Мәсәлән, 1856 елда берничә гәзиттә зур кеше скелетының череп беткән диярлек сөякләре табылу турында хәбәр басыла, шаһитлар аның буен 3,28 метр дип билгели. Аларны әлеге Вирджиния штатының көнбатышындагы Ист-Уилинг шәһәрчеге эшчеләре таба. Ләкин озакламый бу дәү кешенең калдыклары ялган дип табыла, чөнки бер гәзиттә әлеге скелетның баш сөягендә өч пуля табылган, дигән язма басылып чыга. Шул ук вакытта әлеге “пуля”ларның нинди ядрәләр булуы сурәтләп бирелми, бәлки әле алар кургаш яисә бакыр шарчыклар гына булгандыр. Әмма олы-олы сөякләр барыбер табылган бит, нигә төп игътибар нәкъ шуларга юнәлтелмәгәндер, аңлашылмый.
Тагын бер дәү “голиаф”ның скелеты 1833 елда Калифорния штатындагы Ломпок ранчосында табыла. 3,6 метрлы скелетка солдатлар дары склады өчен чокыр казыганда юлыга. Бу табылдыкның тешләре ике рәт була, янында бик зур таш балталар аунап ята. Ләкин болар да, ни сәбәпледер, тиз арада шау-шу куптармыйча гына кире күмеп куела.
1911 елда Невада штатының Рино шәһәреннән 112 чакрым төньяк-көнчыгыштагы Лавлок мәгарәсендә гуано ашламасы чыгарган чакта җирән чәчле берничә дәү кешенең мумиягә әверелгән калдыкларына тап булалар, боларының буе 2 метрдан 2,5 метрга кадәр булган. Әлеге баһадирлар турында индеецларның шул төбәктә яшәгән пьюто кабиләсе риваятьләрендә дә телгә алына, алар әлеге озын буйлы кешеләрне “сите-ка” дип атаган булган. Ләкин тикшеренүчеләр бу юлы да ниндидер аңлашылмаган сәбәпләр буенча әлеге табылдыкларга әллә ни әһәмият бирми, шуңа озакламый эшчеләр ул сөякләрнең күпчелеген чыгарып ташлый, бәхеткә, барысын да түгел. Лавлок гигантларының берсенең баш сөяге һәм тагын берничә сөяк бүген штатның Винне-мукка шәһәрендәге —Гумбольд музеенда, калганнары Риноның Тарих җәмгыяте музеенда саклана.
Әмма Америка гигантларының иң гаҗәепләре 1880 елларда Пенсильвания штатының Брэдфорд округындагы Гайога-Пойнт тирәсендә табыла. Алар турында “Тыелган җир” китабында Роберт Лаймен менә нәрсәләр яза: “Штатның тарихчысы һәм элекке рухани, доктор Дж. П. Доунху профессорлар У. К. Морхед һәм А. Б. Скиннер белән берлектә индеецларның борынгы каберлекләрендә казыну эшләре алып барганда 68 кешенең скелетына тап булалар. Ул гигантларның уртача буе 7 фут (якынча 2,4 метр), кайберләре тагын да озынрак була. Берничәсенең баш сөягендә, бик камил булып формалашкан маңгайларыннан 2 дюйм (5 сантиметрдан күбрәк) өстәрәк сөяк үскән урыннар аермачык күренә, болары тумыштан ук булган мөгезләр урыныдыр, күрәсең. Табылдыкларның берничә үрнәге Америка тикшеренү музеена озатыла...”
Мөгезле баш сөякләре булган бу гигантларның скелетлары инде югалмас, ташланмас дип өметләнсәк тә, Джим Брендонның “Гайре табигый Америка” китабында язылганнарга ышансак, бу үрнәкләр белән нәрсә булып беткәнен музейда беркем дә белми. Ә бит алар, ул скелетлар, могҗизалы, гаҗәеп табылдыкларның иң күренеклеләре буларак аерым урнаштырылырга тиеш иде. Хәер, америкалыларның шуның ише бөтен нәрсәдән сер ясавы, халыктан һәм дөнья җәмәгатьчелегеннән яшерүе бер дә сер түгел.
3,6 метрлы скелетка солдатлар дары склады өчен чокыр казыганда юлыга. Бу табылдыкның тешләре ике рәт була, янында бик зур таш балталар аунап ята. Ләкин болар да, ни сәбәпледер, тиз арада шау-шу куптармыйча гына кире күмеп куела.