+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 август 2015, 21:57

Кеплер — Җир шарының игезәге

НАСА ведомство­сының махсус хез­мәте Җиһанда безнең планетаның игезәге булуын рәсми рәвештә раслады. Ул “Кеплер” телескопы җибәргән сурәтләрне җентекләп тикшергәннән соң ачыкланды.

Аңа — Kеплер-22 дигән исем бирелде. Ул диаметры буенча Җир шарыннан 2,4 тапкырга зуррак һәм бездән аны 600 яктылык елы аерып тора. Яңа планета җир­легенең уртача температурасы — Цельсия буенча 22 градус. Әмма галимнәр аның нәрсәдән торуын (газ, сыекча, грунт) әлегә әйтә алмый. Кеплер-22 үзенең яктырткычына (кояш) 15 процентка якынрак урнашкан, шуңа күрә бу планетада бер ел безнеке кебек 365 тәүлек түгел, ә 290 гына. Галимнәр фаразлавынча, Кеплерда тормыш тудыру өчен барлык шартлар да бар.
Читайте нас: