+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 август 2015, 22:32

Иң яхшысы — базда саклау

Заман, техноло­гияләр алга китте, дисәк тә, яшелчә саклау өчен баздан да кулай урынны уйлап табучы юк әле. Дөрес, булганны камил­ләштерү зыян итмәс.

Кайберәүләр идән асты хәзер кирәкми инде, кечкенә генә бер урын ясап куйсаң, шул җитә, дип уйлый. Әмма вакыт үтү белән ялгышканнарын аңлап, кабат баз казыйлар. Сыер асраучылар да, анда сөт яхшырак саклана, дигән фикердә.
Бер уйлаганда, баз белән идән астын эшләүнең бернинди авырлыгы да юк кебек. Чокыр казыйсың да, таш яки кирпечтән стенасын өясең, һава йөрерлек урын калды­расың. Әмма бу ансат кына эш түгел. Казыганда иң беренче эш итеп балчыкка игътибар итәргә кирәк. Кайбер кеше базны ниндидер бина астында түгел, бакчада ясый, кереп йөрер өчен урын гына булдыра. Алай эшлисең икән, кыш яшелчәләр өшемәсен, ягъни туң төшмәсен дисәң, тирәнрәк итеп казу таләп ителә. Шул ук вакытта җир асты сулары да баз урынына якын булырга тиеш түгел. Су юлы белән баз арасында 50-70 сантиметр җир булуы шарт. Мондый базда һава йөрү юллары барлык таләпләргә җавап бирсә дә, дым кирәгеннән артык күп булачак. Әгәр дә су катламы 2,5-3 метрдан аста икән, баз ясарга була. Ә менә су өстәрәк икән, артык тирән казырга ярамый. Әмма мондый баз нинди дә булса бер бина, корылма астында торырга тиеш. Яшелчә саклау урынының тирәнлеге кеше биеклеге булса яхшы, артыгы кирәкми, 3-4 кешелек гаилә өчен 2х2, 2х2,5 метрлы баз җитә.
Базны казыганнан соң аның стеналарын ныгытырга кирәк. Чөнки ишелү куркынычы да бар. Моның өчен баз астына бетон идән җәеп, поч­макларына металл баганалар утыртып, аның каркасын ясарга кирәк. Мондый идән-нигез нык була, стенаны җиме­релүдән саклый. Каркас артында вак тишекле рабица-челтәр тарттырырга кирәк. Аннан инде стенасын кирпеч белән өеп мендерергә мөмкин. Баз эшләгәндә цементның 400 яки 500 маркалысы яхшы, ә менә штукатуркалаганда 100лесен кулланырга кирәк. Кирпеч керамик, нык һәм калын, яхшылап кыздырылган, шома булса әйбәт, кытыршысын алмаска тырышыгыз. Кайберәүләр базны такта белән дә эчли. Әмма аны берничә елдан кабат яңартырга кирәк булачак. Һава йөрерлек булсын өчен вентиляция торбасын чыгарып калдырырга да онытмагыз. Берничә көн эчендә менә шундый гадәти генә баз ясап була. Билгеле, анда бары тик яшелчә генә сакларга мөмкин.

- Базда һава чиста булырга тиеш.
- Дым һәм күгәрек сак­­лар­га куйган әйберләрне бо­за.
- Дымлылык 80-90 про­цент тирәсе торса, яхшы.
- Базда температура җәен — 5-10, кар салынса — 3-5, кышын 0-2 градус җылы булу шарт.

Базны җилләтеп алмасаң, аннан күксегән ис килә башлый, нәтиҗәдә, ризыкларга ят тәм керә. Җәйнең бер көнендә базда булган барлык әй­берләрне чыгарып, аның эчен дезинфекцияләргә кирәк. Киштәләрне сабынлы су белән юып, корытырга. Кү­гәреккә каршы стеналарын акшарларга. Моның өчен яндырылган известь, тимер яки бакыр купоросын суга салып эретәләр. 3-4 көн ара белән өч тапкыр стеналарны акшарласагыз, тагын да яхшы. Баз эчендәге агулы газларны юкка чыгару өчен күкерт яндырырга киңәш ителә. Моның өчен табага утлы агач күмере куеп, 4-5 сәгать чамасы баз өстен ябып торырга, аннан соң ачып җилләтергә кирәк.
Ә агач өслекләрдә гөм­бәчекләр хасыйл булса, аларны алып, гөмбәчекләр таралмасын өчен яндыру, ул урыннарны 3-4 процентлы фторлы натрий белән эш­кәртү зарур.
Читайте нас: