Борынгы римлыларда елның дүртенче ае Юпитерның хәләл җефете Юнона хөрмәтенә аталган. Юнона мәхәббәт, гаилә бәхетен һәм никахны саклаучы алиһә булып саналган. Июнь аенда римлылар Юнона алиһәсе хөрмәтенә Матронали дигән гаилә бәйрәме үткәргән. Бу айны икенче төрле “табигатьнең ширбәтле ае” дип тә атаганнар. Икенче мәгълүмат буенча, айга исемне Рим консулы Юний Брут хөрмәтенә биргәннәр.
Борын заманда урысларда бу айны “червень”, ягъни “кызыл ай” дип атаганнар. Урыслар аны “изок” (“чикерткә”) һәм “паутной, сиречь комарной” (“паут” — кигәвен һәм черки) дип тә йөрткәннәр. Чынлап та, июньдә үлән арасында чикерткә тавышлары хәтта төннәрен дә тынып тормый. Кигәвен һәм чебен-чирки турында сөйлисе дә түгел.
Элек күп кенә файдалы үсемлекләрнең өлгереп җитүен билгеләп үтә торган булганнар. Мәсәлән, май азакларында – июнь башларында юа җыеннары уздырганнар: авыл халкы, юалыкка барып, күңел ачкан, юа җыю ярышлары уздырган, бу үсемлектән тәмле-тәмле җыен ашлары әзерләнгән. Кузгалак, җиләк җыеннары да шулай үткән. Табигатькә хөрмәт, саклык күрсәтү булган ул. Чөнки үләннәрне, җимешләрне тәмам өлгереп җиткәч кенә җыйганнар. Аңа чаклы җыю тыелган. Мәсәлән, җәйге челләнең беренче атнасында, ягъни июнь азагында, аяу атнасы үткәрелгән. Бу вакытта агач кисү, терлек чалу тыелган.
Халык календареның борынгырак сәхифәләрендә табигать күренешләре белән бәйле йолалар күп. Элекке заманнарда корылыклы елларда, кояшка, болытка багышлап, ак яисә кара терлек корбан иткәннәр. Халыкта ак төс — иминлек, пакьлек, кара төс яңгыр символы булып киң таралган. Өй саен йөреп, ярма, сөт, май кебек ризыклар җыеп, су буенда ботка пешереп, олысы-кечесе бергә ашаган. Аннары кемне дә булса киеме-ние белән суга ыргытканнар. Узган-барганга чүлмәк-чиләк белән су сибешкәннәр. “Чүлмәк-чүлмәк май кирәк, чиләк-чиләк яңгыр кирәк!” кебек такмаклар әйткәннәр. Ә иң кадерле бәйрәм сабантуй булган.
“Сабан” ае 25 июньгә кадәр дәвам итә. Ә 25 июньнән 5 августка кадәр “челлә” ае бара. Шуңа да аны, үз асылына китереп, “җәй ае” һәм “чәчкә ае” дип атаганнар.