+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2015, 00:43

Әлшәйнең данлы кызы һәм кияве

Павел Воля татарча-башкортчаны да матур гына өйрәнеп килә.Танылган Русия шоумены Павел Воля белән якташыбыз Ләйсән Үтәшеваның туе хакындагы хәбәр Интернет челтәрендә 1 апрель көнне пәйда булган иде. Ышаныргамы, юкмы? “Камеди клаб” резиденты Павел Воля чынлап та Әлшәй киявеме?!Журналист кызыксынуым бу икеләнүгә нокта куярга өндәде һәм бүген мин нәфис гимнастика буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Ләйсән Үтәшеваның картәтисе белән картәнисендә кунакта. Зөбәрҗәт Сәгарьяр кызы белән Солтангәрәй Әделгәрәй улы Кирәевлар Әлшәй район үзәге Раевкада гомер кичерәләр. Икесе дә 1936 елгылар. Зөбәрҗәт әби инде күптәннән хуҗабикә, ә Солтангәрәй бабай әле дә район хакимиятендә эшләп йөри. Ул 15 елдан артык Ветераннар советын җитәкли. Ишектән керү белән якты йөзләрен, кайнар чәйләрен кызганмадылар. Матур гаиләне районда бар да ихтирам итә. Беренчедән — искитмәле пар, икенчедән — аларның талантлы оныклары Башкортстанның һәр кешесендә горурлану хисе тудыра.

Читайте нас: