Рәхилә апа Маннапова белән без Ярмәкәй районында эш сәфәре вакытында таныштык. Дөресрәге, ул тәмамланып килгәндә безнең янга теремек кенә бер абзый килде дә: “Башкала кунакларын чәйсез җибәрмибез, безгә барабыз!” — диде. Кайтасы юл ерак, чәйләр дә эчелгән, вакыт та, форсат та юк. Әмма ниндидер бер көч бу абзый артыннан ияртте безне. Баксаң, Нуриәхмәт Михнеәхмәт улы Маннаповның сүзен кире кагучылар, чыннан да, сирәк икән.
Капканы ачып, безне ихатага үткәрүгә, каршыга Рәхилә апа килеп чыкты. Ах, теге таныш балкыш! Керфек очындагы нур шунда ук ишек алдындагы чәчәкләрдә биеште, салават күпере төсләрендәге ташлардан салынган сукмак буйлап йөгереп узды, янә әйләнеп кайтып, хуҗабикәнең чибәр йөзен балкытты. Ихатадагы чәчәк түтәлләре, су савытлары, матурлык өчен куелган сыннар — һәр җирдә дә нәфислек һәм җанга якын шушы балкыш. Йорт эчен әйтеп торасы да түгел! Беравык телсез торсак та, бу кешеләр белән тизрәк якыннан танышу теләге телгә китерде һәм сораулар бирә-бирә бер гүзәл тормыш кыйссасы тыңладык.
Рәхилә апа 27 яшендә 5 һәм 6 яшьлек ике бала белән ялгыз калган. Аларны аякка бастырганда, медицина хезмәткәре булса да, ирләр генә башкара алган авыр хезмәткә өстенлек биргән – Уфадагы бер заводта эретеп ябыштыручы, тагын берничә ел икмәк ташый торган машинада водитель... Туксанынчы елларда аңа сырхау әнисен карарга авылга, Ярмәкәй районына кайтырга туры килгән. Заманы нинди иде бит әле – нык бәдәнле ирләрне дә бөгә торган...
Районда Рәхиләне колач җәеп, эш урыны әзерләп көтеп тормыйлар, билгеле. Әмма компьютер курсларында белем алса, перспектива бар икәнен искәртәләр. Ни хәл итәсең, хатын ике баласын, сырхау әнисен калдырып, янә Уфага юллана. Биредә ул үзеннән күпкә кечерәк егет һәм кызлар белән беррәттән курслар тәмамлый һәм район үзәгенә кайта. Анда Пенсия фондында эш табыла.
Шулай акрын гына тормыш көйләнә бара. Әмма... Их шушы ялгызлыкны! Төнге сердәш — парсыз, суык мендәр. Иртән торуга син берүзең хәл итәсе мәсьәләләр тезелешеп баскан. Кунакка барсаң, урының өстәл читендә яки казан янында. Әллә ничә ел ахирәт булып йөргәннәр кәкре генә ирен көнләшә башлый... Бу хәлдә хатыннар нишли? Кайберләр колач җәеп ир эзләргә керешә. Нинди юл белән, нәрсә бәрабәренә булса да! Кайберәүләр үз эченә йомыла, һәркемне дошман күрә. Бәхеткә, андыйлар күпчелек түгел. Хатын-кызга Ходай биргән изге вазыйфа — ана булу барысын да җиңә һәм күпчелек балалар өчен яши башлый. Рәхилә дә бар дөньясын онытып, тормыш йөген тартырга тотына. Ихата тулы мал, бакчада җиләк-җимеш. Башта тик бер уй, балаларны аякка бастыру, авыру әнигә хөрмәт күрсәтү. Ә пар бәхет... Кирәк кешене ул үзе эзләп таба!
Рәхилә апа Пенсия фондында эшләгән чорда йомыш белән кергән бер өлкән парга сокланып карый. Наҗия апа белән Нуриәхмәт абый Маннаповларны ихтирам итеп каршы алучылар бер ул гына түгел, билгеле. Алар районда бик хөрмәтле кешеләр, күркәм гаилә.
Ә бер көнне Нуриәхмәт абый ялгызы гына килеп керә. Аны күреп, Рәхилә апаның йөрәге өшеп куя — кайчандыр нык-нык басып йөргән абзаңның адымнары салмакланган, күзләрен сагыш баскан, ике кулы камчы кебек асылынып төшкән. Баксаң, Наҗия апа кинәт кенә чирләп, вафат булган, ул ялгызы торып калган икән. Уллары күптән инде үз тормышлары белән яшәгәнгә, әти кеше аларны борчырга теләмичә, берүзе көн күреп ята...
Шулай торрмыш дәвам итә, һәркемнең үз хәсрәте, мәшәкате, дигәндәй... Ә бер көнне Нуриәхмәт абзый Рәхилә апаларга килеп керә. Аны күреп, әнисе Рәйсә апа югалып кала. Нуриәхмәт абый колхоз рәисе булып эшләгәндә, ул савучы булган. Бүген ни йомыш төште икән? Ә көтелмәгән кунак: “Син, Рәйсә, миңа кызыңны бирәсеңме, мин аның кулын сорарга килдем бит”, — дигәч, бөтенләй егылып китәрдәй була. Кайчандыр колхозны “дер” селкетеп тоткан рәискә ишетелер-ишетелмәс кенә: “Ярааар”, — диюдән башка чара табалмый элекке савучы. Рәхилә дә һич көтмәгән бу тәкъдимнән коелып төшә, әмма: “Мин дүшәмбе көнгә кадәр уйлыйм әле”, — дияргә кыюлык таба. Ә Нуриәхмәт абыйның үз туксаны туксан: “Юк, риза булгансыз икән инде, иртәгә — никах!” — дип ярып сала. Аның үз уе — дүшәмбе көн эшкә барса, кире сөйләүчеләр табылыр, тимерне кызуында сугарга кирәк! Рәхилә апа: “Андый табынны кәләш ягында үткәрәләр, безнең әзерлек тә юк бит әле!” — дип тә әйтеп карый. Әмма: “Анда барысы әзер!” — дигән җавап аны янә “коралсыз” калдыра.
Икенче көнгә кияү йортында табын җыела. Никах буласы һәркемгә билгеле, әмма кәләшнең кем буласын өч кенә кеше белә — “яшьләр” үзләре дә, Рәйсә апа. Яшьләр дигәннән — кияү кәләштән 20 яшькә олырак. Оста куллы, уңган Рәхиләне, гадәттәгечә, табын әзерләшергә килгән дип беләләр. Ә мулла килеп, ул, ак яулыгын бәйләп, кияү яныннан урын алгач, бөтен кеше һушсыз кала...
Шулай яңа тормыш башлана. Имеш-мимешләрне күп ишетергә туры килә. “Түзеп торсаң, торырсың инде, балакай!” Яисә: “Бер ел түгел, бер ай яшәсәң дә бәхетле булырсың!” Ә Нуриәхмәткә: “Торып карар да юк булыр”, — диючеләр дә күп була. Әмма бүгенгә кадәресе — бәхет! Рәхилә һәм Нуриәхмәт Маннаповларны Ярмәкәйдә белмәгән кеше сирәктер. Нуриәхмәт ага — Ветераннар советы рәисе. Аның эшен республика күләмендә дә югары бәялиләр.
Маннаповлар, ике оя балаларын туганнар, дусларны тигез күреп, менә инде 12 ел бергә гомер кичерәләр. Рәхилә апаның балалары Нуриәхмәт абыйга бик тиз “әткәй” дип дәшә башлый. Кемнең үз гомерендә бер тапкыр булса да шушы газиз сүзне әйтәсе килмәс?! Менә шулай, кайчандыр ялгыз булган ике җан көл өстенә учак яккан һәм бүген килеп, бергә балкый...