Моң
Башкортстан — туган җирем, Казан — профессиональ белем биргән, зур сәхнәгә алып чыккан шәһәр. Уфада укырга кабул итмәсәләр, Казан колач җәеп көтеп алды. Ике телдә дә иркен аралашам. Казанга киткәндә, татарча бер сүз дә белми идем. Укырга кергәндә дә сорауларга башкортча җавап бирдем. Чыгарылыш имтиханын да башкортча бирдем. Салават абый Фәтхетдинов: “Моң барыбер бертөрле, кайсы телдә җырласаң да ярый”, — дигән иде. Максат итеп куйгач, телне тиз өйрәндем. Аллаһка шөкер, телләр өйрәнү миңа җиңел бирелә. Ике республиканы да тигез күрәм, икесенә дә яратып хезмәт итәм.
Казанда сольный концертлар вакытында туган телемдә дә җырлыйм, тамашачы алкышы бер дә сүрелгән төсле түгел. Киресенчә, концерттан соң сәхнә артына килеп, хуплап та китә иделәр. Әле күптән түгел Чаллы шәһәре радиосына интервью биргәндә кайбер сорауларга алар теләге буенча башкорт телендә дә җавап кайтардым.
Шәхси тормыш
“Язмыштан узмыш юк”, — диләр бит. Күрәсең, шушы язмышым мин туганчы ук маңгаема язылып куелган булгандыр. Күрәзәче, им-томчы ише кешеләргә бөтенләй ышанмыйм, аларга йөрүне дә бик өнәп бетермим. Тик шулай да Казанга укырга китәр алдыннан бер күрәзәче белән очрашырга булдым. Кулыма карап, алда күрәчәгемне әйтеп салган иде. Ул вакытта аның әйткәнен чынга да алмадым, ә ул шунда ук беренче никахымның уңышсыз булачагы хакында юраган иде.
Гаиләбезнең ни сәбәпле таралуы тамашачыны кызыксындырадыр. Бер-беребезне бөтенләй аңламый яшәдек дип әйтә алмыйм: кирәк чагында юл куешып, ярдәм итешеп тордык. Алты ел бергә яшәдек, әмма ирем тотып кына бер җирдә дә эшләмәде. Акчага интегеп яшәдек дип әйтүем түгел. Ул гастрольләрдә минем белән булды, концертлар оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Тик балабыз тугач, минем өйдә әни булып, эштән ирен кайтуын көткән хатын буласым килде. Акмаса да, тамып торыр дип, күп түләмәгән очракларда да, кечкенә баламны өйдә калдырып, җырларга чыгып китә идем. Гаиләдә хатын-кыз матди иминлекне кайгыртучы булгач, авырга туры килде. Зур-зур урыннарда эшләүче танышларым аша аңа эш тә белешеп карадым, абыем да тәкъдим итте, ләкин аларның тәкъдимен ул кире какты. Эшкә урнашып киткән булса, мөнәсәбәтләребез ныгып, ничек тә җайланыр иде. Минем фикеремчә, ир-ат эшләргә тиеш. Бала хакына соңгы минутларга кадәр тырыштым, тик барып чыкмады. Мәчеткә талак әйтергә баргач та хәзрәт иремнән: “Ул артист кеше бит, читкә йөргәндер, аерылышу сәбәбе шулмы?” — дип сорады. Ирем аның соравына “юк” дип җавап кайтарды. Ул миндә бервакытта да шикләнмәде.
Күпләр, әлеге ирем беренче гаилә таркалуга сәбәпче булгандыр, дип уйлый, әмма алар ялгыша. Ул — композитор, мин җырчы буларак, без элегрәк тә таныш идек. Кирәк чакта киңәшләре белән ярдәм итә иде. “Аерылышам”, дигәч тә ул: “Яхшылап уйла, балагыз бар бит”, — дип әйтте. Талак әйтешкәч, концертлар әзерләдем. Хәзерге ирем иганәче буларак чыгыш ясады. Аннары еш аралаша башладык, никахлашып, матур итеп гомер итә башлавыбызны үзебез дә аңламый калдык.
Бу ир бик акыллы кеше, кызымны яратты, ул да аңа хөрмәт белән “әти” дип дәшә. Үз әтисе, дәүәнисе, дәүәтисе белән дә очрашып торалар, мин моңа һич каршы түгелмен. Әгәр дә бүгенге акылым булса, ул вакытта кияүгә чыгарга ашыкмаган булыр идем. Безнең хаталар өчен авырлык балага төшә. Хәзер Әмилә “апа” булды, сеңлесе Гайшәгә сөенеп бетә алмый.
Тәүдә, әлбәттә, бик борчылдым. Ирем: “Сине сөйлиләр икән, димәк, гөнаһларың кими. Сөйләсеннәр, әйдә. Син барыбер хаклыгыңны аларга дәлилли алмыйсың”, — дигәч, төрле сүзләргә артык игътибар итми башладым. Ни дисәң дә, эт өрә тора, кеше йөри тора. Хәзер инде йөрәккә якын алмыйм. Бүген мин тормышымнан канәгать һәм бу — иң мөһиме!
Балалар
Өлкән кызым иҗатка битараф түгел. Өйдә безгә тиз-тиз концерт та куеп ала ул. “Кармен” опереттасындагы Лариса Долинаның “Пташка”сын башыннан азагына кадәр җырлый. Шуннан тиз генә шәрык биюен биеп ала. Үзенә игътибар җәлеп итәргә ярата. Сеңлесе тугач, аңардан бераз көнләшә башлады. Шуңа да аның алдында Гайшәне бик сөймәскә тырышам. Әти-әни сөйләвенчә, кечкенә чакта мин дә шундый булганмын, үземә охшаган. Әмилә — чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Бәйләм бәйләргә утырсаң, ул да яныма килеп, өйрәнмәкче була. Сурәтне бик матур төшерә. Аш-су бүлмәсендә дә, миңа ярдәм итәм дип, бөтерелә. Икенче сыйныфта укый. Укуны бик ошата, теләп йөри.
Кечкенә кызымның теле ачылып килә. Кызык сүзләр әйтеп көлдерә ул безне. Үзсүзле бала. Иң кызыгы — апасын гына тыңлый. Ул ни әйтә, шуны эшли. Урамга уйнарга чыгарга ярата. Ихатадагы барлык бала-чага белән дә аралаша, ятсынып тормый. Кыскасы, аның әле иң кызык һәм “тәмле” мәле.
Няня хакында
Әйе, элек Америка, Бразилия киноларында гына күргән нянялар безнең тормышка да үтеп керде. Кеше яллап бала каратуга мөнәсәбәтем уңай. Нянябыз бар. Әмиләне бераз үсә төшкәч, ә Гайшәне тәүге көннәреннән үк караша. Югары белемле татар апасы, педагог, балаларны бик ярата. Кыскасы, аңа баланы ышанып калдыра алабыз.
Ни өчен няня кирәк, дисезме? Декреттамын дип өйдә генә ятып булмый бит. Җырлар да яздырырга, костюмнар да тектерергә кирәк. Уфада узган концертларда да катнашам. Няня яллау мөмкинлеге биргән өчен иремә рәхмәтлемен.
Дин
Көненә биш намазның берсен дә калдырмаска тырышам. Җомга намазына мәчеткә йөрим. Дини китаплар укырга яратам. Планнар — гарәп телен өйрәнү. Ирем — хаҗи. Ул намаз укып, мин укымасам, дөрес булмый. Кыскасы, дин юлына басарга ул әйдәде. Әлегә кадәр ураза тотмадым, чөнки йөкле булдым яисә бала имездем. Хаҗ кылу теләгем дә көчле.
Планнар
Җырны төп эшем түгел, ә бары тик яраткан шөгылем итеп калдыру — күптәнге теләгем. Төркем җыеп, гастрольләр белән шәһәрдән шәһәргә йөрү уем юк. Яңа концертларыма тамашачымны көтеп калам. Аларга яңа җырлар әзерләп, яңа образларда күренәсем килә. Яңа дуэтлар яздыру өстендә эшлибез. Вокал укытучыма йөреп, ария ятлыйм. Аны да башкару теләге көчле. Күптән концерт куймаганлыктан микән, тамашачыга көтелмәгәнрәк яктан ачыласым килә. Һәрвакыт эзләнү өстендә мин.
Әйтеп үткәнемчә, ирем — талантлы композитор, лирик җырлар авторы. Аның барлык җырларын туплап, музыкаль нәфис фильм төшерү хыялы да миңа тынгы бирми.