+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 Май 2015, 21:25

Чарльз Ашмор эзләре буйлап

Чишмәгә суга киткән үсмер ни өчен һаман кайта алмый?Кристиан Ашморның хәлле генә гаиләсендә хатыны, әнисе, ике зур кызы һәм 16 яшьлек улы була. Алар башта Американың Нью-Йорк штатындагы Троя шәһәрендә яши. 1871 елда гаилә – Индиана штатындагы Ричмонд шәһәренә, ике елдан Иллинойс штатының Квинси шәһәре тирәсенә күченә, анда ферма сатып ала. Йортларыннан ерак та түгел чиста, салкын сулы чишмә ага, шуннан гаилә ел әйләнәсенә көнкүреш кирәк-ярагы өчен су ала.

1878 елның 9 ноябрь кичендә, гадәттәгечә, сәгать тугызларда үсмер Чарльз чиләк ала да чишмәгә суга китә. Ул озак кайтмагач, гаилә әгъзалары борчыла башлый. Башта әтисе, ишекне ачып, кычкырып карый, ләкин җавап ишетелми. Шуннан соң ул фонарь ала да улын эзләргә чыгып китә, аңа өлкән кызы Марта да иярә. Ул кичтә йомшак кына кар яуган була, шуңа улының эзләре чишмә сукмагында ап-ачык булып күренеп тора. Шул эз буйлап 60-70 метрлап үткәч, алдан барган Кристиан кинәт туктый да як-ягына карана башлый, аннан фонарен югарыга төби.
– Әти, нәрсә булды? – дип сорый аның янына килеп җиткән Марта, дулкынланып.
Ә менә нәрсә була: Чарльзның эзләре әтисе басып торган урында өзелә, юкка чыга, арытаба йомшак кар катламы каплаган сукмак кына күренә. Чарльзның соңгы эзләре дә, баштагылары кебек үк, аермачык күренеп тора, табанындагы кадаклар эзләренә кадәр төсмерләргә мөмкин. Мистер Ашмор, аптырагач, күккә карый, ләкин анда да тыныч күк йөзе. Улының соңгы эзләрен таптамаска тырышып, әтисе арытаба чишмә янына китә, Марта да аннан калмый. Чишмәгә барып җиткәч, әтиле-кызлы бер-берсенә карашып алалар: чишмә өстендәге юка гына боз катламы ватылмаган...
Иртәгәсен яктырган көн дә бер хәбәр дә алып килми, тирә-якта тынлык, йомшак кар каплаган җир өсте...
Дүрт көннән кайгыдан кара көйгән әнисе улының эзләре буйлап чишмәгә суга китә. Кайткач, дулкынланып сөйли башлый: баксаң, ул улының эзләре өзелгән урынга җиткәч, Чарльзның... тавышын ишеткән, аңа дәшеп-дәшеп караса да җавап ишетмәгән. Аңа улының тавышы әле бер, әле икенче яктан ишетелгән. “Нәрсә әйтте соң ул?” дип сорагач, мескен хатын анык кына җавап бирә алмаган, әмма тавышын аермачык ишетүен әйткән. Шуннан соң бөтен гаилә, дәррәү кузгалып, эз югалган урынга йөгергән, ләкин ничек кенә тырышып тыңламасыннар, бернинди тавыш та ишетелмәгән. Ә теге тавышны әни кешенең олы кайгы кичерүенә һәм нервыларының какшавына сылтаганнар...
Ләкин шуннан соң башка гаилә әгъзалары да төрле вакытта шул урында Чарльзның тавышын ишеткән. Барысы да раславынча, ул тавыш нәкъ Чарльзныкы булган һәм ерактан ишетелгән, сүзләре ачык әйтелсә дә аңлашылырлык булмаган. Шул ук вакытта тавышның кайсы яктан килүен берсе дә тәгаен генә әйтә алмаган. Шулай итеп, ишетелгән сүзләр арасындагы пауза вакыт үткән саен арткан, тавыш та начаррак ишетелә башлаган, ерагайганнан-ерагая барган, җәй урталарыннан соң бөтенләй ишетелми башлаган...
Фаразларга караганда, Чарльз Ашмор үзе барып эләккән параллель дөньяда яшәвен дәвам иткән. Шул дөньяга “күчкән” урынына вакыт-вакыт кайтып, ул бу дөньяга кире кайтырга тырышып караган, ләкин бу максатын тормышка ашыра алмагач, яңа дөньясының башка төбәкләренә китәргә мәҗбүр булган. Параллель дөньядан кире кайту “ишеге” вакыт үткән саен кечерәйгән, шунлыктан бу дөньяга аның гәүдәсе түгел, тавышы гына үтеп чыга алган. Тора-бара ул “ишек” бөтенләй ябылган.
Андый югалулар тормышта еш очрап тора. Ләкин без аларны янәшәдәге башка үлчәмдәге чынбарлыкка күчкән дип түгел (безнең аңда чынбарлык – без яшәгән дөнья гына), Җир шарының башка иленә, илнең башка төбәгенә күчкән яисә көчләп алып кителгән, үтереп ташланган һәм җинаять эзләре юк ителгән дип кенә аңлыйбыз, кабул итәбез. Чөнки кешенең аңы параллель дөньялар барлыгын кабул итә алмый яисә кабул итәргә теләми, шуңа күрә ул чынга ашкан төшне дә үз-үзенә туры килү дип кенә “аңлата”, мәрхүм якын­нарының, төшкә кереп, бәла-казадан кисәтүен дә үзенчә юрый. Ничек итсә итә, ләкин параллель дөньялар барлыгын танудан баш тарта. Менә шундый мескен, тар аң бездә...
Читайте нас: