+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 апрель 2015, 13:48

Рухың корыч, күңелең шагыйрь булсын!

Татар тарихи-мәдәни үзәге патриотик тәрбия эшчәнлеген җанландыра.Күптән түгел Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты филиалы — “Килем” татар тарихи-мәдәни үзәге Бүздәк районы мәдәният сараена күченде. Урын алыштырганда һәм оештыру мәсьәләләрен хәл иткәндә дә үзәк коллективы үзенә йөкләтелгән бурычларны тулы куәттә тормышка ашырды. Чираттагы күмәк чараларның берсе Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

“Кызыл таң” гәзите редакциясе тарафыннан оештырылган яугир-журналистларга багышланган “Корал һәм каләм белән” республика марафонына аваздаш булуы белән дә игътибарны җәлеп итә бу чара. Каләм ияләре ил азатлыгы өчен көрәшнең алгы сызыгында булу белән бергә, ялкынлы иҗаты белән дә халкыбызны Бөек Җиңүгә рухландырды. Конкурс рәве­шендә оештырылган чарада чыгыш ясап, район мәктәпләренең иҗади коллективлары әдәбият һәм Бөек Ватан сугышы темасын җанлы бизәкләрдә гәүдәләндерде.
Ә алар Мәдәният сараеның фойесыннан ук игътибарны җәлеп итә. Биредә район мәктәпләре укучы­ларының сугыш турында рәсемнәре һәм плакатлары урнаштырылган. Алар, нигездә, татар әдәбия­тының киң билгеле шагыйрь­ләре һәм язучылары Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әхмәт Исхак, Гадел Кутуй, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники иҗатына нигезләнеп язылган. Уку программаларына кертелгән әсәрләрнең балаларны иҗатка тартуы күңелле күре­неш, әлбәттә.
Кичә барышында дүрт номинация буенча үткән конкурста җиңүчеләр ачыкланды. “Җирдә тынычлык хакына” дип аталган рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесендә Каран мәктә­бенең 10нчы сыйныф укучысы Юлия Якупова җиңде.
“Поэтик җәүһәрләр” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы иҗади бәйгенең төп бизәге булды. Анда укучылар башкаруында татар, башкорт, урыс шагыйрьләренең сугыш һәм Җиңү, Совет солдатының батырлыгы турында киң билгеле әсәрләре яңгырады. Фатих Кәримнең “Һөҗүм” шигырен башкару осталыгы өчен конкурста беренче урын Ренат Шәрипов исемендәге Сабай мәктәбе укучысы Кристина Ишкуловага бирелде.
“Онытырга мөмкин түгел...” бүлегендә фронтка китү, сугыштан кайту, Җиңү тантанасы кебек күренешләр сәхнәләш­терелде. Бу җәһәттән иң уңышлысы булып Күзәй мәк­тәбе укучылары Илназ Вәлиев һәм Алик Хәйруллин башкаруында Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасы буенча инсценировка танылды.
“Корал һәм каләм тотып” иҗади бәйгесенең иң уңышлы ягы дип шуны билгеләргә кирәк — конкурс сугыш чоры җыр­лары белән бергә үрелеп барды. “Хәтер кайтавазы” дип исемләнгән номинациядә исә җиңүче сыйфатында “Кузгалды поезд” җыры белән Хәтмулла Солтанов исемен­дәге Кәпәй-Кобау мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Фәнзил Мохтаруллин танылды. Гомумән, Бүздәк төбәге талантлы җыр­чылары белән күптән билгеле. Аларга лаеклы алмаш үсүе исә аеруча куанычлы. Бу җәһәттән “Корал һәм каләм тотып” конкурсы яңа талантлар ачты. Иске Таулар мәктәбе укучысы Айнур Исламов — шуларның бер­се. Аның башкаруындагы “Герман көе” тамашачыларның да, жюри әгъза­ларының да күңелләрен әсәрләндерде. Бүздәктән 2нче мәктәп укучысы Элина Чанышеваның “Кирәкми безгә сугыш” шигыре дә уңыш казанды. Кичәнең матур үтү­ендә аны алып баручылар Бүздәкнең 2нче мәктәбе укучылары Альмида Моратова һәм Денис Закировның да өлеше бар.
Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада район мәктәп­ләреннән йөздән артык бала катнашты. Иҗади бәйгедә җи­ңүчеләр белән бергә алар­ның күпчелеге призлы урыннар яулап, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. “Кызыл таң” гәзи­тенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Башкортстан татарлары берлеге исеменнән махсус бүләкләр тапшырды.
Читайте нас: