Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 Май 2015, 21:30

Коточкыч легенда чынга ашкан

Алты гасыр үткәч кабатланган фаҗига утрау хуҗасын “сары йортка” озату белән тәмамланган.Шотландиянең төньяк-көнбатышында, диңгез буендагы тау үзәнендә борынгы Олден шәһәрчеге урнашкан. Шуннан ерак та түгел кечкенә Эвен-Эзер утравында булган мистик җинаять тарихына бәйле рәвештә, хәзер аномаль күренешләрне тикшерүче Британия белгечләре әлеге шәһәрчек хакында ешрак искә ала башлады.

Яр буенда кечкенә утраулар бик күп, шуларның берсе – Эвен-Эзер. Ул бүген кайчандыр хуҗасы булган коточкыч лордның исемен йөртә. Менә шушы утрауны күптән түгел Кэвин Дункансби сатып алды. Сатып алды да, паром яллап, утрауга китте. Юлда барганда паромчы аңа нәкъ әлеге легенданы сөйләде дә инде.
— Эвен-Эзер – шомлы, начар урын. Андагы замокта 1952 елдан бирле беркем дә яшәми, — дип сөйләп китте паромчы.
— Ә нигә соң аның соңгы хуҗалары утрауны ташлап киткән?
— Ташлап китмәгән, үлгән­нәр! Хатыны кыядан диңгезгә егылып төшкәч, ире аны коткарырга ташланган... Аларның гәүдәләрен тапканнар, әлбәттә, әмма бик коточкыч хәлдә! Болар да теге явыз лорд аркасында һәлак булды инде...
...Паромчы сөйләгән лорд Эвен-Эзер бу якларда, тамплиерлар орденын (сектасын) Франция короле Чибәр Филипп IV тар-мар иткәннән соң, ХVI гасырда пәйда була.
Ф. Ингрэм 1942 елда чыккан “Йолдызларга юл” дигән китабында шундый гипотеза белдерә: тамплиерларга үз гәүдәләрен астраль материягә әверелдерү технологиясе таныш булган. Нәтиҗәдә, орден адептларының гайре табигый сәләтләре ачылып, алар күз ачып йомганчы Җир шарының теләсә кайсы төбәгенә күчә, гомерләрен йөзләрчә елга озайта алган. ХIV гасырдан сакланган документларда (нигездә, донослар) лорд Эвен-Эзерның замок тирәсендә сихерләү ритуаллары үткәрүе бәян ителә. Нәкъ шул канлы гамәлләре өчен лорд чиркәүдән читләштерелә һәм аны эзәрлекли башлыйлар.
Эзәрлекләүчеләр отряды замокка якынлашкач, Эвен-Эзер үзенең сихерче хезмәт­чесе Эрги белән хатынын һәм өч кызын көймәдә утрауга җибәрә. Гаиләсенең хәвеф­сезлеге өчен борчылуын белдерсә дә, лорд аларны кеше яшәми торган әлеге утрауга ачлыктан интегеп үлсеннәр өчен озата. Якыннарыңны корбан итү астраль материягә әверелү өчен мәҗбүри шарт була. Корбаннар никадәр ныграк интегеп үлсә, алар әлеге процесс өчен шулкадәр күбрәк энергия бүлеп чыгара дип аңлатыла. Лорд, үзенең замогын эзәрлекләүчеләр уратып алгач, әсирлеккә төшүдән һәм үлемнән шулай астраль материягә әверелеп котылырга өметләнә.
Әмма лордның хезмәтчесе бичара хатын-кызларның үзләрен генә калдырып качарга өлгерми кала, чөнки лордның хатыны Элизабет, бу мәкерле ниятне аңлап алып, көймәнең бавын кисә һәм аны диңгезгә этеп җибәрә. Хәзер инде олы җиргә Эрги да кайтып китә алмаячак!
Бахыр хатын сихерче Эргиның яхшы аучы булуын белә, ярдәм килеп өлгер­гәнче аның булышлыгына өметләнә. Элизабет Эргины киек ауларга мәҗбүр итәр өчен үзенең һәм кызларының тәне белән түләргә карар итә, кызларына бу вакытта 17, 15 һәм 13 яшь була.
Шулай итеп, утраудагы замокта алар бер ай яши, әмма аларны беркем дә эзләп килми. Зур булмаган утрауда киек тә азая, кошлар да кешеләрдән сакланырга өйрәнә, димәк, боларга ачлыктан үлү куркынычы яный. Шулчак кызларның төпчеге Конни артык авызлардан котылу юлларын эзли башлый. Ул утрауда куркыныч ике урын барлыгын белгән була – сазлык һәм биек кыялы диңгез култыгы. Конни шул урыннарга әнисен һәм апаларын ничек берәмләп алып барырга план кора.
Башта ул апасы Джулияне теге култыкка алып бара һәм кыядан төртеп төшерә. Мэри бик каты салкын тиюдән үлә. Һәм шулвакыт кечкенә Конниның кечкенә башында коточкыч фикер туа: алар Эрги белән әнисен үтерергә һәм пешереп ашарга тиеш! Бер кичтә йокымсырап утыручы Эли­забетның башына авыр әйбер белән тондырып исәңгерә­тәләр, аннары мескен хатынны янып торучы мичкә таба өстериләр...
Тагын бер ай үтә. Һәм, ниһаять, ярдәм килә! Әмма инде соң була: утрауда Конни ялгызы гына калган, ул да үлемечле авыру. Эвен-Эзер сараенда рухани аның тәүбәгә килүен тыңлый һәм гөнаһларын кичерүен Ходайдан ялвара. Әмма рухани тәүбә серен боза һәм ишеткәннәрен җентекләп язып калдыра. Нәкъ шул язмалар сакланып кала да инде.
Йөзләрчә ел легенда дип исәпләнгән бу тарих XX гасыр азагына килеп ялгана һәм дәвам итә. Язма башында паромда китеп баручы, әлеге утрауны һәм Эвен-Эзер сараен сатып алган Кэвин Дункансби аның яңа корбаны була. Шулай итеп, паром белән килгән Кэвин утрауда төшеп кала, ә паромчы, бер айдан килеп алырга вәгъдә биреп, саубуллаша.
Соңыннан Кэвин сөйлә­венчә, көннәрдән бер көнне аның замогы ишеген өс-башлары лычма су булган скаутлар Дорис, Сьюзан, Лора һәм аларның инструкторлары Джейн шакыйлар. Баксаң, алар катерда сәяхәткә чыккан да утраудан ерак түгел көймәнең моторы сүнгән. Кызлар ярдәм эзләп ярга чыккан, караучысыз калган катерны дулкын диңгезгә алып кереп киткән. Ярдәм сорап Олденга хәбәр итәргә җыенсалар, рация эшләми башлаган.
Арытабангы хәл-вакыйгалар урта гасырлардагы легендадагы кебек кабатлана башлый. Берзаман Джейн замокка тыны бетеп йөгереп кайта: Сьюзан диңгез култыгындагы кыядан егылып төшкән! Бераздан бик сәер хәл-шартларда Лора чирләп китә һәм озак та үтмәстән җан бирә. Һәм, ниһаять, бер кичтә Дорис белән Джейн, имеш, калган оннан ипи пешерергә җыенып, мичне ягып җибәрәләр. Шулчак Кэвин теге легенданы исенә төшерә: хәзер Джейн аңа Дорисның башына сугып исәңгерәтергә тәкъдим ясаячак, аннары алар Дорисны мичтә пешереп ашаячак! Бу, чыннан да, шулай булып чыга: инструктор аңа ямь­сез тавыш белән: “Син моны эшләргә тиеш, юкса, сине без пешереп ашаячакбыз!” – ди.
Арытаба Кэвин шуны гына хәтерли: ул Дорисны исәң­-герәтүдән баш тарта, шуннан тегеләр Дункансбиның үзен мичкә таба өстери башлый... Кэвин күзләрен ачканда үзен психиатрия дәваханәсендә тотуларын аңлый.
Соңыннан ачыклануынча, утрауда Кэвиннан башка беркемнең дә булганлыгы расланмаган. Якын-тирә авыл һәм шәһәрләрдән ул вакытта бернинди скаутлар да сәяхәткә китеп югалмаган. 1994-98 елларда Кэвин Эдинбург шәһәренең психиатрия хастаханәсендә дәвалана, аннары ул Канадага күченеп китә. Бүгенге көнгә кадәр Кэвин Дункансби әлеге утрауның хуҗасы булып исәпләнә.

Шулчак Кэвин теге легенданы исенә төшерә: хәзер Джейн аңа Дорисның башына сугып исәңгерәтергә тәкъдим ясаячак, аннары алар Дорисны мичтә пешереп ашаячак! Бу, чыннан да, шулай булып чыга: инструктор аңа ямьсез тавыш белән: “Син моны эшләргә тиеш, юкса, сине без пешереп ашаячакбыз!” – ди.