“Гүзәллекне килә саклыйсы”. Авылдашыбызның беренче китабы шулай дип атала.Ул басылып чыккан 2007 елда ук автор белән очрашкан идек. Аның шигырьләре авылдашларның күңелен яулады, чөнки якташыбызның иҗаты үзәгендә – туган авылы, табигате, кешеләре, аларның язмышы. Һәм дөньядагы беренче сулыш, беренче шатлыклар, ана мәхәббәте, балалык хыяллары белән бәйле туган йорт. Бу тема аның шигырьләрендә аеруча зур чагылыш тапкан. Наил Хәкимовның “Гүзәллекне күр генә” дигән икенче шигырьләр китабы авторның 80 яшьлек юбилее һәм сөекле әнисе Миңкамал апаның 110 еллыгы уңаеннан былтыр дөнья күрде. Күп кенә шигырьләрендә ана образына киң урын бирелгән.
Күптән инде әҗәл
ачкычларын
Алды кара гүрнең
салкыны.
Ләкин һич тә
безнең күңелләрдә
Сүнми аның йөрәк
ялкыны…
Шагыйрь үзе дә, әнә шул ана кебек, үз йөрәгендә кешеләргә, тормышка олы мәхәббәт йөртә, ул дөньяның һәр бизәгенә үлеп гашыйк. “Яшәү матур”, “Яратам сине, дөнья”, “Яшьлегемә кайтам” шигырьләрендә дөньяның яшәү сулышын шагыйрьләргә хас нечкәлек белән сиземли, шуларны шигъри юлларга коярга омтыла.
Кичәгә чакыруны Наил Хәйрулла улы бик шатланып кабул итте, чөнки туган якка кайту, туганнары, авылдашлары белән күрешү — үзе бер бәйрәм. Бу очрашу барыбыз өчен дә истәлекле вакыйга булды. Мәдәният йорты фойесында шагыйрьнең тормыш юлына багышланган стендлар, төрле материаллар һәм Хәкимовларның шәҗәрә агачы рәсеме дә игътибарны җәлеп итте.
Кичә Наил Хәкимнең “Әмиргә кайнар сәлам!” шигыре белән башланды. Авылдашларының алкышлары астында сәхнә түренә шагыйрь үзе чакырылды. Әмир мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Ергизова укучысы Гүзәл Хәкимова белән районда узган фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында “Якташыбыз Наил Хәким иҗаты” дигән бик бай һәм эчтәлекле эш белән җиңеп чыктылар. Башкортстанның атказанган укытучысы Ирина Фларит кызының чыгышы авылдашларыбызга да шагыйрьнең үзенә дә бик ошады. “Минем хезмәтемә бу беренче бәя бирү”, — диде автор. Укучылар Илина Мостафина һәм Алсу Хәбибова, район үзәгеннән килгән хезмәт ветераны Ләлә апа Бакиева шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Бибизина Хәкимова каенанасы, шагыйрьнең әнисе Миңкамал турында сөйләде һәм аңа багышлап язылган “Әниемә” шигырен укыды.
Наил Хәкимовның күп кенә шигырьләренә композитор Әбүбәкер Миңнеханов һәм үзе дә көйләр яза. Кичәдә Хәкимовларның нәсел гимны булган “Чын-хан”ның көен язган Әбүбәкер абый үзе дә катнашты һәм җырлар башкарды. Кечкенә Дарина Ергизова башкаруында ”Туган ягым” дигән җырны авылдашлар бик яратып тыңлады. Гүзәл Хәкимова шагыйрьнең Илшат Яппаров язган “Кара миләш” җырын ишеттерде. Наил абый “Йолдызлар атылганда” дигән шигыренә үзе көй язган. Очрашуга кайтыр алдыннан гына шагыйрь “Бүздәк кызлары” дигән шигырен иҗат итеп, аңа үзе көен дә язып алып кайткан.
Сәхнә түренә шагыйрьнең хатыны, иҗатына дәрт, илһам өстәп торучы Фәния Миңнебай кызын да чакырдык. Алар бергә 57 ел тату гомер кичерә. Фәния апа — кул эшләре остасы. Ул төрле корамалардан матур паласлар, юрганнар, мендәр тышлары, рәсемнәр ясый. Аның мәдәният йорты фойесында урнаштырылган күргәзмәсе янында кеше күп булды.
Кичәдә Наил абый шигырьләрен укыды. Моңарчы бер җыентыгына да кермәгән “Батырлар”, “Кайда?”, “Дөньялар булсын гел имин”, “Исеңдәме?” шигырьләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Очрашуга да якташыбыз буш кул белән кайтмаган. Кичәдә катнашкан район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Зөлфия Вәлиуллинага китапларын һәм “Уфа тарихы энциклопедиясе”н тапшырды. Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Зөһрә ӘСКАРОВА,
Әмир авылы китапханәчесе