+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июль 2015, 22:46

Июль. Ел фасылы

Җәй фасылы үзенең икенче аена керә. “Июль” атамасы безнең эрага кадәр 45 елда борынгы Рим полководецы Юлий Цезарь исеменнән алынган. Борынгы Рим календаренда бу ай 1700 елга кадәр елның бишенче ае булып йөргән.

Борынгы төрки җәдвәл-календарь буенча июльнең 21енә кадәр “Сәрәтан” (“Кысла”) ае бара, ә 22се көнне Кояш “Әсәд” (“Арслан”) йолдызлыгына килеп ирешә.
Июль кояш җәдвәлендә шушы йолдызлык исеме белән аталса да, аны сыйфатларга Өлкәр йолдызы алына. Таң вакытында офыкта бу йолдыз күренсә, җәй уртасы җитүен билгели.
Урыс халкы аны, юкәнең чәчәк атуы белән бәйләп, “липец” дип тә, печән хәстәрләү чорын күздә тотып, “сеностав” дип тә, без “челлә” дигән шикелле, “жарник” дип тә атаганнар.
Атаклы натуралист В. Бианкиның “Унике ай турында кояшлы поэма” китабында 21 июльдән башлап 13 көн “кошчыклар ае” дип атала.
Татар халкы аны “челлә” ае дип атап йөрткән. Фарсы теленнән кергән “челлә” сүзе бик эссе яки суык кырык көнлек вакытны белдерә. Телебездә “җәйге челлә”, “кышкы челлә” дигән төшенчәләр бар. Беренчесе — 25 июньнән 5 августка кадәр, икенчесе — 25 декабрьдән 5 февральгә кадәр дәвам иткән. Июль тулысынча җәйге челлә эченә кереп бетә.
Бу айда җир җиләге, кура җиләге, шомырт һәм чия өлгерә. 30-40 төрле үсемлек, шул исәптән юкә чәчәк ата. Шуңа да бу айны “балкуар ай” дип йөрткәннәр.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 — Бөтендөнья архитектура көне;
2 — Халыкара спорт журналисты көне; Кушнаренко педагогия колледжы оештырылуга 25 ел (1990); Язучы Сәлах Кулибайның тууына 105 ел (1910-76); Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Абдулхак Игебаевка 85 яшь (1930).
3 — ЮХХДИ хезмәт­кәрләре көне.
4 — Халыкара кооперация көне.
5 — Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне.
7 — шагыйрь Хәниф Кәримнең тууына 105 ел (1910-83);
Башкортстанның халык артисткасы Рәмилә Сәлимгәрәевага 65 яшь (1950).
8 — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
10 — Русиянең хәрби дан көне. Русия армиясенең Полтава сугышында шведларны җиңү көне (1709 ел).
11 — Бөтендөнья Җирдә яшәүче халыклар көне.
12 — Русия почтасы көне;
Балыкчылар көне.
13 — Кадер кичәсе.
17 — Ураза бәйрәме.
19 — Металлурглар көне.
20 — Халыкара шахмат көне.
22 — Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Шәүрә Морта­зинаның тууына 90 ел (1925-2002).
23 – Башкортстан аграр университеты оештырылуга 85 ел (1930)
25 – шагыйрь Низам Кәрипнең тууына 110 ел (1905-42).
26 — Сәүдә хез­мәт­кәрләре көне; Хәрби-диңгез флоты көне.
29 — мәгърифәтче Гали Рәфыйкинең тууына 125 ел (1890-1944).
Читайте нас: