Бер гасырлап үткәч, 1878 елда, Польша биологы, доктор Омелиус Фредловски немец тикшеренүчесе Карл Лихедан бик сәер хат ала. Анда язылганча, ул Мадагаскарга сәяхәт вакытында тагын да зуррак һәм коточкычрак агач күргән. Аның раславынча, ул бик куркыныч күренешнең шаһиты булган: урындагы халык кеше ашаучы бу агачка тере хатынны корбанга китергән!
“Әлеге агач ананас җимешенә охшаган иде, — дип яза Лихе. — Ул юан, биеклеге — 2,5, ә түбәсеннән чыгып торучы очланып тәмамланган сигез яфрагының озынлыгы 3,5 метр чамасы булгандыр. Агач башында бер-берсе өстендә бөкләнгән кебегрәк ике “тәлинкә” бар, алардан үтәкүренмәле, ябышкак һәм бик агулы сыекча кансырап тора; астагы “тәлинкә”нең читләреннән төрле якка 2,5 метр озынлыкта яшел, йонлач капшавычлар тырпайган. Әлеге коточкыч агачның ак төстәге метр ярымлык башка капшавычлары, елан кебек бөгелә-сыгыла, югарыга күтәрелгән иде.
Агач янында гыйбадәт кылган халык кинәт кенә кузгалды да, бер хатынны уратып алып, аны агач башына үрмәләргә мәҗбүр итте. Югарыда “биеп торучы” капшавычлар янына менеп җиткәч, бу хатын “тәлинкәгә” иелде дә аннан теге сыекчаны эчте, аннары котырынып бәргәләнә башлады. Әмма теге мескен хатын җиргә төшәргә маташып карау белән агачка шундук “җан” керде: башта аның капшавычлары, күптән ач яткан еланнар кебек, хатынның баш очында биергә тотынды, аннары гәүдәсенә уралып, аны торган саен ныграк ката баручы кочагына алды.
Озакламый бәхетсез хатынның кычкырулары акрынлап тынды һәм барысы да аның сыекчада тончыккан тавышын ишетте; зур сигез яфрак югарыга күтәрелеп бергә кушылды һәм хатынны өстән сыта башлады; күп тә үтмәстән яфраклар арасыннан җирәнгеч сыекча чәчрәп чыкты, ул сыекчада теге бахыр хатынның каны һәм өзгәләнгән эчке органнары белән агачның үз сасы суты бергә кушылган иде...”
Карл Лихе язуынча, озынча капшавычлар ун көн буе югарыга таба күтәрелгән килеш торган, аннары аска шәлперәеп төшеп, ак төскә кергән һәм, чираттагы корбанын кабул итәргә әзерләнгән сыман, шомлы халәттә асылынып калган. Агач төбендә теге хатынның ап-ак баш сөяге генә аунап яткан.
Әлбәттә, Лихе бәян иткән коточкыч хәлләргә галимнәрнең күпчелеге ышанмый, көлеп кенә карый. Ләкин Мичиган штатының элекке губернаторы Салмон Осборн, әлеге “ботаник вампирны” күрергә теләп, 1920 елларда Мадагаскарда була. Ул аны үзе күрү бәхетенә (бәхетсезлегенәме?) ирешмәсә дә, канечкеч агач турында аңа урындагы халык бик күп нәрсә сөйли. Осборн соңыннан сөйләвенчә, кеше ашаучы бу агач аларга бик күптән билгеле була. Аның белән миссионерлар да яхшы таныш икән. Нәкъ менә шул агачка бәйле микән, Мадагаскарны элек берничә гасыр дәвамында “Кеше ашаучы агач җире” дип атап йөрткәннәр.
Миссионерлар, дигәннән. Аларның берсе — рухани Дж. У. Паркер — 1882 елның 2нче ноябрендә “Nature” журналында бик кызыклы мәкалә бастыра. Аның язуынча, зулуслар илендә (Көньяк Африкада) “умдглеби” дигән үсемлек бар. Гадәти булмаган һәм куркыныч бу үсемлекне Паркер болай тасвирлый: “Куе яшел төсле шома яфраклары бик зур һәм очланып тора, җимешләренең очы да кузаклы кызыл борычка охшаган, кайрысы бик сәер, укмашкан зур-зур мамык кисәкләре кебек. Алар астыннан яңа кайры катламы үсеп килүе күренеп тора...”
Ләкин агачның иң гайре табигый һәм куркыныч ягы болар түгел, әлбәттә. Паркер язганча, бик яман үзенчәлеге — “ул үзенә якын килгән барча җан иясен агулый: кешенең башы бик нык авырта башлый, күзләре кинәт кызара һәм тәне уттай янарга тотына, озак та үтми ул үлә”. Зулус халкы аңа кәҗә һәм сарыклар корбан итә икән, шул ук вакытта, гомерләрен куркыныч астына куеп, аның җимешләрен җыярга тырышалар, чөнки бу агачның агуына шулар гына бердәнбер дәва була ала дип ышаналар.
Әлеге җимешләрен гомерең белән хушлашмыйча да җыеп була диләр, ләкин моның өчен умдглебига җил арттан искәндә генә якынлашырга мөмкин. Агачтан бүленеп чыгучы үлемечле газны ул үзенә туфрактан ала, дигән фикер дә яшәп килә. Әмма, Паркер раславынча, кыялы һәм уңдырышсыз җирләрдә ешрак очраса да, аның төрле туфракта үсүе дә мөмкин, ягъни балчык составында ташкүмер кислотасы күп булу мотлак түгел. Аңлашыла ки, умдглеби үскән территорияләргә беркайчан да халык төпләнми.
Паркер шул ук төбәкләрдә янә бер сәер куак үсүе турында да телгә ала. Ихтимал, анысы да умдглебиның “кардәше”дер. Ничек кенә булмасын, “туганы” кебек үк, ул да буылдыргыч, тончыктыргыч газ бүлеп чыгара икән, ләкин яфраклары да кечерәк, кайрысы да купшакланып тормый.
Ләкин, кызганычка каршы, тирә-якка үлем чәчүче яисә тере җан ияләре белән тукланучы бу агач һәм куаклар турында фәнни хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта уйга да каласың: барча җан ияләре диярлек яшеллек белән тукланганда ни өчен әле үсемлекләр дөньясының да кайбер төрләре тереклекне ризык итеп файдаланмаска тиеш?