчен яңа законнар кабул итәргә кирәк иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә дәүләт властен чагылдыручы һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны, Башкортстанның хокукый, социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үсешен тәэмин итүче заманча законнар чыгару системасы төзелде.