Бүлмәләрдә — пөхтәлек, тәртип. Стендларда Бөек Ватан сугышы яугирләренең дә, яхшы укучы мәктәп балаларының да сурәтләре урын алган. Шушы авылдан чыккан, исемнәре шактый яңгырашлы сигез язучы-шагыйрьләрнең дә фотосурәтләре, китаплары куелган. Аларның берсе — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Акмулла исемендәге премия лауреаты Рәфгать Рысаев. “Күкләрдән йөгергәндә” шигырьләр җыентыгы авторы Фәнирә Ибраһимова үзенең 150 биттән торган китабын яттан белүе белән халыкны таң калдырды. Әнвәр Әхмәтҗанов, Нәгыйм Ярмөхәммәтов, Фәрит Ибраһимов бүгенге көндә арабызда юк, аларны аягүрә басып искә алдык, шигырьләрен тыңладык. Моннан тыш, Гаяз Үләев, Фәридә Садриеваның һәм дә шушы юллар авторының да китапларын куйганнар иде. Кичә барышында үзешчән композитор Гүзәлия Макашева белән моңлы тавышлы Гөлфия Арсланова аларның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Мәктәп балалары матур концерт номерлары белән сөендерде.
Әйткәндәй, районыбызның Акмулла фонды тарафыннан чыгарылган ике томлык “Язма гөл чәчәкләре” дигән китапка илледән артык язучы һәм шагыйрьнең исеме кергән. Бер районда шушы кадәр иҗат кешесенең булуы шатлыклы хәл.
Гаян Арсланов