+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 август 2015, 00:24

Могҗизалы үсемлек

Кытайда тамыры нәкъ кеше гәүдәсен хәтерләтүче рун чәчәге үсә. Җир йөзендә шуңа охшаш башка бер генә үсемлек тә юк.

Бу үсемлекне күпчәчәкле кырлач (горец многоцветковый) дип йөртәләр, фәнни атамасы — артыш. Аның могҗизалы савыктыру үзенчәлекләре турында төрле риваятьләр яши. Халык медицинасында ул элек-электән бавыр, бөер, йөрәк чирләрен дәвалауда киң кулланыла. Азиядә яшәүчеләр бу үсемлек хәтта яман шеш, СПИД кебек дәвалап булмый торган заман чирләреннән дә савыктыра, дип исәпли. Аның канны чистарту, гомерне озынайту үзен­чәлекләре дә югары бәяләнә.
Галимнәр рун чәчәгенең тамырлары кешегә охшауның сәбәбен аның тукымасының җир астында ике тигез өлешкә бүленеп үсүенә бәйли.
Читайте нас: