+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель 2015, 22:45

Җир астында... тоздан сарай

Польшадагы “Величка” тоз шахтасы дөньяның меңәрләгән туристын үзенә җәлеп итә. Биредә шахтерлар тоздан чиркәүләре, сыннары, шулай ук җир асты мәгарәләре һәм күлләре булган чын сарай төзегән.

Польша корольлеген генә түгел, тирә-як илләрне дә тоз белән тәэмин итүче беренче шахталар Величкада XIV гасырда барлыкка килә. Авыр эш шартлары, шартлау-ишелү, газ белән агулану нәтиҗәсендә еш күзәтелгән үлем очраклары шахтерларда югары көчләргә ышану һәм табыну ихтыяҗы тудыра. Араларында рәссам сәләтенә ия кешеләр дә булган, күрәсең: XVII гасырда алар изге Антоний кәшәнәсен (часовня) төзи.
1895 елда җир асты мәгарәсендә мәйданы — 918 квадрат метр, биеклеге — 12, тирәнлеге 91 метр булган гыйбадәтханә барлыкка килә. Абыйлы-энеле Юзеф һәм Томаш Марковскийлар анда Польша принцессасы Кинга хөрмәтенә кәшәнә төзи. Чиркәүнең түбәсе, стеналар, паркет, өч алтарь һәм сыннар, хәтта люстралар да гади яисә үтәкүренмәле тоздан ясалган.
Бирегә католиклар елына өч тапкыр гыйбадәт кылырга килә, яшь парлар монда никахлашуны хуп күрә. 1964 елда шахтада зур булмаган шифаханә дә төзиләр. Туристлар анда бер уңайдан тоз парлары белән үпкәләрен һәм тын юлларын дәвалый.
Сакланып калган гигант шахта комплексының тугыз катында 64 метрдан алып 327 метрга кадәр тирәнлектә гомум озынлыгы 300 километрга якын булган җир асты юллары, гасырлар дәвамында эшләп, әле туктаган берничә дистә шахтадан калган 2 меңнән артык җир асты камералары сакланган. Анда ел әйләнәсенә температура +14 градус тәшкил итә.
Җир асты комплексы бүген — зур туристик аттракцион: анда бал, концерт, банкет, конференция, спорт заллары, сәнгать галереясы, дәвалау камералары, кунак бүлмәләре, ресторан, берничә кәшәнә урнашкан.
Тоздан ясалган җир асты чиркәве 1978 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлегенә кертелгән.
Әйткәндәй, Колумбиянең Сипакира шәһәрчегендә дә тоз шахтасында 200 метр тирәнлектә урнашкан шуңа охшаш католиклар чиркәве бар.
Читайте нас: