+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 Май 2015, 21:55

Шевчукның сабакташы ул

Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында укытучы Әбүзәр Хөснетдинов турында “Безнең рәссамыбыз!” диләр.Әбүзәр Ягафәр улы, үз чиратында, институт буенча сабакташлары арасында Уфа егете, күренекле музыкант Юрий Шевчук, Әлшәй районының Кармыш авылыннан рәссам-пейзажчы Фәнил Шәймөхәммәтов кебек танылган шәхесләр булуы белән горурлана.

Әбүзәр кечкенәдән рәсем төшерү, агачтан төрле әйберләр ясау белән мавыга, мәктәптә стена гәзите чыгаруда актив катнаша. Хыялы — рәсем дәресләрен укыту була. Ә инде булачак җырчы һәм композитор Шевчук белән бер аудиториядә утырып уку бәхетен аңа язмыш үзе бүләк итә. 1972-75 елларда армиядә хезмәт иткәннән соң, популяр башкаручы­ларның берсе белән бер агымда Башкортстан дәүләт педагогия институтының ул чакта яңа гына ачылган сәнгать-графика факультетына укырга керә. Өстеннән салырга да өлгермәгән солдат формасы, армия көндәлегендә ясалган рәсемнәре аңа элиталы факультет ишеген ачарга ярдәм итә.
Институтны тәмамлаган елны авылдаш кызы Алия белән тормыш корган, студент елларында ук компартия сафына кергән Әбүзәрне Сибай педагогия училищесына эшкә чакыралар. Монда тиешле өч елын эшләгәннән соң яшь гаилә олы уллары Илнурны җитәкләп туган авылына эшкә кайта. 1985 елдан бирле алар — үзләре укыган Усак-Кичү мәктәбендә. Әбүзәрне — рәссам һәм технология укытучысы, Алияне лаборант итеп эшкә алалар.
— Шул елны ук өй сала башлаган идек, әле булса эшен бетерәлмибез! — дип көлә алар.
Әйткәндәй, Усак-Кичүдә алар беренче булып ике катлы өй бетереп керә. “Сибай малае” Илнурның Динис һәм Фазыл исемле энеләре дөньяга килә. Ике катлы зур авыл өе бик таманга туры килә. Әбүзәр малайларын эшкә, кул осталыгына өйрәтеп үстерә. Аның остаханәсе бүген завод цехын да, мебель фабрикаларын да хәтерләтә — монда булмаган корал, станок юк та шикелле. Йортта бөтен әйбер кулдан ясалган, әмма фабриканыкына биргесез.
Менә шундый оста куллы, киң күңелле кешеләре, үрнәкле гаиләләре белән данлы да инде ул Бишбүләкнең Усак-Кичүе.
Читайте нас: