+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июль 2015, 01:28

Яңа Бишенденең бизәкләре

Авылның 145 еллыгы билгеләнде.Туймазы районында “Бишенде” атамалы дүрт авыл исәпләнә. Болар – Каран Бишенде, Югары, Түбән һәм Яңа Бишенде авыллары. Тамырлары уртак булса да, аларның һәркайсының үз тарихы. Соңгы чорда сигезенче тапкыр оештырылучы “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә Яңа Бишенде халкы туган авылының 145 еллыгын билгеләде.

Авылның төгәл генә кайчан барлыкка килүе турында тарихи чыганаклар табылмаса да, моны башка юллар белән ачыкларга мөмкин. Авыл зиратында, мәсәлән, борынгы кабер ташлары сакланган. Алардагы язмалардан хәзерге Яңа Бишендегә ХIХ гасырның 70нче елларында нигез салынуы фаразлана. Шәҗәрәләр исә бу юнәлештә тагын да төгәлрәк мәгълүмат бирергә сәләтле. Хәзерге вакытта авылның иң өлкән аксакал­ларының берсе — Әхмәтшакир Баһаветдинов үзенең җиде буынга кадәр нәсел агачын яттан белә. Шәҗәрәне ул әтисе сөйләгән­нәрдән язып алган. Гарәфетдиннең 1870 елда туганлыгы билгеле. Аңа әтисе Баһаветдин Гарәфетдин улының авыл нәкъ менә Югары Бишендедән күченгән елда дөньяга килгәнлеген дә әйтеп калдырган. Шулай итеп, Әхмәтшакир аганың әтисе Гарәфетдин тарихка Яңа Бишенденең яшьтәше буларак кереп кала.
Авыл бәйрәмен ачу тантанасындагы чыгышында Югары Бишенде авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Миңнуллин Яңа Бишенденең тарихы бай булу белән бергә, бүгенгесенең якты, матур икәнлеген дә билгеләде. Мәсәлән, Яңа Бишенде районның иң төзек авыллары исемлегенең башында тора. Район хакимияте игълан иткән конкурсларда берничә тапкыр җиңүче булып танылган. Хәзерге вакытта төбәктә йөздән артык шәхси ихата исәпләнә, күпчелекне пенсия яшендәгеләр тәшкил итсә дә, алар да мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп тормыш көтә. Яшьрәкләр исә, нигездә, Октябрьский, Туймазы шәһәр­ләрендә эшли, малтабарлык белән шөгыльләнү­челәр дә байтак. Иң мөһиме — авыл яши, биредә хуҗасыз, ташландык ихаталар тапмассың. Һәр елда авылга ямь биреп, яңа йортлар кү­тәрелә, абзар-куралар, койма-капкалар яңар­тыла.
Авыл хакимияте башлыгы билгеләвенчә, Яңа Бишен­дедәге социаль мәсьәләләрне хәл итүгә соңгы елларда якташ малтабарлар зур өлеш кертә. Октябрь­скийның “Альтернатива” җәмгыяте җитәкчесе, шәһәр округы депутаты Раил Фәхретдинов – туган төбәге өчен җан атып торучы, авылдашлары хәстәрлекләре белән яшәүче кешеләрнең берсе. Аның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән авылда мәчет күтәрелде, күләмле төзек­ләндерү эшләре бара, юллар яңартыла, урамнар тәртипкә китерелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яугирләр һәм тыл батырлары истәлегенә Хәрби дан мемориаль комплексы сафка басты.
2013 елда авылның үткәнен барлап, төбәктән чыккан күренекле шәхесләр, Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл хезмәткәрләре турында Раил Фәхретдиновның “Яңа Бишенде: тарих, кешеләр, вакыйгалар” китабы басылып чыккан иде. Ул тиз арада таралып та бетте, хәзер исә яңа табылган чыганаклар нигезен­дә китапның тулыландырылган басмасы әзерләнә. Авылдашларын бәйрәм белән ихлас тәбрикләп, Раил Камил улы якташларын истәлекләре белән уртаклашырга чакырды. Фото һәм документаль материаллар, солдат хатлары, өлкән буын вәкилләренең хатирәләре дә авыл китабында лаеклы урын алачак.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме моңарчы төрле вакытта үткәрелде. Авылдашлары белән киңәшләшеп, Раил Фәхретдинов бу чараны һәр елны июньнең өченче шим­бәсендә үткәрү тәкъдиме бе­лән чыкты. Якташлары моны зур канәгатьләнү белән кабул итте.
Бу җәһәттән шуны да бил­геләү мөһим: милләтпәрвәр шәхес буларак, Раил Фәх­ретдиновны “Кызыл таң” белән дустанә эшлекле мөнәсә­бәтләр бәйли. Гәзи­тебезне яратып уку белән бергә, ул аны тарату хәстәрен дә күрә. Шушы уңайдан озак еллар дәвамында уңышлы хезмәт­тәшлеге өчен Раил Фәх­ретдиновка “Кызыл таң”ның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Авыл бәйрәмнәре ихласлык, дуслык-туганлык белән аерылып тора. Авыл янәшә­сендәге элекке Алмалык бакчасындагы акланда бу юлы да шундый хисләр өстенлек итте. Якташлары Мәсгуть Гал­ләмов һәм Рамил Фәхретдинов сәхнә түреннән авылдашларын тәбрикләде, шигъри сәламнәр җиткерде.
Чараның иганәчесе сыйфатында чыгыш ясаган “Альтернатива” җәмгыяте Яңа Бишенде авылы халкына бәй­рәмгә саллы гына бүләкләр әзерләгән. Иң тәүдә сәхнәгә агымдагы елда 50 яшьтән алып 85 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләгән юбилярлар чакырылды. Алар арасында Рөстәм ага Сәйфуллин да бар, ул быел 85 яшен тутырган. Моннан тыш, авылның үрнәкле гаиләләренә, матур шәхси ихата, иң төзек йорт хуҗаларына – барлыгы ике дистәдән артык номинация буенча – кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Кәнзия Газиева белән Рәшидә Галләмова, мәсәлән, йорт алларын чәчкәгә күмеп гомер кичерәләр, шуңа да бүләккә дә, хөрмәткә дә лаек алар. Гомумән, бәйрәмне оештыручылар авылның уңган-булдыклы, итагатьле-тәртипле бер генә кешесен дә игътибардан читтә калдырмаган. Авылда хәзерге вакытта гомер ки­черүче иң өлкәне дә, иң кечесе дә бүләк алды, быел колледж тәмамлаучылар, Русия Ар­миясеннән хезмәттән кайтучылар да дәртлән­дерелде хәтта.
Яңа Бишенде авылы халкы һәм бәйрәм кунаклары Октябрьский сәнгать колледжы укучылары чыгышларына күптән күнегеп беткән. Быелгы чарада да алар яңа концерт программасы белән куандырды. Атап әйткәндә, “Аяз” фольклор ансамбле биюләре югары сәнгати осталыкта башкарылуы белән аерылып торды. Җырчы Руслан Исламов, баянчы Азат Тимеркәев чыгышлары ихласлыгы белән таң калдырды. Гомумән, колледж­ның иҗади коллективы бәйрәмнең ямен нык күтәрде. Авылның үзешчән сәнгать осталары чыгышлары да бәйрәмнең мәдәни программасын тулыландырды.
Авыл бәйрәме сабантуй рәвешендә дәвам итте. Әйткәндәй, спорт бәйгеләре киң программа буенча барды, футбол һәм волейбол буенча турнирлар үтте, көрәшчеләр көч сынашты. Шунысы игътибарга лаек: авыл халкы да, кунаклар да уеннарда күмәк катнашты. Бер сүз белән әйткәндә, авыл бәйрәмендә яңабишенделеләр дуслык-туганлык җепләренең ныклыгын, авылдашларның бердәмлеген янә бер кат исбатлады. Бәйрәм чараларын килешле итеп һәм югары дәрәҗәдә нәфис сүз осталары Фәния Гафарова һәм Зоя Сафина алып барды.
Читайте нас: