Армия сафларында Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, ул иптәш егетләре белән бергә ул вакыттагы колхоз рәисе Рәис ага Баһаветдинов янына керә. Читкә чыгып китәргә белешмә алып булмасмы, янәсе. Акыллы җитәкче яшь көчләрне читкә җибәрәмени?!
— Малларга азык әзерләү заводы ачабыз, операторлар кирәк, — дип егетләрне колхоз эшенә дәртләндерә. Бераздан Шамил “ГАЗ-63” машинасында шофер булып эшли башлый. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, агроном дипломы алгач, яшь белгечне колхоздагы су сиптерү җайланмаларына җаваплы белгеч итеп куялар. Тиздән ул бригадир ярдәмчесе, хисапчы-агроном була. Кыскасы, башы-аягы белән колхоз эшенә чума, елдан-ел зуррак җаваплылык йөкли.
Соңгы 32 елда Шамил Байбәков – Салават исемендәге хуҗалыкта бригадир. Аның җаваплылыгындагы Югары Усылы, Садовка, Чоңгыл авыллары биләмәсенең чәчүлек мәйданы гына да 2000 гектар. Ә бит элек тулаем колхозның да бу кадәр җире юк иде, ди бригадир.
Без әлеге хуҗалыкта июнь башында ук булган идек.
Ул безгә биләмәләрен дә күрсәтеп йөрде. Бөртеклеләрне чәчү инде тәмамланган. Әнә кәбестә басуы, анда махсус агрегат кәбестә үсентеләре утырта, ә-әнә тегендә “МТЗ” тракторы чөгендер чәчә. “Печән өлгерде, костер да, кәҗә үләне дә ишелеп уңды. Шушы көннәрдә печәнгә төшәбез”, – дип янып йөри бригадир.
Шамил Байбәков — башы-аягы белән җиргә береккән, шушы хуҗалыкның һәр өлкәсен энәсеннән җебенә кадәр белүче кеше. Бүген ул Баһаветдиновлар династиясеннән өченче хуҗалык җитәкчесе кул астында эшли. Хуҗалык җитәкчесе өчен ул ышанычлы остаз, киңәшче.
Гаиләсе, тылы нык булган кеше генә халыкка шулай фидакарь хезмәт итә ала. Шамил Тимерша улының хәләле Рәвилә ханым да озак еллар шушы хуҗалыкта эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда. Гаиләдә менә дигән ике кыз үскән: Зөлфия — Уфада табиб-кардиолог, Лилия — Стәрлетамакта баш икътисадчы.
Күпләрне көнләштерерлек фидакарь җан Шамил Байбәков 60 яшьлек юбилеен тормышыннан зур канәгатьлек алып каршылый. Ә елмаюы элеккечә: якты, киң, эчкерсез...