+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июнь 2015, 01:03

Олы йөрәкле дәү әни

Дәү әни һәм дәүәтиләр оныкларын баларына караганда да ныграк ярата, диләр. Бу язма моны тулысынча исбатлый.

Кытайның Сычуань провинциясенең Ибинь шәһәрендә Фан Мэй дигән кыз яши. Ундүрт яшьлек кыз үз аягында йөри алмауга карамастан, беркайчан да дәрес калдырмаган. Моның өчен ул 66 яшьлек дәү әнисенә рәхмәтле, чөнки ул аны мәктәпкә... аркасына атландырып йөртә.
Фан Мэйның аяклары аның гәүдәсе авырлыгын тота алмый, ул хәтта басып та торалмый, ике чакрым ераклыктагы мәктәпкә үзаллы йөрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Кызның тормыш юлына кызыгырлык түгел: аның әтисе гаиләсен ташлап чыгып китә, әнисе, икенчегә кияүгә чыгып, кызын әти-әнисе тәрбиясенә калдыра. Фан Мэйның картәтисе дә авырый, шуңа күрә барлык авырлыкларны да дәү әнисе үз җилкә­сендә тарта. Олыгайган ханым көн саен иртәнге 5тә тора, сәгать 7дә, оныгын күтәреп, мәктәпкә юллана. Уку йортына барып җитү өчен аларга сәгать ярым вакыт таләп ителә.
Фан Мэй яхшы укый. Әбисе тырышлыгын аклар өчен ул барысын да эшли.
Бу вакыйга киңкүләм мәгълүмат чараларына таралгач, урындагы власть вәкилләре кызга игътибар итә. Гаиләгә — мәктәп янында урнашкан, барлык уңайлыклары булган йорт, ә кызга инвалид коляскасы бүләк итәләр. Ә иң мөһиме — чиновниклар кызны дәваханәгә урнаштырган. Табиблар кызны аякка бастыру өчен барлык мөмкинлекләр дә булуын белдергән.
Читайте нас: