Әйе, Фаягөл Фаткуллина исемле каләм остасын “Кызыл таң” укучысы беравык юксынды. 15 ел буе фидакарь хезмәт куйган гәзитен калдырды да, Фатыйма абыстай булып, балачактан җаны теләгән, күңеле омтылган хакыйкать, гаделлек, намус сафлыгы юлыннан атлады ул. Күңеленә сабый чактан ук салынган... юк, үзенә кадәрге тугыз буын әби-бабасы калдырган иман орлыклары шытып, әнә шушы изге тарафка әйдәде аны.
Үз заманы, үз чоры өчен журналист һөнәрен сайлавы дөрес тә булгандыр Фаягөл Габделхалик кызының. Авыргазы районының Исмәгыйль авылында гади колхозчы гаиләсендә тәүге бала булып туган Фаягөл кечкенәдән хисчән, күзәтүчән, үз фикерен ярып әйтүчән була. Мәктәп елларында ук район гәзитендә мәкаләләр, шигырьләр бастыра. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, заман кушуына каршы килмичә, ике ел буе туган авылында эшли: колхоз фермасында – бозау караучы, сыер савучы, аннары мәктәптә пионервожатый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. БДУның филология факультеты татар бүлегендә читтән торып укыганда Мәчетле районы гәзитендә бер ел журналист булып эшли...
Кеше язмышы закончалыклы очраклыклардан тора шикелле. Заманында Мәскәү дәүләт университетына документларын илтеп тапшырган Фаягөлгә имтиханнарга килгән чакыру кәгазе “югала”. (Совет почтасында бик сирәк хәл бу.) Баксаң, язмыш кызның бәхетен башка тарафта әзерләп куйган икән. 1974 елның мартында 19 яшьлек Фаягөл үзенең укучыларын район үзәгенә олимпиадага алып баргач, машина көткәндә моңа бер егет килеп сүз куша, сөйләшеп торалар. Әлегә бер-берсенең кайдан кем булуын да белмиләр. БДУга җәйге сессиягә барса, монда коридорда шул егет йөри! Танышып китәләр. Бер-берсенең фамилияләрен беләләр икән ләбаса! Берсе — район гәзите журналисты Фәрит Фаткуллин, икенчесе — гәзитнең актив авыл хәбәрчесе.
1975 елның башында егетне “Кызыл таң”га эшкә чакырып алгач, аның урынына мине алмаслар микән, дип кыз район гәзите редакциясенә бара. Тик, карап торуга мәктәп баласы кебек кенә күренгән кызга өмет багламыйлар булса кирәк. Мөхәррир бүлмәсеннән күңелсезләнеп чыккан Фаягөлнең хәленә бер карт журналист керә: “Бу урынга бер кешене көтәләр. Журналист булырга чынлап та хыялың булса, син партия өлкә комитетының матбугат секторына бар, гәзиттә чыккан материалларың үзең белән булсын, берәр районга эшкә җибәрүләрен сора,” — ди. Фаягөл тәкъдим ителгән ике районның берсен — Мәчетлене сайлый. Һәм ел буена ул әлеге районның бөтен авылын йөреп чыга, нинди генә язмышлар очратмый, “Коммунист” дип аталган гәзитне материалларга күмә! Менә хәзер 40 ел инде ул шунда бергә эшләгән кешеләре, гомумән, Мәчетленең бөтен халкы турында йөрәгендә иң якты истәлекләр саклый, байтагы белән дуслыгы дәвам итә.
“Кызыл таң”да эшләүче Фәриткә кияүгә чыгып, 1976 – 91 елларда Фаягөл дә журналистлык эшен шушы гәзиттә дәвам итә. Ул башта хатлар, яңалыклар бүлекләрендә хәбәрче була. Болар шундый бүлекләр ки, анда тәгаен тема, тармак буенча махсуслашу турында уйлавы да урынсыз. Гәзиттә бүген яисә якын көннәрдә нинди тема яктыртылырга тиеш – барысы да шундагы хәбәрчеләргә йөкләтелә, шуңа күрә анда кешеләр дә еш алмашынып тора. Булдыклы журналист алдына шактый җаваплы, катлаулы төрле бурычлар куела һәм ул аларны югары дәрәҗәдә тормышка ашыра. 1985 елгы материаллары өчен Фаягөл Фаткуллина “Кызыл таң” лауреаты була, 1986 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә.
Гаиләдә кечкенә бала тәрбияләү, өстәвенә, читтән торып вузда уку, командировкаларга йөрү һәм шул ук вакытта усал, җитди проблемалар күтәргән мәкаләләр язу каләм иясен шәхес буларак чыныктыра. Бәлки, бу чыныгу Фаягөл Фаткуллинага киләчәктә тагын да җаваплырак, тагын да күбрәк тырышлык, үҗәтлек, иман ныклыгы таләп итүче изге юлны — дин юлын сайлау өчен дә кирәк булгандыр.
Фаягөл апаның, Фатыйма абыстайга әйләнеп, бөтен булмышы белән дингә кереп китүе, бер уйлаганда, көтелмәгән хәл дә булмагандыр. Нәселдәнлек, геннардан, каннан килә дигән нәрсәләр бар бит. Аның әтисенең әнисе бернинди шартларда да (теге заманнар бит әле!) намазын калдырмый, әнисе яклап нәнәсе Маһикамал белән картәтисе Абдулла Бикмаевлар бөтен авыл халкының ихтирамын яулап, күз дә каш булып, бик озын гомер кичерәләр. Алар да намазны, уразаны калдыруны күз алдына да китерми. Өлкәннәрнең дини гамәлләрдән ярты адым да тайпылмавы, алар өйрәткән догалар кечкенә Фаягөлнең күңеленә әнә шул вакытта сеңеп кала да инде! Ул үзе дә барлык буш вакытын шул ук авылда яшәүче нәнәсе-картәтисе янында үткәрергә тырыша, аларга ярдәмләшкән арада догалар өйрәнә.
— Маһикамал нәнәм искиткеч кеше иде, — дип хәтергә ала Фаягөл ханым. — Нәнәмнең ун баласы булган, шуның тугызы төрле фаҗигаләр белән дөньядан китеп торган, әнием генә исән калган. Шулкадәр кайгылар кичергән нәнәм һәркем белән кояш кебек елмаеп сөйләшә иде, мин аның зарланганын, сукранганын ишеткәнем булмады. Балавыз кебек сап-сары итеп юган идәннәре, күпереп пешкән икмәкләре күз алдымда калган. Аның бәхет нигезе камил иман иде.
Сабый чактан дини даирәдә үскән Фаягөл ханымның Ислам кануннары буенча яшәргә тырышуын укыганда да, эшләгәндә дә хезмәттәшләре белеп-күреп тора. Үз гаиләсендә дә гүзәл яшәеш үрнәкләрен тернәкләндерә ул. Фатыйма ханым ике улын дәресләрдән соң Җәмигъ мәчетендәге дин сабакларына җитәкләп йөртә. Өлкәнен 16 яшендә Төркиягә укырга җибәрәләр. Анда 9 ел укып кайткан Шамил дә, аның хәләл җефете дә — хәзер намаз ияләре, үзләре дә ике ул үстерә. Уфада университет тәмамлаган Камил хәзер 11 ел Мәскәүдә эшли, радио һәм телевидение журналисты.
Фатыйма ханым матбугат эшеннән киткәч тә читтән торып укып, Казандагы югары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. Шул ук уку йортында бертуган сеңлесе, аның ире, улы, шулай ук байтак кардәш-ырулары, шәкертләре белем ала. Тулысынча дингә бирелгән елларында ук ул үзе артыннан әти-әнисен, каенанасы Әминә әбине намазга бастыра.
Ике дистә елдан артык инде Фатыйма абыстай Уфада хатын-кызларга дин сабакларын бирә. Аның дәресләренә йөрүчеләр арасында студентлар, укытучылар, табибәләр аеруча күп. Мөгаллимә Уфада гына утырмый, Стәрлебаш, Миякә, Әбҗәлил, Белорет, Учалы, Ырынбур, Казан яки Пенза якларыннан урап кайтырга да авырсынмый. Екатеринбургтагы тау университетына айга бер тапкыр барып лекция сөйләп кайта. Казанда үтүче дин әһелләре яисә хатын-кызлар оешмасы җыелышларыннан да аны калдырмыйлар.
Фатыйма Фаткуллина – Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы идарәсе әгъзасы. Башкортстан Мөслимәләр берлеге рәисе урынбасары буларак, республиканың күп районнарында берлекнең башлангыч оешмаларын да төзешә ул. Фатыйма абыстай мактауны, бүләкләүне бик өнәмәсә дә, Казан тарафларыннан аңа “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Рәхмәт хаты килде.
Бүген Әхлак мәктәбе җитәкчесе буларак, Фатыйма ханым бөтен акыл көчен һәм куәтен халыкта югары әхлак тәрбияләүгә багышлый. Республика районнарында, татарлар һәм башкортлар яшәүче башка төбәкләрдә узучы семинарлар, әхлак дәресләре, дини бәйрәмнәрне оештыручы да, үткәрүче дә, ярдәмчеләр, фикердәшләр туплаучы да ул. Төрле районнарда яшәүче хатын-кызларны “Ихлас” мәчетенә елына дүрт тапкыр җыеп, биш көнлек семинар оештыру матур йолага әйләнде. Анда мөслимәләр тәүлек буена диярлек гыйбадәт кыла, сабак ала, бер-берсе белән якыннан аралаша, бик күп дөньяви сорауларга җавап, тормыш мәсьәләләренең чишелеш юлларын таба. Әхлак мәктәбен узган шәкертләр саны 600гә җитеп килә.
— Ислам дине һәм әхлак тәрбиясе — аерылгысыз төшенчәләр, — ди Фатыйма апа. — Гаиләләрдә иң югары һәм төпле тәрбия — ул нәнәй-картәти тәрбиясе. Мондый “нәнәй мәрәсәсе” — бик хикмәтле һәм нәтиҗәле тәрбия учагы. Югары әхлакый үрнәкләр балаларга, бигрәк тә кыз балага, сабый чагында картәти-нәнәй хәстәре, алар кисәтүе, киңәше аша салына. Әле булса хәтеремдә: нәнәм кич утырырга килүче апаларга төрле Коръән аятьләре, гыйбрәтле хәдисләр укый иде. Зиначы хатынны җәһәннәмдә нинди газап көтүен ишеткәч, мин шулкадәр тетрәндем ки, курку башымнан керде, аягымнан чыкты. Мин шул чакларда ук Аллаһы Тәгаләдән сафлык, бәхет сорап дога кыла торган идем. Шөкер, барысы да тормышка ашты.
Әнә шулай, Фатыйма абыстай фикеренчә, хатын-кызлар югары әхлакка ия булган очракта гына балалар да тәрбияле була, җәмгыятьтә дә оятсызлыкка юл куелмый. Бүген шайтан вәсвәсәсенә бирелүче, күз зинасы, тел зинасы эзләп йөрүче ир-атларны урынына утыртырга да төпле акыллы хатын-кызларыбыз кирәк. Әгәр дә туташ һәм ханымнар кыска итәк киеп, күкрәкләрен ачып, ир-атны ымсындыру юлына баса икән, фәхишәлек ерак йөрми.
Фатыйма абыстай белән бер сөйләшә башласаң, аннан аерылып булмый, темалар бер-берсенә ялганып кына тора. Мөгаллимәлек сәләте, ораторлык таланты кешенең күңел халәтен, аның рухи әзерлеген, аң-зиһен куәтен аңлауга нигезләнә.
Аның белән сөйләшүдә “мәхәббәт” дигән төшенчә күңелгә уелып калды. “Бала гаиләдә нәнәй-картәтинең, әти-әнисенең, туганнарының көчле мәхәббәтен тоеп үсәргә тиеш. Шундый бала бик бәхетле була. Чөнки аның рухы нык була. Мин үзем шундый ихлас сөю хисенә чумып үстем. Үземә тормышта да мәңгелек һәм бер генә мәхәббәт сорадым. Аллаһы Тәгалә сузылган кулларымны буш итмәде, әлхәмдүлилләһ”, — ди ул.
Бүген Фатыйма абыстай киңәшләренә мохтаҗ мөслимәләр бик күп. Һәм алар үзләрен борчыган сорау белән безнең гәзит аша дә мөрәҗәгать итә ала. Гаилә, балаларны тәрбияләү мәсьәләләреме, коллективтагы аңлашылмаучылыкмы — ул һәркайсына төпле киңәшләрен шәригать кануннарыннан чыгып бирә ала. “Ислам диненә чакыру — бәхеткә чакыру ул. Чын бәхетнең канаты икәү: гыйбадәт кылу һәм дөнья көтү. Намазын укучы, уразасын тотучы, зәкатен түләүче кешенең дөньядагы һәр эше изге гамәл санала”, — ди Фатыйма апа.