+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 июнь 2015, 22:31

Куядыда да беләләр Тәтешле кыярларын!

Малтабар Эльмир Хәбипов терлекчелек юнәлешендә дә нәтиҗәле шөгыльләнә.Ялкау — сәбәбен, булдыклы кеше мөмкинлеген таба, дип юкка гына әйтмиләр. Малтабар Эльмир Хәбипов — чын эш кешесе. Моннан берничә ел элек авыл хуҗалыгы буенча белгеч, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсендәге вазыйфасын калдырып, үз эшен ачарга була. Башка юнәлешләрдә үзен берникадәр сынаганнан соң яшелчәчелек тармагын сайлый һәм теплица төзү өчен җир арендалый. Дөрес, беренче елны уңыш ул көткәнчә булмый, Тәтешледәге җирне “яратмый” кыярлар. Әмма бирешергә күнекмәгән егет эшен Кәлтәү авылына “күчерә” һәм эшкә чума. Бүгенге көндә 17 сутый җирдә үскән уңышны җыеп сатуга чыгара ул. Сезонына 20 тоннадан артык кыяр җитештереп, Тәтешлене генә түгел, Балтач районын, Пермь краеның Куяды бистәсен сусыл, тәмле яшелчәләр белән тәэмин итә. Эльмирның кыярларын яратып ала халык.

— Быел шушы күченү-төзү эшләре белән соңгарак калдым, алдагы елларда иртәрәк утыртырга кирәк, үз бакчасында яшелчә җитешкәнче, халыкны без тәэмин итәргә тиеш, — ди Эльмир Радмир улы.
Теплицада яшелчә үстерү­челәр Гөлфия Канәфина һәм Алевтина Вәлинурова үсенте­ләрне тәрбияли, кыярларны җыеп, сатуга әзерли. Эльмирдан нинди ашлама куллануы турында кызыксынам.
— Тирес! Кыяр өчен аннан да яхшы нәрсә бар? — дип җавап бирә ул.
Теплица утын ягып җылы­тыла, пленка белән капланган. Киләчәктә мәйданны арттырып, эшкуар 25 сутый җирне биләргә уйлый. Шулай ук помидор үстерергә дә ниятли, әлегә ул томатларны азлап — “өйрән­чеккә” генә утырткан.
Эльмир Хәбипов терлек­челек белән дә шөгыльләнә. Шушында ук иске ферманы сатып алып, анда төзекләндерү эшләре башлаган. Бүген аның “көтү”ен 20 баш сыер, 17 бозау, бер токымлы үгез тәшкил итә.
— Маллар сусыл печән ашап рәхәтләнә, азык күп, — ди көтүче Тәлгать Гыйльметдинов.
Эшкуарның биләмәсе — 150 гектар җир, монда ул ашлык, мал азыгы үстерергә ниятли. Узган ел бу юнәлештә беренче адымнар ясалган.
Эльмир Радмир улы 2012 елда эш башлаучы фермерлар конкурсында катнашып, махсус дәүләт программасы буенча 1 миллион 400 мең сумлык грант ала. Бу акчага ул сыерлар сатып алган, киләчәктә аларның санын арттырырга исәп тота.
— Эшләргә теләге булган кешегә Хөкүмәт ярдәм итә, эштән курыкмаска кирәк, шул вакытта барлык теләкләрне дә тормышка ашырып була, — ди ул. Планнары зурдан эшкуар­ның. Эльмирда булган үҗәт­лек, максатчанлык белән аларның тормышка ашачагына шик юк.
Читайте нас: