+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 Май 2015, 20:50

Яшьләр Тукайга дәшә

Нефтекама яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәрләренең эш планына күз салсаң, хәйран калырлык: алар оештырган чараларны еллап түгел, айлап та түгел, көнләп санарга була. Әйе, әйе, көн саен берничә чара оештырыла биредә. Шәһәрдә үтүче милли-мәдәни айлыклар вакытында уздырылган кичә-бәйрәмнәр аеруча күп була. Традиция буенча апрельдә үтә торган татар мәдәнияте көннәре андый чараларга бигрәк тә бай. Аларны оештыруны моннан күп еллар элек үзенә йөкләгән тәҗрибәле китапханәче Гөлсинә Авзалова быел да матур-матур кичәләр уздырды. Шуларның берсе, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланып, “И мөкатдәс моңлы сазым” дип аталды.

Шәһәрнең татар милли-мәдәни үзәге башлангычы белән татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренең нәкъ менә апрельдә уздырылуы һич очраклы түгел. Бөек татар шагыйре Тукай ае бит ул! Быел да татар әдәбияты айлыгы барышында мәктәпләрдә, һөнәри уку йортларында, мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелде, аларда “Инеш” иҗат берләшмәсе әгъ­залары, укучылар, студентлар теләп катнашты. Китапханәче Гөлсинә Авзалова әзерләгән кичәгә дә яшь буын вәкилләре күпләп килгән иде.
Күптән түгел яшүсмерләр китапханәсенең матур итеп җиһазландырылган залына кунаклар җыелды. 2нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары, мәдәният хез­мәткәрләре күп иде. Кунакларны Тукайның гомер юлына һәм иҗатына багышланган “Еллар аша Тукай дәшә” дип аталган күргәзмә каршылады. Анда шагыйрьнең китаплары, аның турында замандашлары истәлекләре, хәзерге заман әдипләренең язмалары, фото­сурәтләр урын алган иде. Укучылар укытучы Таңсылу Закир­җанова белән бергә күргәз­мәне генә түгел, китап­ханәдәге башка стендларны, китап киштәләрен, гәзит-журналларны да кызыксынып карады.
— Габдулла Тукай дөнья­да бары тик 27 ел яшәгән, нибары 8 ел иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур рухи байлык калдырган, — диде кичәне оештыручы Гөлсинә Фоат кызы. Сүзен ул эчтәлекле итеп әзерләнгән презентация белән бәйләп алып барды.
Кичәгә килгән балалар Тукай шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлады, үзләре дә кушылып җырлады. Кичә татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
— Тукай — безнең халык өчен изгеләр югарылыгына күтәрелгән шагыйрь, ә аның иҗаты — дөнья әдәби мирасының иң яхшы үрнәкләре арасында, — ди китапханә мөдире Фәйрүзә Хуҗина. — Шуңа күрә без Тукай әсәрләрен, гомумән, татар әдәбиятын, бигрәк тә хәзерге заман шагыйрь-язучыларының иҗатын пропагандалауга зур әһәмият бирәбез.
Мондый чараларны оештыруда башлап йөргән Гөлсинә Авзалова китапханәләр системасында инде 33 елдан артык хезмәт сала. Безнең арада татар теленә, әдәбиятына чын күңелдән гашыйк китапханәчеләрнең берсе ул. Үзе дә иҗат кешесе: озак еллар инде Нефтекама татар халык театрында уйнап, төп рольләрне башкара, концертларда җырлары белән тамашачыларны таң калдыра, ансамбльләрдә катнаша. Гөлсинә Фоат кызының татар мәдәниятен пропагандалауга салган хезмәтен безнең коллектив та, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге дә югары бәяли.
Кичәгә килгән мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хез­мәткәрләре Гөлсинә Авзаловага зур рәхмәт белдереп таралышты.
Читайте нас: