+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 июль 2015, 21:50

Телефоныңны урласалар...

Иң тәүдә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.“Улыма туган көненә кыйммәтле телефон бүләк иткән идек. Озак куллана алмады, җәмәгать транспортында урладылар. Аны табу мөмкинме? Моның өчен без кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш?”Нәзилә ХУҖИНА. Октябрьский шәһәре.

Телефонны бүген кайда да урлыйлар: урамда да, кибеткә кереп чыккан арада да, дәваханәдә чиратта торганда да... Берәүләр югалтуга кул селтәп, шундук яңа телефон алса, икенчеләр җиң сызганып эзләргә тотына. Әзләү күп вакыт һәм көч таләп итә, әмма телефонның табылуына бернинди гарантия юк.

Телефоныгыздан “колак кагу” белән үк, полициягә барып, гариза языгыз. Җинаять эше кузгату өчен телефонны “югалды” дип түгел, ә “урладылар” дип язу мөһим. Исем-фамилиягезне, телефоныгызны кайда һәм кайчан урлаганнарын, аның моделен һәм нинди төстә булуын күрсәтеп, ирекле формада гариза языла. Гаризада, шулай ук, телефонның IMEI номеры да язылырга тиеш. IMEI — телефон турындагы барлык мәгълүматны үз эченә алучы 15 саннан торган код. Ул дүрт урында күрсәтелә: аппаратның эчендә, аккумулятор астында, телефонның тышында һәм гарантия талонында. Әлеге кодны белүнең тагын да бер юлы — *#06# җыйсагыз, шундук экранга чыгачак. Шуңа күрә, бәлки кирәге чыгар дип, бүген үк куен дәфтәренә күчереп язып куя аласыз.

Әлеге код ярдәмендә GSM киңлегендә телефонның кайда икәнен күреп була. Әмма Русиядә закон буенча оператор телефонның кайда булуын бары тик полиция мөрәҗәгате буенча гына әйтә ала. Бу эш вакытны суза, тәҗрибәле каракларның ул арада IMEIны алыштырып куюы да бар. Ә ул үзгәрсә — телефонны табып булмаячак.
Буш вакытыгыз булганда кулланылган телефоннар сатыла торган кибетләргә керегез. Бәлки киштәдә сезнең телефон булыр. Кибеттә тапкан очракта, шундук полициягә хәбәр итәргә кирәк, телефон сезгә кайтарылачак.
Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә урланган телефонны табу җиңел түгел. Полициядә меңләгән гариза ята. Әмма сезнеке дә анда ятса, начар булмас. Бәлки 1-2 айдан карак башка җинаять буенча кулга алыныр һәм аның кесәсендә сезнең телефон булыр. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый хәлләр еш очрый. Гариза язганнан соң, 2-3 ел үтеп, телефон табылган очраклар да була.

Мондый күңелсез хәл кабатланмасын өчен игътибарлы булырга кирәк. Кыйммәтле телефоныгызны җәмәгать урыннарында сумкадан яисә кесәдән чыгармагыз.
Читайте нас: