+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 август 2015, 22:12

Морадына ирешкән морадымлылар

Моннан 45 ел элек мәктәп тәмамлаучылар тормыш юлында югалып калмаган.Морадым урта мәктәбендә элекке сыйныфташлар очрашуын оештыруда башлап йөрүче Рамил Вәлитов армиядән соң район эчке эшләр бүлегенә урнаша. Монда ул бүлек начальнигына кадәр зур хезмәт юлы үтә. СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый. Отставкага чыккач, мировой судья булып эшли, Башкортстан Юстиция министрлыгының үрнәкле хезмәткәре булып таныла.

Морадымлылар аның сыйныфташлары, игезәкләр Рәй­сә һәм Рәсимә Морзабаевалар бе­лән дә хаклы рәвештә горурлана. Рәсимә – республикада танылган галимә, медицина фәннәре докторы, профессор, бүген яшьләргә белем бирү белән мәшгуль. Рамил Хәлимов – танылган нефтьче, җитәкче вазыйфаларда эшли. Галимә Күсәпкулова булдыклы зоотехник буларак дан яулый. Ягафәр Сатлыков – бөтен авылга оста аучы, баянчы. Рә­филә Морзабаева-Вәлитованың пешекче исеме бөтен районга таралган. Рауил Илсов – ерак юлларны якын итүче шофер. Кыскасы, кемне телгә алсаң, шул мактауга лаек, үзенең хезмәт биографиясе белән горурлык хисе уята. Очрашу кичәсен бик матур итеп алып барган Марат Кәримов аерым игътибарга лаек. Яңгы­равыклы исем-фамилиясе өчен генә түгел. Марат Мәгасүм улы чирек гасырдан артык Бүздәк райо­нының Канлы-Төркәй авылы мәдәният йортын җитәкли, оста артист, баянчы буларак бик күпләргә таныш. СССР мәдә­ният алдынгысы, Баш­корт­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре исем­нә­ренә лаек була.
Моннан 45 ел элек үзаллы тормышка аяк баскан Морадым егетләре һәм кызлары зур хезмәт юлы үткән, илнең терәге лаеклы кеше­ләр була алган. Очрашуда алар үзлә­ренең тормыш юлын барлады, мәрхүм сабакташларын искә алды һәм олы ихтирамга лаек укытучыларын зурлады.
Читайте нас: