Район халкы Туган илебезне дошманнан азат итүгә үз өлешен кертә. Бөек Ватан сугышы елларында 6 миллион сумнан артык акча җыела. Тимер юлларда оештырылган махсус формированиеләр составында Яңавыл станциясе хезмәткәрләре фронтта тимер юлларны төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Дәһшәтле сугыш елларында район 7 меңнән артык кешене югалта. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан шәһәрдә Советлар Союзы Геройлары Мәгъсүм Имаметдинов, Гайнанша Хәйдәршин, Виктор Лоскутоков истәлегенә тактаташ куелды. Тимер юл станциясе хезмәткәрләре үз акчасына фронтта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачты.
1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, фермалар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолмнефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда Яңавылда нефть табыла. Нефтьчеләр төбәк үсешенә саллы өлеш кертә, алар ярдәмендә дистәләгән социаль һәм җитештерү объектлары сафка кертелә.
Шәһәрнең барлыкка килүенә төп сәбәпче булып торган, 90 еллык тарихын үз эченә алган тимер юлы узелында эшләүче династияләр барлыкка килә. Мальцевлар, Нургаяновлар, Шәвәлиевлар, Кислицыннар, Макаровлар, Артамоновлар, Котеговлар, Фартиевлар нәкъ шундыйлардан.
1991 елда Яңавылга шәһәр статусы бирелде. Анда бүген 40тан артык предприятие эшли, малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр саны меңнән узып киткән. Район бюджетында эшкуарлык өлеше 16 процент тәшкил итә. Район хакимияте тарафыннан бу тармакка 2 миллион 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Узган елда социаль структураны ныгытуга, төзелешкә, техника һәм җиһазлар алуга, реконструкция һәм капиталь ремонтка төрле дәрәҗә бюджетлардан 680 миллион 100 мең сум акча тотылган.
Яңавыл — авыл хуҗалыгы районы. Соңгы еллардагы күрсәткечләр бу тармакның алга китүе турында сөйли: басуларны яңа техника гизә, югары продукция бирергә сәләтле токымлы маллар саны арта, ит-сөт җитештерелә, биш хуҗалык “500 ферма” программасына кергән. Узган елда хуҗалыклар тарафыннан 64 берәмлек яңа техника сатып алынган.
Шулай ук, узган елда 25 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу исә шәһәрдә — 114, авыл җирендә 139 йорт дигән сүз. Ташламалардан файдаланучы гражданнарга төзелеш өчен җир бүлү юнәлешендә дә зур эш алып барыла, узган ел, мәсәлән, 290 гаиләгә җир участогы бирелгән.
Район җитәкчелеге, нәниләр өчен балалар бакчалары, мәктәпләр булдыра. Әлеге социаль объектларны төзекләндерүгә дә бик күп чыгымнар тотыла. Шулай ук балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бүленә. Районның “Орленок” һәм “Чулпан” лагерьлары ел саен меңгә якын баланы сәламәтләндерү һәм ял итү урыны булып тора.
Яңавыл — халыкка бик күп күренекле кешеләр биргән төбәк. Нурихан Фәттах, Гайнан Әмири, Риза Ишморат, Саҗидә Сөләйманова, Нәҗибә Сафина, Кәүсәрия Шәфыйкова, Рәдиф Тимершин, Әдип Маликов, Илдар һәм Нил Юзеевларның, илаһи тавыш иясе Радик Гәрәевның туган бишеге ул.
Башкортстанның төньяк капкасы да ул Яңавыл. Корыч характерлы, ныклы бәдәнле, бер сүзле кешеләр яши биредә. Чыннан да, кешеләр — төбәкнең иң зур байлыгы. Биредә татар, башкорт, урыс, удмурт, мари милләтләре вәкилләре кулга-кул тотынышып яши. Шушы ямьле, бай, күркәм районны озак еллар җитәкләүче Илшат Вазигатов максатны югары куя. Эштә үзенең ышанычлы командасына таяна. Һәркемгә билгеле — яхшы максатлар тормышка ашучан, яңавыллыларның да барысына да ирешәчәгенә шик юк.