Әлеге бәйгене Башкортстан Язучылар берлеге, Уфа шәһәре хакимияте мәгариф идарәсе, Башкорт дәүләт академия драма театры, “Аманат” журналы, “Кызыл таң”, “Истоки” гәзитләре, Уфаның Октябрь районы балалар иҗат үзәге оештырды. Русия Машина төзүчеләре берлегенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Тантанага бихисап балалар һәм аларның укытучылары җыелды. Аларны Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Спартак Ильясов сәламләде.
— Сезнең иҗат эшләрегез безне бик сөендерде. Мөгаен, сезнең арадан да профессиональ язучылар чыгар әле. Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрнең тематикасы киң һәм тирән. Балалар Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына һәм Ватан темасына менә дигән әсәрләр язган, — диде ул.
Бәйрәмгә килүчеләрне СССРның халык артисткасы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлли Мөбәрәкова сәламләде. Шунысы күңелле булды, әлеге иҗат бәйрәмендә Мактау грамотасы һәм җиңүче медале алмаган бала да калмады бугай. Урыс телендә иҗат итүчеләрне билгеле язучы Николай Грахов, башкорт телендә каләм тибрәтүчеләрне күренекле шагыйрә Гүзәл Ситдыйкова, татар балаларын Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Фәния Габидуллина бүләкләде.
— Бүгенге болгавыр заманда яшь буынның иҗатка килүе — бик күңелле хәл, — диде Фәния Равил кызы. — Шунысы гыйбрәтле, татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүчеләр, нигездә, урысча аралашучы Уфа балалары. Ә аларның илһам кошы ана телендә сайрый.
Татар телендә язмалар белән әдәби бәйгедә Уфа шәһәренең 65нче һәм 84нче гимназияләре, 4нче, 24нче, 104нче мәктәп укучылары актив катнашты. Аларның эшләрен шагыйрә, галимә Лилия Сәгыйдуллина, шагыйрьләр Зөфәр Вәлит һәм Фәния Габидуллина бәяләде. Яшь каләм осталары арасында Регина Латыйпова, Анита Шәрәфетдинова, Эльза Галимҗанованың иҗат эшләре бигрәк тә аерылып тора. “Парнас” иҗат берләшмәсендә шөгыльләнүче 10нчы сыйныф укучысы Айгизә Йосыпова, берьюлы өч номинациядә җиңү яулап, өч медальгә лаек булды.
Тантана ахырында талантлы балаларны җәлеп итүдә активлык күрсәткән педагогларга Рәхмәт хатлары һәм “Илһам” бәйгесенең медальләре тапшырылды.