+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 июнь 2015, 01:23

Рәхмәт сиңа, сабантуйлы авылкаем!

Шәһәр. Уфа шәһәре. Авыл баласы өчен мәркәзгә кунакка килү яисә монда уку, практика үтү – зур бәхет. Шәһәр безнең өчен әле сәер, могҗизалы булып тоела. Бигрәк тә төнге Уфа, төнлә җемелдәп янган утлар, прожекторлар күзнең явын ала. Ләкин озак кайтмый торсаң, авыл сагындыра. Балачакның хәтер төпкелендә калган вакыйгалар искә төшә. Уйланасың. Нишләп авыл да Уфа кебек кызыктырмаска тиеш әле? Кай җире белән ким? Менә шул вакытта инде кечкенә йөрәктә туган җиргә булган барлык мәхәббәт хисләре уяна, чәчәк ата. Авылны сагынып, бер дә юкка гына күпме шигырь һәм җыр язмыйлар икән!

“Бәй, мин дә авылымны сагындым бит. Имтиханнарымны уңышлы тапшырып бетердем, Аллаһка шөкер, “Кызыл таң” гәзитендә практикам дүшәмбедән генә башлана, әллә сабантуйга кайтып килим микән?” дигән уйга баттым. Ә нишләп кайтмаска, абыем да кайтадыр әле, аның белән кайтсам, акча да янга калыр.
Абый белән сөйләшеп, эшне җайлагач, кием-салымны җыеп, аның эштән кайтканын көтә башладым. Ай-һай, бик озакка сузылды эш вакыты. Чемоданнарымны җыеп, ашарга пешереп, ашап, тәлинкәләр юып, тагын ашап, тагын юып — әллә күпме эш эшләдем, ә ул һаман юк. Кичке 11дә генә килеп җитте абыем. Шатлыгым эчемә сыймады, берничә мәртәбә “ура” да кычкырып алдым. “Бүген сине өеңә үк кайтарып җиткереп булмас инде, безнең авылда гына кунарга туры килер”, — диде абыем. Әй кыен булды, хәтта шул кыен булганнан юлда йоклап киткәнмен.
Уянып: “Абый, безнең авылга ничә чакрым калды?” — дип сорадым, йокымсыраган тавыш белән. “Җиде”, — диде ул.
Мин тагын “ура” кычкырам! Нишләп кычкырмаска, кайтам бит, туган авылыма, сагынган төягемә кайтам! Менә кайтып төштек. Каршымда туган өем, төнге сәгать өч, инде дүртенче киткән. Әниләр күптән йоклаган. Өйгә шалтыратып: “Әни, мине чыгып алмыйсыңмыни?” дидем. Минут та үтмәде, әни каршымда иде инде. Абый әнигә: “Йоклап туйды да кайтам дип көйсезләнә башлады, шул бәбәйне ничек тыңламыйсың инде”, — дип шаярткан булды. Ә мин шатланам, нишләп шатланмаска, мин бит “өйдә-ә-ә”! Абыйның “бәбәй” дигәненә дә ачуланмадым. Әниемнең бәбәе булырга мин һәрвакыт риза! Әни белән сөйләшә-сәйләшә, әллә ничә чынаяк чәй эчеп ятуга, тышта яктыра башлаган иде инде. Әй, онытып торам, бүген Сабантуй булачак бит. Ә мин анда җырлаячакмын. Шундый уйлар белән йокыга киттем, ә башымда инде бүген җырлаячак җыр яңгырады:

Авыл киче, сине сагынып
Кайтам киткән эзләрдән...


Озак йоклаганмын, мин торганда сәгать 11 тула иде. Күрәсең, кичә нык арыткан. Барысы да Сабантуйга ашкына, урамнан выж да выж машиналар чаба. Иптәшләрем дә бик күп шалтыраткан, бәйрәмгә чакыралардыр инде. Мин юынып, киенүгә, районнан апамнар да кайтып төште. “Ә мин сезнең белән төшмим, мине егетем матайда килеп ала”, — дидем мин, мактанып.
Җилдердек бәйрәмгә, апамнар — машинада, ә без матайда, рәхәт! Шау-гөр килеп тора ялан. Әнә тәкә тора, димәк, көрәш әле башланмаган, ерактарак волейбол, футбол уеннары, гер күтәрү дә башланмаган әле. Ә мин сәхнә янына очып килдем. Анда дәртле, чагу биюләр! Берчә моңлы, берчә дәртле җырлар! Чиратым җитеп, мин дә сәхнә түренә менеп киттем. Хәзер сәхнәдән курыкмыйм инде, өйрәнеп беттем. Аннары, нигә куркырга? Авылдашлар ярата бит минем җырлаганны, тагын җырла дип сорап та алалар. Бу юлы да “Тагын җырла!” — дип кычкырдылар. Алдан әзерләнмәсәм дә, бер дә аптырап тормадым. Клуб мөдире Шәмгунә апа аны чакырып китердем дә сәхнә түрендә икәүләп җыр суздык:

Хәерле тусын иртәләр,
Кояшлы булсын һәр көн.
Кеше бәхет өчен туа,
Бәхетле булсын һәркем!


Җырлап туйгач, бәйрәм карарга киттем. Ул кешенең күплеге, һәммәсе нәрсә булса да эшли. Берсе багана башына менә, берсе капчык белән сугыша, футбол һәм волейбол уйныйлар, арыганнары хәтфә чирәмгә утырып ял итә. Мин гер күтәрүчеләр янына барырга булдым. Ну көчлеләр икән! Ә иң көчлесе дип 10нчы сыйныфта укучы батыр йөрәкле, акыллы, үзе тыйнак Илшат Галимшинны игълан иттеләр. Әнә шулай сабантуй гөрләп узды!
Кайтышлый безнең авыл янындагы Аккош күленә барып фотога төшәргә булдык. Күптән түгел генә өч аккош кайткан иде, берсе ялгыз, диләр. Ә минемчә, бер дә алай түгел. “Бәлки, өченчесе парлы аккошларның кызыдыр, ул әле үз парын тапмагандыр”, — дидем.
Авылга сабантуйга кайту, табигать кочагында назлану, аккош күле һавасын сулау — нинди зур куаныч! Бәхетемнән күккә ашардай булдым. Рәхмәт сиңа, сабантуйлы авылкаем!
Читайте нас: