+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 июль 2015, 23:39

Һавада “эрегән” кешеләр

Аларның ничек юкка чыгуын берничек тә аңлата алмыйлар.Күңелсез статистикага ярашлы, дөньяда көн саен йөзләрчә, меңнәрчә кеше югала. Күпмедер вакыт үткәннән соң аларның кайберләре исән килеш табылса да, бөтенләй табылмаганнары да бик күп. Менә шундыйлар арасында башка кешеләрнең күз алдында юкка чыкканнары, һавада “эреп” югалганнары да бар.

Маура Мюррей

2004 елның 9 февралендә АКШның Массачусетс университеты студенткасы үзенең эш бирүчесенә (уку белән бер үк вакытта эшләп тә йөргән була) һәм берничә укытучысына, бер якын туганы вафат булу сәбәпле, шәһәрдән тиз арада китәргә мәҗбүр булуы турында компьютерыннан электрон хат җибәрә. Шул ук төндә ул Нью-Гэмпшир штатының Вудсвиль шәһәрчегеннән ерак та түгел юл фаҗигасенә тарый – үз машинасында бер агачка барып бәрелә. Шунысы да сәер: ике көн элек кенә шул ук урында тагын бер автоһәлакәт очрагы теркәлгән була.
Үтеп баручы автобус шоферы Маурага ярдәм тәкъдим итсә дә, кыз баш тарта. Шофер, якындагы телефонга барып җитү белән, барыбер ашыгыч ярдәм чакырта, ләкин тиз арада килеп җиткән полицейскийлар авария урынында кызны тапмый, Маура эзсез юкка чыга. Вакыйга урынында кемгәдер каршылык күрсәтү билгеләре дә табылмагач, кыз моннан үз теләге белән киткән, дигән нәтиҗәгә киләләр.
Икенче көнне Маураның Оклахомада яшәүче туганнары аның тавышы яздырылган хәбәр ала, анда басылып кына үксеп елаган тавыш ишетелә. Танышлары, югалыр алдыннан берничә көн кала Маураның үз-үзен тотышы бик сәер булды, дип сөйләсә дә, якын туганнары аның авария урыныннан үзе китүенә ышанмый. Шул вакыттан бирле Мюррей турында бернинди дә хәбәр юк.

Брайан Шаффер

2006 елның 1 апрель кичендә Огайо штаты медицина университетының 27 яшьлек студенты Брайан бер-ике кружка сыра эчеп алырга дип барга килә. Төнге икенче ярты белән ике арасында ул аннан сәер рәвештә юкка чыга.
Шаһитлар күрсәтмәсенә караганда, студент бик нык исергән хәлдә телефоны аша йөргән кызы белән сөйләшә, бераздан аны ниндидер ике чит кыз компаниясендә күрәләр. Шуннан соң егетне барда булганнарның берсе дә күрмәгән. Иң сәере шул: Шафферның барга килеп кергәнен бик күпләр искә алган, әмма кайчан һәм ничек чыгып киткәнен беркем дә күрмәгән. Видеокамера язмасында да аның килгәне аермачык күренә, ә менә чыгып киткәне язмада бөтенләй юк.
Бу вакыйгага өч атна кала Брайан әнисенә кызы белән бергә каядыр отпускага барып килергә ниятләве турында хәбәр итсә дә, аның дуслары һәм туганнары шулай кинәт кенә сәфәргә чыгып китүенә ышанмый. Бер версиягә ярашлы, аны урлап алып китүләре ихтимал. Ләкин егетне бардан видеокамераларга эләкмичә һәм анда булган кешеләргә сиздермичә ничек алып чыгып китә алуларын бу эшне тикшерүчеләр аңлый да, аңлата да алмый.

Джейсон Йолковски

2001 елның 13 июнь иртәсендә Американың Небраска штатындагы Омаха шәһәрчегендә яшәгән 19 яшьлек Джейсон эшкә китә. Аны дусты үз машинасында күршедәге мәктәп яныннан алып китәргә тиеш була, ләкин ул күпме генә көтсә дә, Джейсон килми.
Тикшерүчеләр мәктәп видеокамералары язмасын да җентекләп карый, ләкин егет аларның берсендә дә күзгә чалынмый. Дуслары һәм туганнары да аның шулай кинәт юкка чыгуының сәбәбен әйтеп бирә алмый.
2003 елда егетнең әти-әнисе Келли һәм Джим Йолковскилар уллары истәлегенә хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүче “Джейсон проекты” дигән оешма төзиләр, әмма Джейсонның язмышы бүгенге көнгә кадәр сер булып кала.

Николь Морин

1985 елның 30 июлендә Канаданың Торонто шәһәрендә әнисе белән генә пентхауста яшәгән 8 яшьлек Николь югала. Бу иртәдә кыз ахирәте белән шул зур йортның икенче өлешендә урнашкан бассейнга барырга сөйләшәләр. Унберенче яртыларда Николь әнисе белән саубуллаша да фатирдан чыгып китә, ә 15 минуттан ахирәте килә һәм “Николь кайчан чыга инде?” дип сорый...
Бу хәлдән соң Торонто полициясе кызны бөтен шәһәрнең астын өскә китереп эзли, бу операция хәтта әлегә кадәр иң зурлардан исәпләнә, әмма кызчыкның эзенә төшә алмыйлар. Бу очракта да урлау версиясе тикшерелсә дә, тикшерүчеләр моңа ишарәләрлек бер генә дәлил дә таба алмый. Никольнең югалу сере менә инде төгәл өч дистә ел андагы халыкка тынгы бирми.

Брэндон Свенсон

2008 елның 14 маенда 19 яшьлек Брэндон үз машинасында Миннесота штатындагы туган шәһәре Маршаллга кайтып барганда кинәт кенә юл читенә чыгып оча. Ул шунда ук әти-әнисенә шалтыратып, хәлне сөйләп бирә дә үзен килеп алуларын үтенә.
Ләкин тиз арада анда барып җиткән туганнары аны таба алмый. Әтисе улының кесә телефонына шалтыраткач, Брэндон әлеге вакытта күршедәге Линда шәһәре ягына таба китеп баруы турында әйтә, аннары нигәдер сүгенеп ала да элемтә өзелә. Аңа тагын берничә тапкыр шалтыратып карау да нәтиҗә бирми.
Соңрак полиция Свенсонның бәрелгән машинасын эзләп таба, әмма анда егет үзе дә, телефоны да булмый. Батып үлмәдеме икән, дип, якындагы елганы аркылы-буй тикшереп чыгу да ярдәм итми – егет эзсез юкка чыга.

Луи Ле Принс

Француз уйлап табучысы Луи Ле Принсны бик күпләр хаклы рәвештә кинематографны барлыкка китерүче дип саный. Хәрәкәт итүче объектны тасмага төшерергә сәләтле бер объективлы кинокамераны нәкъ менә ул уйлап таба. Ләкин ул кинематографтагы казанышлары белән генә билгеле түгел, аның сәер рәвештә юкка чыгуы да кешелек дөньясына тынгы бирми.
1890 елның 16 сентябрендә Ле Принс Франциянең Дижон шәһәрендә яшәүче бертуган абыйсында кунакта була, аннары поездда Парижга китә. Әмма поезд башкалага килеп җиткәч, аннан төшүчеләр арасында ул булмый, юлдагы станцияләрнең берсендә төшеп калганын да күрүче булмаган. Өстәвенә, аның үзе белән зур багажы була, бу сызымнар һәм корылмалар да юкка чыга.
Иң популяр версияләрнең берсе – аны урлауны, имеш, шулай ук киң билгеле уйлап табучы Томас Эдисон оештырган, ул моны “кинематографның атасы” исеме данын Ле Принс белән бүлешәсе килмичә эшләгән. Әмма моның дәлилләре табылмый.

Эйприл Фабб

Бөек Британия тарихында кеше югалу белән бәйле иң серле вакыйга Норфолк графлыгында 1969 елның 8 апрелендә теркәлә. Мэттон шәһәр­чегеннән Эйприл исемле 13 яшьлек кыз күрше Раутон авылында яшәүче апасы янына велосипедта юлга чыга. Аны иң соңгы кеше булып 14 сәгать 06 минутта йөк машинасы шоферы күрә, ә инде 14 сәгать 12 минутта аның велосипедын теге шофер күргән урыннан берничә йөз метрда басу уртасында табалар.
Төп версия, һәрвакыттагыча, урлау булса да, тикшерүчеләр аптырашта кала: бернинди эз калдырмыйча 6 минут эчендә аны ничек урлый алганнар? Өстәвенә, ул вакытта якын-тирәдә бер ят кеше дә күренмәгән.
Һәм мондый очраклар, кешеләрнең кинәт кенә һавада “эреп” юкка чыгуы, безнең көннәрдә дә бихисап.
Читайте нас: