+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июль 2015, 22:40

Серле күз яшьләре

Пакистанда яшәүче Фатыйма исемле кыз үзенең күз яшьләре ярдәмендә танылу алган.

Кызчык дөньяга аваз салган көннән башлап бер тапкыр да еламаган. Әти-әнисе моны кызның тормышны ярату һәм һәрвакыт уңай хис-тойгылар кичерүе белән аңлата. Үсә төшкәч, әнисе кызны ризык әзерләргә җәлеп итә башлый һәм бер көнне суган турау эшен тапшыра. Шунда Фатыйманың күзеннән гадәти яшь түгел, ә каты кристаллар коела башлый. Әти-әнисе бик гаҗәпләнә һәм моны сер итеп сакларга була.
Шулай ел артыннан ел үтә. Фатыйманың әтисе, ювелир буларак, кызының гади булмаган күз яшен тикшерә башлый. Ул әлеге кристалларны эшкәртеп булуына, аларның алмазга тиң структурага ия икәненә төшенә. Тиздән кызның күз яшеннән ясалган эшләнмәләр сатыла башлый һәм халык арасында популярлык яулый. Ә Фатыйманың әти-әнисе сер саклавын дәвам итә.
Бу вакыйга бизәнгеч бер ювелирның кулына эләккәнче дәвам итә. Ул аның табигый түгел, ә ясалма икәнен ачыклый. Кристаллар әлегә кадәр билгеле булмаган пластмассадан тора. Бу уникаль очрак турындагы мәгълүмат тиз арада белгечләргә барып җитә, әмма алар моңа аңлатма бирә алмаган.
Читайте нас: