+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 апрель 2015, 23:06

Бер тапкыр ялгышкан өчен – биш өстәмә сорау!

Гаделҗан эскәмиядә утыра. Кулында – Юл хәрәкәте кагыйдәләре. Тетәбикә килеп керә.

Тетәбикә. Нәрсә, карт ба­шың белән укымышлы кыяфәт чыгарып утырасың?
Гаделҗан. Оныгым печәнгә йөрергә машина алып бирәм, диде. Таныклыкка укырга ки­рәк. Имтиханга әзерләнәм.
Тетәбикә кычкырып көлә.
Гаделҗан. Көл, көл. Руль ар­тына утыргач, мин синнән кө­ләрмен.
Тетәбикә. Әй, картлач. Баш­та таныклык ал, шуннан бо­рын чөярсең.
Гаделҗан. Алам да, әллә алмас дисеңме? Берлинны алганны, шушы кагыйдәләрне генә ятлый алмам дисеңме әллә?
Тетәбикә. Ә син белә­сең­ме, имти­ханнарның кагый­дәләре үзгәрергә мөмкин.
Гаделҗан. Кит аннан!
Тетәбикә. Әйе, менә бит, гәзиттә шулай язганнар.
Гаделҗан. Алдамый­сың­мы?
Тетәбикә. Ышанмасаң, үзең укып кара (Гаделҗанга гәзит суза).
Гаделҗан. “Моңа кадәр теория буенча имтихан тапшы­ручыга ике тапкыр ялгышырга рөхсәт ителде. Яңа тәртип буенча, бер тапкыр ялгышучыга өстәмә биш сорау өстәлә...”
Тетәбикә. Хәзер ышан­дыңмы?
Гаделҗан. Кайда монда гаделлек? Бер тапкыр ялгышкан өчен – биш өстәмә сорау. Булмаслык хәл.
Тетәбикә. Монысы башы гына. Укып бетер.
Гаделҗан. “Ике тапкыр ялгышучыга ун сорау өстәлә. Өстәмә сорауларга бер хатасыз җавап бирергә кирәк”. Менә сиңа мә!
Тетәбикә. Нәрсә, күрдеңме күрмә­гәнеңме? Ташла кита­быңны. Җәяү йөрик әйдә. Имтиханны барыбер тапшыра алмаячаксың.
Гаделҗан. Ник көләсең? Әллә шушы гаделсезлек белән киле­шәсеңме? Гадәттә, мин килешәм, син каршы киләсең. Бу мәсьәләдә син үзеңә охша­магансың.
Тетәбикә. Үзеңә кара әле.
Гаделҗан. Ничек карыйм? Көзге юк бит.
Тетәбикә. Синнән, таяк таянган бабайдан нинди водитель чыксын.
Гаделҗан. Чыга!
Тетәбикә. Йөз метр да үтә алмыйча, юл читендәге баганага килеп бәреләчәксең бит.
Гаделҗан. Авызыңнан җил алсын! Юкны сөйләмә.
Тетәбикә. Безнең сыманнар руль артына утырып, төзәтеп булмас хаталар ясамасын өчен кагыйдәләр катгыйлана.
Гаделҗан. Шулай инде. Гомерем буе гаделлек өчен көрәшеп, машинада йөрергә язмагандыр.
Тетәбикә. Күңелеңне тө­шермә. Барысы да үзеңнән тора. Яңа шартларны үти ал­саң, бәлки машинаны да җиңел үзләштерерсең. Теорияне ятлап та бирергә мөмкин. Ә менә практиканы үзләштерү авыргарак төшәчәк. Укып кара әле, монда да үзгәрешләр көтелә.
Гаделҗан. “Әлегә кадәр практикада өч күнекмә тапшырылды. Яңа таләпләр буенча, дүрт күнекмә тапшыру таләп ителәчәк. Шуларның берсе – ике күнекмәнең кушылмасы.”
Тетәбикә. Машина белән урыннан да кузгалып китә бел­мәгән килеш, катлаулы күнек­мәләрне ничек тапшырырга җыенасың? Яңа шартлар буенча, “корыч ат”ны туксан градуска борырга кирәк.
Гаделҗан (башын кашып ала). Кабак баш. Иртәрәк укыйсы булган аны. Хет җитмеш яшьтә. Бернинди яңа шартлар да комачаулый алмас иде.
Тетәбикә. Туксан градуска бору да чипух. тагын нинди сы­нау­лар көтәсен укып кара.
Гаделҗан. “Машинаны арты белән гаражга кертергә”.
Тетәбикә. Уйлап кара, алга чак йөри алучы ничек “корыч ат”ны арты белән кертә алсын?
Гаделҗан. Монысы аеруча авыр. Ялгышкан өчен – биш сорау, туксан градус, артка бирү... Мин лучшы матайда җилдерәм.
Тетәбикә. Бу хакта да хыялланырга ашыкма. Арытаба укы!
Гаделҗан. “Яңа шартлар буенча мотоциклчы 40 метр арада урнашкан “змейка”ны үтәргә тиеш”. Һи-и-и, моны гына булдыра алам.
Тетәбикә. Хәтерем ялгышмаса, бу күнекмәне 25 секундта башкара алучы гына сынауны уңышлы үткән дип саналачак.
Гаделҗан. 25 секунд аз бит.
Тетәбикә. Дөрес. Хәтта оста мотоциклчы да таләп ителгән вакытка сыешмаган. Күнекмәгә 35 секунд кирәклеге ачыкланган.
Гаделҗан. Менә бит! Ни­һаять, гаделлек тантана иткән.
Тетәбикә. Һәрхәлдә итәргә мөмкин.
Гаделҗан. Чынлапмы? Әллә гәзиттә язылганнар әле көченә кереп өлгермәгәнме?
Тетәбикә. Әйе. Җәмә­гать­челек яңалыклар танышып, фикер­ләрен, тәкъдимнәрен белдерсен өчен басылган.
Гаделҗан. Димәк, әле барысын да үзгәртергә, элеккечә калдырырга мөмкин?
Тетәбикә. Кайбер яңа таләпләрне көченә керттермә­с­кә ай ярым вакыт бар. Шул чорда безгә йоклап ятмаска, халык белән сөйләшүләр алып барырга кирәк.
Гаделҗан (сикереп тора). Киттек! (Тетәбикәне җиңеннән тотып сөйри башлый).
Тетәбикә. Кая ашыгасың?
Гаделҗан. Хөппенисадан башлыйбыз. Аның фикерен язып алабыз.
Тетәбикә. Соң, ул йөзне тутыра бит.
Гаделҗан. Тутырса ни? Гаделлек тә мәхәббәт сыман яшь­не сорамый. Әйдә, ашыгыйк! Шуннан силсәвиткә керә­без, аннан соң Кремльгә китә­без...
Тетәбикә белән Гаделҗан йөгереп чыгып китәләр.

Сөйләшүне Айдар ЗӘКИЕВ язып алды.
Читайте нас: