Ел саен июль азагында hәм август башында Уфаның “Дуслык монументы” пристаненнан ак пароход хозур сәфәргә юллана. Бөек Болгарга сәяхәт кылучы пароходта республикабызның танылган мәдәният хезмәткәрләре, җырчылар, шагыйрьләр, композиторлар, сәнгать сөючеләр булачак. Сәфәрнең төп максаты — ата-бабаларыбызның изге җиренә —Бөек Болгарга зиярәт кылу. Борынгы болгарлар нәкъ биредә үзенең кыйбласын билгеләгән, дан-шөhрәте таралган халык буларак та шушында танылган.
Билгеле ки, элек-электән “Төньяк Мәккә” галимнәр, шагыйрьләр, дәүләт hәм җәмәгать эшлеклеләрендә зур кызыксыну уяткан. Бу җирләргә сәяхәт кылганнан соң, Петр I Русиядәге тарихи-архитектур ядкарьләрне саклау турында беренче фәрман чыгара. Бүгенге көндә дә Болгар шәhәрендә сакланып калган Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш мавзолейлары, Хан төрбәсе, Олы hәм Кече манаралар, соңгы елларда төзелгән Ак мәчет, Икмәк музее, остаханәләр, Үзәк музей сәфәрчеләрне үзенә тарта.
22 ел элек Уфа шәhәренең “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге беренче тапкыр теплоходта Уфа — Сергеевка — Түбән Кама — Болгар — Казан — Яр Чалы-Уфа маршруты буенча “Болгарга сәяхәт” программасын оештырды. Узган еллар эчендә бу грандиоз супер-программада татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Ильясов, Рөстәм Маликов, Фәдис Ганиев, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Радик Динәхмәтов, Рәсим Низамов, Илсөя Бәдретдинова, Әлфия Юлчурина, Шамил Хәмәдинуров, Рамил Хаҗиев, композиторлар Роза Сәхәветдинова, Салават Низаметдинов, Луиза Батыр-Болгари, Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар, Альбина Имаева, Фәүзә Гасакирова, прозаиклар һәм драматурглар — Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Кояш Тимбикова, Тайфур Сәгыйтов, шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин, Сафуан Әлибаев, Рәдиф Гаташ, Гөлфия Юнысова, Марис Нәзиров, Мөдәрис Әгъләмов, Фәния Чанышева, Рамил Чурагулов һәм башкалар катнашты. Быелгы сәяхәт милли мәдәнияткә зур өлеш керткән шәхескә — популяр эстрада җырчысы, Татарстанның халык, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновка багышлана. Үзенең иҗат юлын Башкортстаннан башлаган, сәнгатебездә үз урынын тапкан, популярлыгы белән феноменга әйләнгән Салават Фәтхетдинов белән якыннан очрашу, аны сәхнәдән тыңлау, сәхнә садугачы белән аралашу-серләшү күпләр өчен көтелмәгән ачыш булачак.
Сәфәрнең бер минуты да бушка узмаячак: һәр көн иртә урындагы “Рамазан” радиосы аша тапшырылган азан белән башланып китә, алдан әзерләнгән дүрт-биш мәдәни чара күңелләрне баету, фикерне тирәнәйтү максатында оештырыла. Шул ук вакытта сәяхәт барышында hәр кеше үзенчә ял итәргә дә өлгерәчәк: студентлар дискотеканы хуш күрер, олыраклар гармунга кушылып җырлар, биерләр, балалар яратып “Рамазан” мәдрәсәсенә йөриячәк, кемдер кояшта кызыныр яисә су коеныр. Оештыручылар hәркемнең күңелен күрергә тырышачак: сабантуйда, конкурста җиңүчеләр, мәдәни чараларда актив катнашучылар, сәфәргә озак еллар буе баручылар махсус призларга лаек булачак, әти-әниләренә путевка сатып алган улларга, кызларга “Игелекле бала” бүләкләре тапшырылачак.
Узган елларда сәфәрчеләрне гаҗәпкә калдырганы — пароход тукталган урыннарда чәкчәк, икмәк-тоз, курай-гармуннар, ансамбльләр белән тантаналы каршы алулар, автобусларга утыртып кунак итүләр булды. Быел да hәр шәhәрдә Башкортстан кунакларын хакимият башлыклары үзләре яр буена чыгып тәбрикләячәк. Мондый сәфәргә Салават башкорт дәүләт драма театрында озак еллар буе эшләгән Н. Байкова түбәндәге бәяне бирде: “Болгарга сәяхәт” хакында элек ишеткәнем бар иде. Әмма бу программаның шундый оста hәм фәhемле оештырылуын күз алдыма да китерми идем. Алдагы елда сәфәргә театрның бөтен артистларын алып киләчәкмен. Алар да бу хозурлыкны күрсен”.