Земфира Шакир кызы бүген 50 яшьлек матур гомер бәйрәмен билгели. Дүртөйле районы һәм шәһәре ветеринария станциясендә бухгалтер-кассир вазыйфасында хезмәт салучы ханымның коллективта абруе зур. Басынкы, күркәм холкы, ярдәмчел, әдәпле булуы, уңганлыгы, тирән белеме, үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белүе өчен хөрмәт итә аны хезмәттәшләре.
— Земфира Шакир кызы турында бары тик мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин, — ди ветеринария станциясе җитәкчесе Илдар Сафуан улы Казыйханов. — Исәп-хисап эше төгәллекне, намуслы булуны таләп итә. Бу күзлектән караганда да Земфира Шакир кызы үз урынындагы кеше. Коллективыбызда хезмәт салу чорында аның хәтта бер генә җитешсезлек, хата җибәргәне булмады. Хезмәттәшебезне, юбилее белән ихлас тәбрикләп, күңел түребездәге иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сәламәт булсын, һәрчак көчле рухлы, сөйкемле булып калуын телибез!
Земфира Шакир кызы Фәхруллина чыгышы белән Дүртөйле районының Коралачык авылыннан. Тату, матур гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга аваз сала ул. Әти-әнисе, абыйсы һәм ике апасы сөю-назга чорнап үстерә аны. Кешенең бик күп сыйфатлары геннардан килә ди бит галимнәр. Земфирада да уңганлык, тырышлык, максатчанлык кебек күркәм сыйфатлар кечкенәдән күренә: ул бик иртә кул арасына керә башлый, әнисеннән тегү, чигү, бәйләү сыман кул эшләренә өйрәнә. Мәктәптә тә тик яхшы билгеләргә генә укый. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Әйткәндәй, ике апасы да исәп-хисап эшен сайлаган.
Күрше Манчар авылы егете Ришат белән яратышып өйләнешәләр. Яшь гаилә Сургут шәһәренә күченеп китә. Тырыш пар чит-ят җирләрдә дә югалып калмый: менә дигән эш урыннары да, фатирлары да барлыкка килә. Дөньяларына ямь өстәп, уллары Ринат һәм кызлары Регина туа.
— Себер ягы климатының үзенчәлекләрен өйрәнеп, матур итеп бакча, җиләк-җимеш үстереп яшәдек, — ди еллар артында калган кадерле дә, моңсу да хатирәләрен барлап, Земфира Шакир кызы. — Ирем шулкадәр күңел җылысын биреп тәрбияли иде бакчабызны! Үзе һәлак булган елны алмагачлары шау чәчәктә иде...
Бер баласына — 10, икенчесенә 7 яшь булганда Земфира тол кала. Ире эш урынында фаҗигале рәвештә һәлак була.
— Дөм караңгылыкта калгандай булдым. Яшәү дәртем сүнде, бу дөнья белән мине бары тик балаларым гына бәйләгәндәй тоелды. Алар хакына үз-үземне кулга алдым, бөтен көчемне туплап яшәдем, эшләдем, — ди мәкаләбез герое. — Сургуттагы фатирыбызны, бакчабызны сатып туган якка кайттык. Дүртөйле шәһәреннән торак алдым, һөнәрем буенча эшкә кердем.
— Улым Башкортстан дәүләт университетының юридик, кызым философия факультетын уңышлы тәмамлады. Икесенең дә яхшы эш урыннары, фатирлары бар. Алар өчен сөенеп яшим. Яныма кунакка да еш кайта кадерлеләрем, — ди әңгәмәдәшем.
Сөекле тормыш иптәшен югалтуга инде 20 ел, ә ул аны бүген дә сагынып, юксынып яши.
— Тормышымда урын алырга теләгән ир-егетләр булса да, берсе дә Ришатымны алыштыра алмас дип уйладым, — ди ул. — Ялгыз канат кагу читен булса да, мин үземне бәхетле кешеләр исәбенә кертәм: “әни” дип өзелеп торучы балаларым, яраткан эшем, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер туганнарым, хезмәттәшләрем бар.