– 44 кешелек “Регион 102” отряды БДАУ һәм БДУ студентларыннан оештырылды, – ди аның командиры, БДАУның 3нче курс студенткасы Гүзәл Шараева. – Башлыча, уку йорты тормышында актив катнашучыларны сайлап алдык. Без Кара диңгезгә якын урнашкан “Ривьера” кунакханәсендә хезмәт салачакбыз. Әлбәттә, башта әзерлек үтү каралган. Ике көн эшләп, ике көн ял итәчәкбез. Яшәгән урыныбыз диңгезгә якын булачак. Шуңа күрә комда кызынырга, туйганчы су коенырга да исәп тотабыз.
– Быел беренче тапкыр ике югары уку йортының бердәм отрядын оештырдык, – ди БДАУның “Колос” студентлар отряды командиры Азат Шәрәфетдинов. – Нәтиҗә уңай булса, төбәкнең башка уку йортлары белән дә хезмәттәшлек итәчәкбез. Гомумән, әлеге вакытта уку йортының 58 студентлар отрядына 1320 кеше җәлеп ителгән. Алар төрле тармакларда, төрле өлкәләрдә хезмәт сала. Шулай ук, бер төркем якташларыбыз Кырымда “Инкерман” шәраб кою заводында эшли. Мөгаен, кайберләре кулына диплом алгач шунда барыр. Студентлар быел да уракта республика хуҗалыкларына мул уңышны җыеп алырга ярдәм итәчәк. Югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне предприятиеләр, гадәттәгечә, өстәмә дәртләндерәчәк.
БДАУның “Колос” студентлар отряды республикада гына түгел, Русиядә дә иң яхшылар исәбендә. Күренүенчә, алар быел да бу юнәлештә алдынгылыкны бирергә җыенмый. Отрядның активлыгыннан, барыннан да бигрәк, студентлар ота. Алар яңа уку елына һөнәр өйрәнеп, тир түгеп эшләп алган акчасына өс киемен яңартып килә. Мондый яшьләр киләчәктә дә сынатмаячак һәм максатына ирешәчәк.