Беренче нәширләр әлеге җырны бастырып чыгарудан, яздырудан баш тарта, аны артык боек һәм моңсу дип таба. Аларның берсе хәтта: “Бу җырны кешеләр бөтенләй ишетмәсә тагын да яхшырак булыр иде”, — ди. Аның бу сүзләре әүлиянекедәй булган, ахры, чөнки әлеге җыр, ниһаять, яңгырый башлагач, аның тирән өметсезлек белән сугарылган хәсрәтле көе начар дан яулый, бу җыр аны тыңлаучыларны суицидка этәрә, дип табалар.
Шундый беренче очрак берничә ай үтүгә үк, 1933 елның язында теркәлә: Будапешт кафеларының берсендә ниндидер егет музыкантларга “Болытлы якшәмбе”не уйнарга заказ бирә дә, җыр тәмамлану белән өенә кайтып китә һәм атылып үлә. Мондый очраклар әлеге мисал белән генә чикләнми, әлбәттә. Үз-үзенә бу җыр тәэсире астында кул салган кешеләр арасында аны үз репертуарына керткән музыкантлар да берничә булган. Мондый очракларның берсе аеруча билгелелек ала. Бер фатирда бертуктаусыз “Болытлы якшәмбе” уйнауга түзмәгән күршеләре аның ишеген ватып керә. Алар идәндә яп-яшь чибәр кызның җансыз гәүдәсенә тап була; ул бахыр агу эчеп үлгән, ә граммофондагы пластинка уйнаган да уйнаган...
“Болытлы якшәмбе” 1930 еллар ахырына шундый “дан” казана ки, Венгрия Хөкүмәте бу җырны халык алдында башкарудан тыелырга чакырып мөрәҗәгать итә. Үз гомерләре өчен чын-чыннан куркуга калган музыкантлар бу карарны аеруча шатланып кабул итә, чөнки Шережның бу әсәрен алар тамашачылар сораган саен башкарырга мәҗбүр була. Күп кенә радиостанцияләр, шул исәптән Би-Би-Си да, әлеге җырны башкаруны бөтенләй тыярга маташып карый, кайберләре аны уйнатмый да башлый. Ә инде шушы җыр аркасында якын кешеләрен югалткан берничә гаилә (андыйлар 200дән артык була!) бу башлангычны киңрәк таратуга бөтен көчен сала.
Җырны инглиз теленә Сэм Льюис тәрҗемә итә һәм, 1941 елда аны яздырып, Билли Холидей пластинка чыгара. Ләкин ул вакытка җырның үлемечле тәэсир көче бераз югала, чөнки сугыш башлану сәбәпле, җәмәгатьчелекнең игътибары кайгылырак хәл-вакыйгаларга юнәлтелгән була. Шулай да куркыныч бөтенләй үтми әле.
Һиндстанның Еравде ин Пун төбәгендә Америка Хәрби-һава көчләренең 76нчы эскадрасында 1946 елда командир булып хезмәт иткән Гордон Бэк сөйләвенчә, “Болытлы якшәмбе”не, Арти-шоу оркестрына кушылып, ниндидер хатын-кыз җырлавында яздырылган пластинканы уйнатырга кую белән бер очучысының үз-үзен тотышы бик сәерләнгән, анысы үз-үзенә кул салырга теләге уянуын әйткән. Бэк башта моңа әлләни игътибар итми, әмма аның белән үзе дә оча башлагач, әлеге җырның башыннан чыкмавын, хәтта самолет моторы тавышыннан да көчлерәк яңгыравын тоеп ала. Шуннан соң Бэк ул җырны башкача бервакытта да тыңламый.
Бу шомлы җырның сәер тәэсир итү көчен нәрсә белән аңлатып була соң? Музыка белгече Теин Джексонның фаразы иң дөреседер, күрәсең: “Шереж үзен биләп алган кайгы һәм хәсрәт хисен җыры белән шулкадәр нечкә тоемлап тотып ала белгән ки, ул әсәр төшенкелеккә бирелгән яисә җыр эчтәлегенә якын кичерешләр белән сагышланган кешеләрне тормыш белән хушлашырга һәм түзеп тора алмаслык газапларга нокта куярга этәргән”. Моны булмастай хәл дип уйларга һич ярамый, чөнки, “Музыканың серле көче” дип аталган китабында Дэвид Тэйм язганча, музыка кешегә төрле яклап тәэсир итә: кан басымына да, йөрәк тибешенә дә, ашкайнату эшчәнлегенә һәм башка метаболик процессларга да. Ә инде хис-тойгыларга тәэсире турында сөйләп торасы да юк.
Бу җырның тууына катнашы булган ике кешенең язмышы бу вакыйгаларда, бәлки, иң аянычлысыдыр да әле. Композитор Ресо Шереж, “Болытлы якшәмбе”дән соң шундый ук киң билгеле бер генә әсәр дә яза алмавы белән килешә алмыйча, 1968 елда тәрәзәдән ташлана. Ә бу сәләтле композиторны яшьлегендә ташлаган кәләшне исә үле килеш табалар, гәүдәсе янында “Болытлы якшәмбе” җырының сүзләре язылган кәгазь кисәге аунап яткан була...