Әбиегез сизә шуны:
— Күзеңне акайтып йөрмә кеше хатыннарына, картлач! — дип тиргәнә башлый.
Урамда берүзе китеп барган матур хатын нишләп “кешенеке” буладыр!
Аңлатып кара син аны минем көнчел карчыгыма. Аптырагач, гел аяк астына гына карап йөри башладым. Гөнаһ шомлыгы, дигәндәй, анда ишшу да аздыра торганы очрамасынмы! Карчыгым алдан белсә, билләһи, күзне бөтенләй дә бәйләткән булыр иде. Яраткан “Кызыл таң”ыбыз басылган Матбугат йортына да күтәрелеп карарга куркып, аңа каршы яктан үтеп барганда, аяк астындагы асфальтка язылган “ВИАГРА” сүзенә тап булдым. Астында телефоны да күрсәтелгән. “Бераз тын алыйк!” — дип карчыкны туктаткан булдым да, на всякий случай теге номерны язып алдым. Юкка гына шәһәр хатыннары күзләмәгәнсең икән, дип гаепләргә ашыкмагыз. Минем җир тырнап торган чаклар әллә кайчан узган инде, анысы. Әмма Миңнебикә әбиегезнең күңелен йомшарту зарур — югыйсә, гел төртелеп, кадалып җанга тия. Җаен табып, шалтыраттым теге номер буенча. Хакын сорыйсы иттем һәм баскан җирдән авып киттем — бер сәдәфе минем ярты пенсиямә тора! Бераз һушымны җыйгач, шулай да барып алдым мин ул сәдәфне – Уфага бер килгәндә буш кайтмыйм инде дип. Авылга карчыгым белән исән-имин кайту белән мунча ягып кердек. Кичтән теге ак сәдәфне “бисмилла” әйтеп, йотып җибәрдем. Калганын сөйләп тә торасым килми — ярты пенсиям “долой”, ә миндә дарудан “чыш” та юк, “пыш” та юк!
Кыскасы, Гаделҗан кордаш, сиңа әйтер сүзем шул, безгә хәзер уңга карасаң да — шул, сулга карасаң да — шул, ә аска караулары бөтенләй куркыныч! Иң дөресе, һәрчак алга карап, күзгә күренгән бар гүзәллеккә куану, шул исәптән, язын аеруча матурланып киткән шәһәр кызларын күреп соклану.
Исмәгыйль Сәлимгәрәев,
атказанган пенсионер һәм авылның атаклы
“Кызыл таң” алдыручысы.