Бина Германиянең Брунсвик шәһәрендә 2000 елда төзелгән. Аны төзү идеясе сынлы сәнгать белгече, галерист Олаф Эшке һәм поп-арт-рәссам Джеймс Риццида туа. Берничә ай эчендә сызымнар әзер булып, төзелешне башларга рөхсәт алына. Архитектор Конрад Клостер да килеп кушылгач, бина ике елда төзелеп тә бетә.
Америкалы Джеймс Рицци Германиянең арт-даирәсендә абруйлы шәхес саналса да, тәүдә шәһәр халкы Брунсвикның тарихи йөзенә мондый үзгәреш кертүгә риза булмый. Ачык төсләр, бинаның алгы ягына төшерелгән хаотик сурәтләр һәм аның шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан булуы мондый бинаны хупламаучылар күплегенә сәбәпче була.
Ун елдан артык вакыт үткәч, мондый каршы фикердәге кешеләр, мөгаен, калмагандыр. Чөнки хәзер бу йорт Брунсвикның иң танылган истәлекле урыны булып исәпләнә. Моннан тыш, “Бәхетле йорт”тагы офислар шәһәрдә иң дәрәҗәле һәм үтемлеләр рәтендә йөри. Анда эшләүчеләр иң бәхетле хезмәткәрләрдер, дигән фикер туа.
Джеймс Рицци өйләрне генә түгел, машиналарны, почта маркаларын, хәтта самолетларны да шул рәвешле бизи. Аның һәр эше ачык чагу төсләрдә, позитив, уңай кичерешләр тудыра һәм ваемсыз балачакны хәтергә төшерә.