+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 апрель 2015, 20:42

Чын Наполеонның соңгы көннәре

Ә Изге Елена утравында “ялган” Бонапарт булганмы?Наполеон Бонапарт Франциядә хакимлек иткән чорда бөтен Европа илләрендә императорга нык охшаш кешеләрне эзләп табарга дигән әмер бирелә. Шундый дүрт кешене табалар, ләкин аларның берсе Ватерлоо сугышы алдыннан үтерелә, икенчесе ниндидер бәхетсезлек нәтиҗәсендә имгәнә, шул чакта Наполеон белән охшашлыгына да зыян килә. Әмма калган икесе, Бонапартка бигрәк тә нык охшаганнары, император властьтан читләштерелгәнче аның сараенда яши. Шуларның берсе, Франсуа Эжен Робо, ихтимал, Наполеон үлгәнче аның ролен уйнагандыр...

Ватерлоо янындагы алышта җиңелгәч, Наполеонның язмышын хәл итү җиңүчеләр карамагына тапшырыла. Британиялеләр аны качып булмый торган җиргә – Изге Елена утравына озатырга карар итә. Шуннан соң Франсуа Робо үзенең туган ягына, Балейкура төбә­гендәге крестьян хуҗа­лыгына кайтып китә.
Тарихи чыганакларга караганда, Наполеон үз үлеменә чаклы Атлантикадагы утрауда сөргендә яши. Ләкин кайбер серле вакыйгалар аның, үзе урынына охшаш кешене калдырып, утраудан качуы турында сөйли.
...1818 елда Балейкурада бик сәер хәл була. Франсуа яшәгән йорт алдына бик зиннәтле карета килеп туктый. Бу хәлне, бәлки, Изге Елена утравы коменданты булып хезмәт иткән генерал Гургарның отставкага чыгып кайтуы белән дә бәйләп буладыр, чөнки Гургарның күпсанлы дуслары арасында Наполеонны якын күргән бай кешеләр булуы да яхшы билгеле. Куяннар үрчетү белән шөгыльләнгән Робо әлеге карета киткәннән соң кызыксынучыларга серле кунакларның берничә куян сатып алырга килүләре турында әйтү белән чикләнә. Ләкин берникадәр вакыт үткәннән соң Франсуа сеңлесе белән юкка чыга...
Әлеге вакыйгадан соң власть органнары, полиция аларны эзли башлый һәм, ниһаять, Робоның сеңлесен табалар. Ул Тура шә­һәрендә каяндыр кинәт барлыкка килгән байлыкта яшәп яткан була. Ә аның абыйсы Франсуа кайда соң? Тикшерүчеләргә сеңлесе әйтүенә караганда, абыйсы озайлы сәяхәткә чыгып киткән икән...
Робо юкка чыкканнан соң озак та үтми Италиянең Верона шәһәрендә Ревар исемле билгесез бер кеше пәйда була һәм эшлекле партнеры Петруччи белән зур булмаган кибет сатып алалар. Ләкин ул Ревар дигәннәре, хөрмәтле “Кызыл таң” укучылар, кемгә охшаган була дип уйлыйсыз? Әйе, нәкъ шулай, Бонапартка. Өстәвенә, ул аңа шулкадәр нык охшаган була ки, Реварга хәтта “Император” дигән кушамат тагалар...
Шул ук вакытта Изге Елена утравында сөргенлектә яшәүче Наполеон кинәт кенә бик тиз үзгәрә, симереп китә, бик күп вакыйгаларны, кешеләрне хәтерләми башлый. Аның хәтта язуы, почеркы үзгәрә, үз-үзен тотышы сәерләнә. Моның сәбәпләрен Франция властьлары утраудагы сөргенлек шартларында яшәү белән бәйли.
1821 елның 5 маенда Наполеон шул утрауда үлә. Ләкин үлә микән соң?
Веронада кибет тотучы һәм “Император” кушаматын йөртүче кеше ике елдан кинәт кенә кибетен калдыра һәм шәһәрне мәңгелеккә ташлап чыгып китә. Ул Веронадан юкка чыкканнан соң 12 көн үткәч, 1823 елның 4 сентябрендә, Австриядә, Вена янындагы Шенбрунн шә­һәрчеге тирәсендә Наполеонның улы скарлатина белән бик каты авырып яткан замок сакчысы таш койма аша үрмәләп маташучы бер билгесез кешене атып үтерә. Власть вәкилләре мәетне карагач, полиция шунда ук замокны уратып ала. Ләкин Наполеонның хатыны әлеге билгесез кеше мәетен замок тер­ри­ториясендәге каберлектә җирләтүгә ирешә. Бик серле бу кешене, чыннан да, Наполеон хатынының һәм улының булачак каберләре белән янәшә җирлиләр...
30 ел үткәч, Верона шәһәрендә кибет сатып алган “Император”ның эшлекле партнеры Петруччи танырга мәҗбүр була: миңа беркемгә дә бернәрсә дә сөйләнмәү шарты белән 100 мең алтын крона бир­деләр, ди. Ул Реварның чыннан да Наполеон Бонапарт булуына шикләнми.
Читайте нас: