+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 апрель 2015, 22:04

“Татар кызы” бәйгесендә кем җиңәр?

Шушы көннәрдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Татар кызы-2015” гүзәллек бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда Уфа, Стәрлетамак, Мәләвез, Туймазы, Октябрьский, Дүртөйле шәһәрләре һәм Илеш, Благовещен, Балтач, Караидел, Тәтешле, Бүздәк, Туймазы, Мәчетле, Стәрлетамак, Миякә, Кушнаренко районнарыннан барлыгы 23 гүзәл катнашты.

Бәйгедә активлык күрсәткән шәһәр һәм районнарның хакимият башлыкларына, мә­дәният бүлекләре һәм мәдәният йортлары җитәкчеләренә, катнашучы кызларга һәм әти-әниләренә, Федераль милли-мәдәни татар автономиясе рәистәше Камил Аблязовка, “Берлек” татар иҗтимагый-мәдәни оешмасына аерым рәхмәт белдерәсе килә.
Ярымфинал ике этаптан торды. Берен­чесендә кызлар “Минем хыялым” дип аталган конкурста үзләре, туган ягы һәм уй-хыяллары белән таныштырса, икенче — иҗади этапта сәләтләрен күрсәтте. Кызлар кайсы матур итеп җырлады, кайсы нәсер сөйләде, биючеләр дә шактый күп булды. Нәтиҗәдә, иң-иңнәр финалга үтте. Алар — Айсылу Мөсәлләмова, Физәлия Авзалова (Илеш районы), Лиана Мусина (Благовещен), Гөлназ Дәүләтгәрәева (Караидел), Алина Хәбибуллина (Мәләвез), Лиана Халикова (Миякә), Ирина Еникәева (Бүздәк), Лиана Фаткуллина (Стәрлетамак), Альбина Хаматова, Әдилә Гарипова һәм Диана Ишкулова (Туймазы), Гүзәл Фаткуллина (Кушнаренко).
Конкурсантлар эшен Нәфисә Акчурина (жюри рәисе, “Берлек”нең башкарма комитеты рәисе), Зәлия Ахунова (“Татар кызы” проектын оештыру комитеты рәисе) һәм Руслан Ахунов (рәссам, музыкант), Заһир Хәкимов (“Башкортстан татарлары конгрессы”), Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар, Мәхмүт Фатыйхов (“Нур” театры артистлары), Елена Локманова (модельләр агентлыгы директоры), Гөлнарита Камалова (рәссам, модельер), Ләйсән Сираева (“Сәхиб­җамал” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы лидеры) бәяләделәр, һәр кызны бар яклап та сынап, киңәшләшеп фикер йөрттеләр.
Финал 18 апрельдә шул ук театрда узачак. Әле кызлар хореографлар, артистлар остазлыгында әзерлек үтә.
Читайте нас: