+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 Май 2015, 21:27

Һөҗүм итүче коңгыз

Куркыныч янаганда бу төр каты коңгыз дошманына зур тизлектә кайнар химик сыекча сиптерергә сәләтле. Шундый саклану механизмы булган өчен аны “бомбардир” дип йөртәләр. Корсагының арткы өлешендә урнашкан биздән атылып чыккан химик сыекча 100 градус эсселектә була һәм ул көчле тавыш чыгарып атыла.

Бу төр коңгызларның эчке секреция бизләре бар. Водород перекисе һәм гидрохинон, бизләр эчендә кушылып, химик реакциягә керә. Вак бөҗәкләр эссе сыекчадан үлә, ә кешеләр көчле авырту сизә.
Каты коңгызлар, Антарктидадан тыш, барлык континентларда да очрый һәм берничә миллиметрдан алып 3 сантиметрга кадәр зурлыкта була. Көндез алар таш, бүрәнә асларында ята, ә төнлә ауга чыга.
Сыекчаны коңгыз секундына 8-17 метр тизлектә бер-бер артлы 4-9 тапкыр җибәрә ала. Лаборатория шартларында бер атна ял иткән коңгызлар агулы сыекчаны берьюлы 10-30 тапкыр сиптерергә сәләтле.

Болар кызыклы

Бөе (тарантул) дип аталучы үрмәкүчнең сәер үзенчәлеге бар: ул аз гына биеклектән килеп төшсә дә шунда ук “сына” һәм үлә. Чөнки тарантулның скелеты тышкы якта урнашкан һәм тиз уалучан, ватылучан. Үрмәкүч аны аркасында яткан килеш яңарта. Бу вакытта аңардан ерак булу яхшы, чөнки, үзенә куркыныч янаганын сизеп, аның һөҗүм итүе һәм каты тешләве ихтимал.
Көньяк Америкада, Амазонканың сусыл урманнарында канатлары 5-6 сантиметр булган “Грета Ото” дип аталучы кечкенә күбәләк яши. Аны, үтәкүренмәле булганга, “пыяла” күбәләк дип йөртәләр.
Экологлар өчен ул тирә-як мохитнең чисталыгын белдерүче индикатор ролен үти, чөнки бу төр күбәләк экологик яктан бик чиста урыннарда гына яши, аның юкка чыгуы тирә-як мохитнең пычрануын белдерә.
Читайте нас: