Борынгы славяннар бу айны травень, травный, цветень, майник, розоцвет дип атаган. Бу айның шулай аталуы Русиягә Византиядән кергән.
Халык календаре буенча 22 апрельдән башланган “сабан” ае 22 майга кадәр дәвам итә. Аннары “челлә” башлана. Шунысы кызык: “челлә”дән соң урак ае килә. “Челлә” ике ай, июльнең 22сенә кадәр дәвам итә. Халык календаренда “челлә” генә түгел, “карлыгыч” та (22 декабрь – 21 февраль) ике айга сузыла.
Борынгы төрки календарь буенча 22 майда кояш Игезәкләр йолдызлыгына керә.
Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар
1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме; Башкортстанның халык язучысы Талха Гыйниятуллинга 90 яшь; язучы Вакыйф Нуруллинга 80 яшь.
2 – Совет гаскәрләренең фашистик Германиянең башкаласы Берлинны алуына 70 ел; филология фәннәре докторы, профессор Миңсылу Усмановага 65 яшь.
3 – Бөтендөнья матбугат ирке көне; журналист Сәлимҗан Бәдретдиновка 65 яшь.
4 – БАССРның халык артисткасы Гашия Абызгилдинаның тууына 105 ел (1910-1994).
6 – Башкортстанның халык рәссамы Владимир Меоска 75 яшь.
7 – Радио һәм барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне.
8 – Бөтендөнья Кызыл хач һәм Кызыл ярымай җәмгыятьләре көне; Уфаның Җиңү паркында Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәл ачылуга 35 ел; Уфада Хәрби дан музее ачылуга 15 ел.
9 – Җиңү көне.
12 – Халыкара шәфкать туташлары көне; “Уфа шәһәрендә Салават Юлаевка һәйкәл кую турында” БАССР Министрлар Советы карары кабул ителүгә 50 ел.
13 – Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган укытучысы Ишбулды Вәлитовның тууына 80 ел (1935-2013); Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовка 60 яшь.
15 – Халыкара гаилә көне; Мигъраҗ кичәсе; СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Шакир хәзрәт Хиялетдиновның тууына 125 ел (1890-1974); шагыйрь, чуваш әдәбияты классигы, “Нарспи” поэмасы авторы Константин Ивановның тууына 125 ел (1890-1915); ветеринария фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең почетлы академигы Гаделгәрәй Хаҗиевка 85 яшь.
16 – Шагыйрә Гөлчирә Шәфыйковага 60 яшь; Башкортстанның дәүләт хор капелласы оештырылуга 45 ел.
18 – Халыкара музейлар көне; Уфада Актерлар йорты ачылуга 45 ел.
19 – Пионер оешмасының туган көне.
20 – “Башкортостан” киностудиясе ачылуга 25 ел.
22 – Уфаның 1нче типографиясе ачылуга 70 ел (1945); Башкортстан умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәге генеральный директоры Әмир Ишемгуловка 55 яшь.
24 — Славян язуы һәм мәдәнияте көне.
25 – Филологлар көне.
27 – Гомумрусия китапханәләр көне.
28 – Чик сакчылары көне;
29 – Билгеле галим, филолог, библиограф, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Әбрар Кәримуллинның тууына 95 ел (1925-2000); шагыйрә Зарема Әхмәтҗанованың тууына 70 ел (1945-1992); Чакмагыш районының “Базы” кооперативы рәисе Вадим Соколовка 55 яшь; шагыйрь, журналист Дамир Шәрәфетдиновка 50 яшь.
31 – Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне; Химиклар көне.