Килдек, дуслар, Идел-диңгез кичеп...
ШОС халыкара оешмасы 2001 елда төзелеп, Кытай, Русия, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстанны үз эченә ала. Аларның гомум мәйданы – 30 миллион квадрат километр, ягъни Евразия территориясенең 60 процентын тәшкил итә. Анда планета халкының чиреге көн күрә, Америка Кушма Штатларыннан соң дөньяда иң куәтле булып саналучы Кытай икътисадын үз эченә ала. Оешма әлеге илләрдә тотрыклылык һәм хәвефсезлекне ныгыту, террорчылык, сепаратизм, экстремизм, наркотрафикка каршы көрәш һәм икътисади хезмәттәшлек, энергетика өлкәсендә партнерлык, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлекне максат итеп куя.2001 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасын төзү турында беренче декларация, террорчылык, сепаратизм һәм экстремизмга каршы көрәш турында Шанхай конвенциясе кабул ителде, шулай ук “Шанхай бишлеге”нә Үзбәкстанның керүе турында белдерү ясалды. 2002 елда Санкт-Петербургта ШОС илләре җитәкчеләренең декларациясе һәм төп устав документы булган ШОС Хартиясенә кул куелды. 2003 елда Мәскәүдә узган саммит вакытында ШОСның Пекиндагы Штаб-фатиры секретариаты һәм Террорчылыкка каршы төбәк структурасы (РАТС) барлыкка килде. Анда катнашкан ил башлыклары террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләсен күтәрде. Биредә 30 документка кул куелды. Аннан соң узган саммитлар шушы юлны дәвам итте.