Фестиваль үзәгенең “Европа” залында, Археология музеенда, Икътисад университетында, Русиянең Генераль консуллыгында һәм башка мәйданнарда чыгыш ясап, шагыйрь-юморист Башкортстанның Болгария белән мәдәни һәм әдәби багланышлары, республикабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү һәм фашистлар Германиясен җиңүдә Башкортстан халкының өлеше турында сөйләде. Ул урыс, башкорт һәм болгар телләрендә үзенең шигырьләрен укып ишеттерде. Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга аның Пейо Яворов шигырен башкорт телендә хисләнеп укуы бигрәк тә ошады. Башка тәрҗемәләр белән бергә әлеге шигырь бөек болгар шагыйренең яңа җыентыгында дөнья күрде. Ә Мар. Сәлимнең Элка Няголова болгар теленә тәрҗемә иткән шигырьләре “Знаци” альманахында басылды.
Славян шигъриятенең халыкара дәрәҗәсен күтәргән өчен Марсель Сәлимовка һәм украин шагыйрәсе Тетьяна Дзюбага Болгария укытучылары профсоюзының истәлекле “Җиңү-2015” бүләге тапшырылды.
Фестиваль кысаларында славян илләре шагыйрьләре Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты.
Фестиваль тәмамланганнан соң, Болгария журналистлар берлеге тарафыннан Мар. Сәлимнең иҗат кичәләре оештырылды. Кара диңгез буенда “Варна радиосы” сәнгать салонында ул язучылар, галимнәр, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты. Юморист Русиянең чын дуслары: Икътисадны үстерү институты директоры, академик Велико Иванов, Славян әдәбияты һәм сәнгате академиясе президенты Элка Няголова, Варнаның Ирекле университеты профессоры, Болгария журналистлары берлегенең төбәк җитәкчесе Георгий Калагларский, Халыкара журналистлар йорты директоры Георгий Недялков, Варна радиосының баш мөхәррире Матей Тодоров һәм башкалар белән ихлас аралашты. Болгариядәге хезмәттәшләре кунакка “Алтын ком” курорт зонасындагы Халыкара журналистлар йортын күрсәтте.
— Мин монда беренче тапкыр 33 ел элек килеп, ял итә-итә “Майлап-җайлап” исемле сатирик комедиямне язган идем, — диде язучы Кара диңгез буенда яшеллеккә төренеп утырган таныш йортны күргәч.
Софиядә Мар. Сәлимнең иҗат кичәсе “Журналист” салонында узды. Монда Болгариянең танылган язучылары һәм журналистлары, мәркәзнең медиаструктура хезмәткәрләре катнашты. Кичәне Болгария журналистлар берлеге рәисе Снежана Тодорова алып барды. Күренекле якташыбызга, болгар телендәге “Дуслык китабы”ның авторы Марсель Сәлимовка мөрәҗәгать итеп, ул болай диде:
— Сезнең белән очрашуга Русиядә яшәүче дусларын яраткан һәм хөрмәт иткән болгарлар килде. Алар өчен дуслык хисе бик кыйммәт. Без Сезне гел көтәбез һәм яратабыз!
Һәм ул, Ленинград дәүләт университетын тәмамлаган белгеч, саф урыс телендә Мар. Сәлимнең сатирик шигырен укып ишеттерде.
— Без бит — сезнең белән туганнар, — диде сатирик һәм болгар телендә шигырен укыды.
Ахырда Снежана Тодорова Русия Журналистлар берлегенең Федератив советы әгъзасы, Башкортстан журналистика ветераннары берләшмәсе рәисе Марсель Сәлимовка, башкорт-болгар журналистлары хезмәттәшлегенә зур өлеш керткән өчен Мактау бүләге тапшырды.
Туган ягына кайткач, “Алеко” (Болгария), Сергей Михалков (Русия), Николай Гоголь (Украина) исемендәге халыкара әдәби премияләр лауреаты Мар. Сәлим үз тәэссоратлары белән уртаклашты.
— Кешелек җәмгыятендә шигърият һәрвакыт халыкларны берләштерүче, туплаучы ролен уйнады. Һәм бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шигырьдә кешеләрнең иң асыл сыйфатлары гәүдәләнә. Бу җәһәттән поэзия — милләтнең җаны, бер генә кешенең түгел, ә милләтнең җан авазы, дип әйтергә була. Варнада үткәрелеп килгән шигърият фестивальләре бөтен славян илләрендәге шагыйрьләрне берләштерә һәм әлеге әдәби чаралар дөньяның каләм осталарын үзенә җәлеп итә, — диде күренекле юморист һәм, гадәтенчә, шаярып, өстәп куйды: — Мин Болгариядә Элка Няголова белән Снежана Тодорова, янә Габрово Халыкара юмор һәм сатира йорты директоры Татьяна Цанкова кебек сеңелләрем булуга бик шатмын!