+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 Май 2015, 19:49

Гаҗәеп йорт

Бразилиядәге Куртиба шәһәрендәге гаҗәеп йортта фатирлар акрын гына әйләнеп тора. 2004 елның декабрендә биредә замана могҗизасы — Suite Vollard йорты файдалануга тапшырыла.

Бу йорт-манара 11 каттан тора. Алар унбер хуҗага карый, ягъни аларның һәрберсенең фатиры бер катны алып тора. Аңардан биегрәк, купшырак итеп салынган йортлар да бар. Ә аның сере исә бар катларның да бер-берсенә бәйсез рәвештә 360 градуска әйләнә алуында. Борынгы заманнарда падишаһлар бу йортны салмый калмас иде, чөнки монда бүлмәдән чыкмый гына, сызылып таң атуын да, алсуланып кояш баюын да күреп була. Аш, кер юу һәм бәдрәф бүлмәләре урнашкан фатир үзәге хәвефсезлектән саклау йөзеннән үз урынында ныклы тора. Әйткәндәй, үзәктән читтәге өлештә хәрәкәтләнүче тышча урнашкан. Ул кычкырып әмер бирү юлы белән идарә ителә.

Йортны төзү өчен 10 ел вакыт таләп ителгән, андагы фатирлар бәясе 400 мең доллар тәшкил итә.


Бу йорт Куртибаның экологик яктан чиста районында урнашкан. Әйләнә торган манарада яшәү өчен кыю булырга да кирәк: бүлмәдәге һәр тәрәзәнең озынлыгы 30 метр, ягъни идәннән алып, түшәмгә кадәр диярлек. Дөрес, бу йортта яшәүчеләр: “Фатир һәрвакыт хәрәкәтләнеп торудан баш әйләнми”, — дип ышандыра. Ул минутына 8 сантиметр тизлек белән генә әйләнгәнгә, аның хәрәкәтләнүе сизелми икән.
Читайте нас: